Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Абдулла Алишның «Куян кызы» әкияте белән таныштыру”

куян кызы3 – 4 яшьлек балалар өчен 

 

Сөйләм телен үстерү һәм кисеп ябыштыру.

Максат: 

1.Әкиятне аңларга, гади генә сорауларга җавап бирергә өйрәтү, сүзлек запасын баету. Кыргый хайваннар турындагы белемнәрне ныгыту. Әзер форманы кәгазьнең аерым бер өлешенә дөрес итеп ябыштырырга өйрәтү.

2. Бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү.

3. Олыларның сүзен тыңларга өйрәтү (тыңлаучанлык тәрбияләү). Хезмәт сөючәнлек, пөхтәлек тәрбияләү.

Кирәкле әсбаплар: куян (йомшак уенчык), әкиятнең сюжеты буенча рәсемнәр, кишер өлгеләре, пумалалар, клей, куян төшерелгән кәгазьләр, салфеткалар.

 

Шөгыль барышы

  1. Оештыру моменты. Әкиятне сөйләү алдыннан әзерлек.
  2. Әкиятне сөйләү.
  3. Әкият эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү, анализлау.

IV. Кисеп ябыштыру.

Йомгаклау.

 

I. Т. – Балалар, мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез игътибар белән тыңлагыз.

Колак озын, туным йомшак,

Кишер ашасам туям.

Үзем куркак, шуңа ахры,

Исемем минем – … (куян)

 

Т. – Ни өчен куян дип уйлыйсыз?

Б. – Озын колаклы, йомшак, кишер ярата, куркак.

Т. – “Әйе, без куянга йомшаккаем, озын колаккаем, куянкаем”, – дип әйтә алабыз. (Сыйпап әйтеп карыйлар).

Т. – Бу “Куян кызы”. Ул безгә кунакка килгән. Куян кызы үзе белән булган хәлне миңа сөйләде. Сезнең дә беләсегез киләме?

 

II. Әкиятне сөйләү (рәсемнәр күрсәтү).

 

III а) – Бу хәл кем турында?

Т. – Куян кызы нәрсә эшләгән?

– Куян кызы киез итекләрен салып ташлап дөрес эшләгәнме?

(Рәсемнәр буенча җөмләләр төзетеп әйттерү. Сөйләшү).

– Балалар, куянга кем ярдәм иткән?

– Ни өчен “Куян кызы” чирләгән?

Б. – Әнисенең сүзен тыңламаган.

Т. – Бик дөрес, андый тыңлаусыз булырга ярамый. Олыларның сүзләрен тыңларга кирәк икән, чөнки зурлар бервакытта да начарга әйтмиләр.

 

б) “Куян кызына” куян турында шигырьләр сөйләү (3-4 кеше)

Т. – Куян турында шигырьләр дә беләбез, әйдәгез әле, сөйләп күрсәтик.

 

Физкультминутка

Ак куянкай утыра,

Колакларын селкетә,

Менә шулай, менә шулай,

Колакларын селкетә.

 

Куян туңа башлагач

Аякларын җылыта.

Менә шулай, менә шулай,

Аякларын җылыта.

 

Куян hаман да туңа,

Сикереп алу бик кирәк,

Менә шулай, менә шулай,

Сикереп алу бик кирәк.

Куянны кемдер куркытты

Һәм ул урманга качты.

 

IV. “Куян кызы” сезгә куян рәсемнәре дә ясап алып килгән.

Т. – Куян нәрсә ярата, балалар?

Б. – Кишер.

Т. – Без куяннарга кишерләр бирербез. Кишерләр ябыштырырбыз.

(Ябыштырырга өйрәтү, ябыштыру, мактау, эшләрне күрсәтү).

 

Йомгаклау.

Т. – “Куян кызы” сезгә тырышып, матур итеп эшләгәнегез өчен рәхмәт әйтә. Сезгә чын кишерләр тарата.

– Сезгә шөгыль ошадымы?

– Нәрсә ошады?

– Бүген нишләдек?

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

 “Баланы үстерү үзәге – 98 нче балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ФӘРХЕТДИНОВА СИРЕНЬ ИЛДУС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий