Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: «Түгәрәк уен»

уенМәктәпкә әзерлек туркеме өчен

 

МАКСАТ:

– Балаларны борынгы йолалар белән таныштыру;

– Халык авыз иҗатына карата кызыксыну уяту;

– Үзара дуслык хисе тәрбияләү.

 

Залга 2 бала белән тәрбияче чыга.

1нче бала:

Түгәрәк уен ясарга

Уйлап торабыз әле,

Дустым белән шул турыда

Ният корабыз әле.

 

2нче бала:

Гаеп түгел, бу уенны

Электән уйнаганнар.

Зирәклектә, тапкырлыкта

Бер-берсен сынаганнар.

 

1нче бала:

Басу – кырдан арып кайткач

Уф, диеп тормаганнар.

Бер түгәрәккә җыелып

Өздереп җырлаганнар.

 

2нче бала:

Җыелыйк, дуслар, бергәләп,

Табыйк берәр хәйләсен.

Безнең белән түгәрәктә

Барысы да әйләнсен!

 

Тәрбияче:

Әйдәгез, дусларым, килегез түгәрәккә! (Балалар кереп, түгәрәккә басалар.)

 

Җыр “Дустым бар” (Л. Хисмәтуллина музыкасы һәм сүзләре)

3нче бала:

“ Дуслык – авыр вакытта сынала”, – диләр.

Тәрбияче:

Әйе, чын дус ул сине беркайчан да ташламый, шатлыгынны уртаклаша, кайгынны бүлешә.

 

4нче бала:

Дуслык дигән олы сүзне

Тап төшерми сакларбыз.

Авыр сүздән, дошманнардан

Дустыбызны якларбыз.

 

Җыр “Куш кулым” (Татар халык уен җыры)

 5нче бала:

Нинди уен кирәк, дуслар?

“Чүпләм”, “ Борчак салыш” мы,

Таякларны чәчеп, качып

Берәр җәза алышмы?

 

6нчы бала:

Дүртле, алтылы, сигезле

Биюләре җитәрлек…

Барысын да санап чыксаң,

Ис – акылың китәрлек.

 

Җыр “Матур уен” (Татар халык уен җыры)

Тәрбияче:

Ягез әле, балалар, без дә сезнең белән берәр уен уйнап алыйк. (Балалар түгәрәәкә утыралар, бер баланың күзен бәйләп уртага утырталар. Каршысына бастырган баланы ул капшап килергә тиеш)

 

Утыр, утыр … (Алмаз)

Түгәрәкнең түренә,

Кем утыра каршыңда?

Әйтеп бирче тиз генә.

 

7нче бала:

Дуслар белән уйнап алгач,

Күңелләр күтәрелә.

Яктырган кебек көннәре,

Кояшы, күкләре дә.

 

8нче бала:

Яңгырасын җырларыбыз

Урманнарга, кырларга.

Килсеннәр барсы ишетеп

Түгәрәкле уйнарга.

 

Җыр “Зәңгәр чәчәк” (Татар халык уен җыры)

9нчы бала:

Миндә сорау туды әле. Ә ни өчен бу уеннарны “Түгәрәк уен” дип атаганнар соң?

Тәрбияче:

Элекке әби – бабаларыбызның тормышы бик авыр булган. Ә авырлыкларны бергә булсаң гына җиңеп була. Шуның өчен алар эшне дә, күңел ачуны да бергәләшеп оештырганнар да инде. Түгәрәккә җыелу – бербөтен булу дигәнне аңлаткан.

 

10нчы бала:

Түгәрәккә без дә басыйк,

Тотынып кулны – кулга.

Шулай булса, курыкмыйча

Чыгарбыз олы юлга!

 

11нче бала:

Дустың сиңа кирәк булсын,

Син дустыңа кирәк бул.

Илең, халкың, гаиләң өчен

Ышанычлы терәк бул!

 

Җыр “Әйлән – бәйлән” (Ф. Әбүбәкеров музыкасы, Р. Миңнуллин сүзләре)

Татарстан Республикасы

Мөслим муниципаль районы

Әмәкәй авылы

“КОЯШКАЙ” балалар бакчасы”

муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ВӘЛИЕВА ГӨЛЛӘРИЯ АХУНҖАН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий