Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Тынычлыкның туган көне”

мирЗурлар төркеме өчен җиңү бәйрәменә багышланган иртәлек.

 

Зал бәйрәмчә бизәлгән, җиңү парады күренешләре. Сугыш геройларының фоторәсемнәре эленә. Залга шарлар эленә, чәчәкләр куела. Бәйрәмгә хөрмәтле кунаклар – сугыш ветераннары чакырыла.

 

 

Беренче алып баручы. Дуслар! Карт әти һәм карт әниләрегез сезгә сугыш белән бәйле истәлекләрен сөйләгәннәре бардыр, әлбәттә. Аларның орден-медальләрен дә кулларыгыз белән тотып караганыгыз бардыр. Кайчан, ни өчен бирелгәнен дә беләсездер әле. Әйе, “сугыш” дигән куркыныч сүзне ишетү түгел, хатта ак кагәзь битенә дә язасы килми. Чөнки сугыш ул кайгы, канкоеш, бик күп корбаннар, бәхетсез ятим балалар!

 

Икенче алып баручы. 1941 елның 22 июнендә фашистлар Германиясе безнең илебезгә басып керә. Гитлерчыләр бөтен илебезне канга батырмакчы булалар. Ләкин безнең кыю солдатлар, дәррәү күтәрелеп, илбасарларга каршы чыга. Башкортостаныбыздан 700 мең яугир Бөек Ватан сугышына китә. Кызганычка каршы, яртысы диярлек мәңгелеккә сугыш яланында ятып кала. Аларның һәрберсе Туган илебез өчен батырларча көрәшә.

 

Беренче алып баручы. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле еллары ерагая барса да, кешеләр күңелендәге җәрәхәтләр, яралар һаман да төзәлми. Шуңа да бу бәйрәм – сагышлы, моңсу бәйрәм.

Сугышның мин ни икәнен беләм,

Кан ул, ут ул, үлем, яралар.

Күз яшьләре, кайгы-хәсрәт, ачлык,

Тол хатыннар, ятим балалар.

 

Икенче алып баручы. Балалар, быел халкыбыз Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итә. Нинди авыр булган ул сугыш еллары! Әммә ләкин халкыбыз түзгән, җаны-тәне белән дошманны җиңәргә ашкынган.

Ул елларны ничек онытасың,

Ил язмышы кылыч йөзендә.

Ир-егетләр китте яу кырына,

Алып көче тоеп үзендә…

 

1 нче бала. Искә ала бүген Ватаныбыз

Шаулап үткән көрәш елларын.

Данлый, зурлый һәм хөрмәтли

Курку белмәс батыр улларын.

 

 Беренче алып баручы. Әйе, Бөек ватан сугышы елларында Башкортостанның курку белмәс батыр уллары, башка ил халыклары белән беррәттән, Ватанны саклауга күтәрелделәр, илебезне азат итү өчен күзләрен ачмыйча көрәштеләр.

Туган илнең газиз җирен яклап,

Курку белми утларга кергән

Газинурдай батыр егетләрне

Ватаныбыз сөеп үстергән.

 

Җыр “Кечкәй солдатлар”

 

Икенче алып баручы. Бөек ватан сугышы чоры Совет халкы өчен зур сынау еллары булды. Сугышның беренче көннәреннән үк урысы, татары, башкорты, чуашы туган иле – Ватанын сакларга күтәрелде. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу мәхшәрдә ватандашларыбыз җиңүче булып кайтты. Алар илебезне генә түгел, бөтен дөньяны фашизм колыннан коткарды. Сугыш авырлыгын бөтен ил, бөтен халык бердәм күтәргәнгә генә Җиңү таңын күрергә насыйп булды.

 Беренче алып баручы. 70 ел үтсә дә, сугыш китергән тирән хәсрәт, күңел ярасы онытылмый. Күпме сабый әтисез, күпме ана баласыз, күпме хатын-кызларыбыз тол калды ул елларда. Еллар үтү белән, күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез. Солдат сугышны сайламый. Ул сугышни игълан да итми. Ул бары тик биргән антына һәм хәрби бурычына тугрыклы булып, халык һәм Ватан исеменнән бирелгән боерыкны гына үти. Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамы һәм мәхәббәте нәкъ менә шунда күренә.

 

Җыр “Солдатлар”

 

 Икенче алып баручы. 22 июнь… Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләрнең җылы куенында тәмле төшләр күреп, нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Шул вакытта канга туймас фашист этләре, безнең чикне бозып, авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар. Бөек Ватан сугышы башланды. Берни белми изрәп йоклаган сабыйлар, зәңгәр күккә карап, хәрәкәтсез калдылар. Зәңгәр күкне канлы корым каплады. Аяусыз сугыш башланды.

Бер кайтырбыз, диеп киткән юлдан,

Күпләр илгә кире кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып-ябып йөрде капканы.

 Беренче алып баручы. Бүген бездә кунакта сугыш ветераны Фәрит бабай. Үзе һәм сугыш вакыты турында берничә сүз әйтеп китүегезне сорыйбыз.

 

Сугыш ветераны Галиев Фәрит бабай чыгышы.

 

2 нче бала.. Ветераннар, ветераннар,

Сезгә хөрмәт, ихтирамнар!

Сез булганга матур булып,

Алсу булып ата таңнар.

 

3нче бала. Ветераннар, ветераннар,

Сезгә хөрмәт, ихтирамнар!

Тарих белән бергә атлый

Сез яулаган бөек даннар,

Сез китергән бөек шаннар.

 

 

Җыр “Карт әтием медальләре”

 

4 нче бала. Бәйрәмнең тагы да матуры, олысы.

Кояшлы май кебек яктысы, җылысы.

Бабамның сугышта кан коеп алганы –

Зур Җиңү бәйрәме, дигәне бар әле!

 

5 нче бала. Сугышта солдат гомере,

Була, диләр бик кыска.

Ышанмагыз, дөрес түгел:

Солдат үлми сугышта!

 

6 нче бала. Минем бабам капитан,

Сугышта булып кайткан.

Күкрәк тулы орденнар,

Медальләр алып кайткан.

 

7 нче бала. Бик күп сугышкан бабам,

Дошманны җиңеп кайткан.

Үзе белән ул безгә

Тынычлык алып кайткан.

 

8 нче бала. Без үз кулларыбыз белән

Төзибез гүзәл тормыш.

Без тыныч ил төзүчеләр,

Кирәкми безгә сугыш.

 

9 нчы бала. Кирәкми безгә кан кою,

Кирәкми безгә сугыш.

Безнең теләк якты, матур,

Тыныч хезмәт һәм тормыш!

 

10 нчы бала. Знаем мы: совсем не просто,

Он пришел к нам – День Победы.

Этот день завовали

Наши папы, наши деды.

 

11 нче бала. Мы встречаем День победы,

Он идет в цветах, знаменах.

Всех героев мы сегодня

Называем поименно.

Эту песню посвящаем

Нашим папам, нашим дедам.

Нашей Родине любимой,

Слава, слава в День Победы!

 

Җыр “Белая бумага”

 

Икенче алып баручы. Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә, күпме солдат туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган Ватаны, туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк.

Югалтулар алып килде сугыш,

Күпме дуслар кайтмый калдылар.

Шул дусларның йокыларын саклап,

Ак каеннар моңсу шаулыйлар.

 

 Беренче алып баручы. Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган авылдашларыбыз, ватандашларыбызны зур хөрмәт белән искә алыйк.

Тын кал иптәш!

Зур сынаулы еллар килгән чакта

Беленә икән кемнең кемлеге.

Бер минутлык тынлык белән

Искә алыйк бүген без сезне.

 

Бер минутлык тынлык.

 

 Икенче алып баручы. Сугыш ялкыны безнең дөньяны

Чолгап алмасын яңадан.

Сакла, сакла тынычлыкны,

Дан тынычлыкка, дан, дан, дан!

 

Беренче алып баручы. Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Әмма канкойгыч сугышлар турында онытырга беребезнең дә хакыбыз юк. Азатлык өчен көрәштә гомерләре өзелгән батырларның истәлеген кадерләп саклыйк. Аларның исеме, онытылмас эшләре, якты маяк булып, буыннардан буынга күчсен!

 

Бию.

 

 Беренче алып баручы. Чыннан да, балалар, быел безнең өчен зур бәйрәм – Бөек Җиңүгә 65 ел.

9 май 1945 ел. Илебезнең башкаласы Мәскәүдә тантаналы төстә Җиңү салюты яңгырады. Бөек Ватан сугышы тәмам. Фашистлар җиңелде.

Искә ала бүген Ватаныбыз

Шаулап үткән көрәш елларын.

Данлый, зурлый һәм хөрмәтли

Курку белмәс батыр уллары.

 

 Икенче алып баручы. Дан сезгә, дан, курку белмәс Ватаныбыз уллары һәм кызлары! Тиздән бәйрәм – 9 май – Җиңү бәйрәме. 4 ел буена сугыш газапларын кичергән илебезгә тынычлык китергән беренче көн! Һәр ел саен без бу көнне шатланып, моңаеп һәм зур дулкынлану белән бәйрәм итәбез. Бервакытта да җирдә сугышлар, кан коюлар булмасын иде. Сез гел шулай бәхетле елмаеп, тынычлыкта үзара дус-тату булып үсегез, үзегез тынычлыкны яклаучылыр, чын кешеләр булып яшәгез! Дөньялар имин, тыныч булсын!

 

Җыр “Солнечный круг”

 

 Җыр азагында шарларны шартлатып салют эшләү.

 

Ветераннарга балалар үзләре эшләгән бүләкләрен тапшыралар.

 

Беренче алып баручы. Күрәм, дуслар, җитез икән,

 Өлгер икән күбегез.

Батыр булып, иң мөһиме,

Тырыш булып үсегез.

 

 Икенче алып баручы. Шунда гына якты булыр

Һәрбер туган көнегез.

Бездән теләк тагы сезгә

Тыныч булсын күгегез!

 

 Иртәлек чәй табыны белән тәмамлана.

Башкортстан Республикасы

Нуриман муниципаль районы

Байгилде авылы

“Кояшкай” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячеләре

НУРИЕВА ФӘҮЗИЯ НӘҮФӘЛ КЫЗЫ, 

ДАВЛЕТОВА ЛИЛИЯ ХӘМЗӘ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий