Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Кәҗә белән Сарык” әкияте”

коза5 – 6 яшьлек балалар өчен

 

Максатлар:

1) Г. Тукай әкиятләре аша балаларда матур әдәбият белән кызыксыну уяту;

2) Балаларның фикерләү сәләтләрен үстерү;

3) Шагыйрьнең иҗатына хөрмәт тәрбияләү.

 

 

Өй күренеше. Әкрен генә татар көе ишетелә.

Алып баручы. Борын-борын заманда бер авылда бер әби белән бабай яшәгәннәр. Аларның кәҗә белән сарыклары булган.

(Әби белән бабай өй тирәсендә эшләп йөриләр: бабай итек төбендә тегеп утыра, әби чәй әзерли. Кәҗә белән сарык эскәмиядә  сөйләшеп утыралар).

 

Кәҗә. Сарык дус! Син бүген ашадыңмы?

Сарык. Юк! Мин бүген ач. Ә син ашадыңмы?

Кәҗә. Әй, дустым! Без монда ачтан үләрбез инде. Их ашыйсы килә!

Сарык. Минем дә ашыйсы килә.

(Икесе ашарга эзләнеп чыгып китәләр).

 

Әби. Бабай, кәҗә белән сарыкка нәрсә бирик ашарга?

Бабай. Әйдә урманга җибәрик аларны.

(Кәҗә белән Сарык керә).

Әби. Мә сезгә капчык, барыгыз урманга.

Бабай. Барыгыз, бар урманга.

 

Кәҗә белән Сарык.  (Чыгып китәләр. Җырлыйлар).

Куш кулым.

1. Урман буйларына менәм

Урман буе ямьлегә.

Бир кулыңны. Мин дә бирәм

Дус булырга мәңгегә.

 

2. Алма бакчасына кереп

Алма ашыйсым килә.

Син минем дус, мин синең дус

Булып яшисем килә.

 

Кушымта (башында, уртасында, ахырында):

Менә сиңа уң кулым,

Менә сиңа сул кулым,

Син бит минем якын дустым,

Менә сиңа куш кулым.

 

Алып баручы. (Әкрен генә музыка уйный). Ике дус. Кулга-кул тотышып юл буйлап баралар. Баралар-баралар, юл өстендә бүре башы күрәләр.

Сарык. Ай-яй, бу нәрсә? (Кырыйга сикерә).

Кәҗә. Үләм, куркам! (Идәнгә егыла).

(Әкрен генә торып бүре башы кырына киләләр).

Сарык. Кәҗә, әйдә тот, капчыкка салыйк.

Кәҗә. Юк, юк. Мин куркам, син тот.

Сарык. Син тот.

Кәҗә. Син тот.

Алып баручы. Кәҗә белән Сарык бүре башын колагыннан алып, капчыкка салалар да, капчыкны асып, тагын юлга чыгалар.

 

(Музыка уйный. Кәҗә белән Сарык баралар. Җырлыйлар.)

Куш кулым.

1. Урман буйларына менәм,

Урман буе ямьлегә.

Бир кулыңны. Мин дә бирәм

Дус булырга мәңгегә.

 

2. Алма бакчасына кереп

Алма ашыйсым килә.

Син минем дус, мин синең дус

Булып яшисем килә.

 

Кушымта (башында, уртасында, ахырында):

Менә сиңа уң кулым,

Менә сиңа сул кулым,

Син бит минем якын дустым,

Менә сиңа куш кулым.

 

Кәҗә. Сарык! Ә нәрсә анда ялтырый?

Сарык. Әйдә, Кәҗә, шунда барыйк, төнне шунда куныйк.

Кәҗә. Азрак анда җылыныйк.

 

(Кәҗә белән Сарык ут янына киләләр, анда бүреләр утыра).

Бүреләр. (Бергә) Менә бу шатлык? Кемнәр безгә килделәр? (Шатланалар).

Кәҗә белән Сарык. Исәнмесез, монда җылыныйк әле.

I бүре. Әйдәгез, түрдән узыгыз!

II бүре. Без бик шат!

III бүре.  Менә, ит үзе килде!

IV бүре.  Хәзер без сезне ашыйбыз.

Бүреләр җырлый.

Әй, дускайлар, дускайлар

Кемнәр килгәннәр безгә?

Кәҗә белән сарык ич бу,

Әйдә, узыгыз түргә.

Алларын да алырбыз,

Гөлләрен дә алырбыз.

Күңелебезгә кем ошаса,

Шуны сайлап алырбыз.

Кәҗә белән Сарык (куркынып). Юк-юк, ә бездә ит бар.

Кәҗә. Сарык, чыгар теге бүре башын.

Сарык. Кайсысын?

Кәҗә. Беренчесен.

Сарык. Менә сезгә бүре башы.

Кәҗә. Юк-юк, зурысын бир.

Сарык. Менә бик зурысы.

(Бүреләр куркыша).

 

I бүре. Мин хәзер су алып киләм (Китә).

II бүре. Мин утын алып киләм(Китә).

IIIIV бүре. Без аларга булышабыз (Китәләр).

(Кәҗә белән Сарык ут янында).

Кәҗә. Их, дустым, әйбәт булды. Качтылар.

Сарык. Әйдә, дустым. Ботканы ашыйк, бик тәмле.

 

Татарстан Республикасы

Әлмәт шәһәре

 “Гомуми үсеш төрендәге

 51 нче “САЛАВАТ КҮПЕРЕ” балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

РЯЗАНОВА ЗӨЛФИЯ КАМИЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий