Яңа фикерләр:

postheadericon Презентация: “1 нче кечкенәләр төркемендә нәфасәти тәрбия аркылы балаларда эстетик караш тәрбияләү”

2I нче кечкенәләр төркеме

 

КҮЧЕРҮ – Нәфасәти тәрбия аркылы балаларда эстетик караш тәрбияләү презентациясе

Максат:
– балаларның төрле сәнгать төрләре (әдәбият, рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать, музыка һ.б.) белән кызыксынуларын үстерү, тормышта һәм сәнгатьтә матурлыкны күрә һәм кабул итә белергә өйрәтү;


– сәнгати-образлы күзаллау һәм күренешләргә эмоциональ караш формалаштыру, нәфасәти зәвык тәрбияләү, матурлыкка тойгы-кичерешләрен белдерергә өйрәтү;
– рәсем ясау, әвәләү, сәнгатьле сөйләм, музыкаль сәнгать эшчәнлегендә иҗади сәләтләрен үстерү;
– сәнгать образлары тудыру нигезләренә өйрәтү;
– сенсорик мөмкинлекләрен һәм төс, ритм, композицияне тоемлау сәләтләрен үстерү;
– балаларда бергә уйнау теләге уяту, иптәшләренә карата җылы мөнәсәбәт тәрбияләү.

 

Җәй җиттеме, бакчабызда

Витамин тулып тора

Берсе бетсә, икенчесе

Өлгереп, булып тора.

 

Менә шулай әвәлибез,

Без түгәрәк ясыйбыз.

Аннары без аңарга,

Күз һәм авыз ясыйбыз.

 

Рәсем ясауны ярата

Айгөл, Рәсим, Марат та.

Һәрберсе теләп ясый,

Үзенә нәрсә ошый.

 

Төрлесе төрле төстә

Барысы да бер эштә.

 

Тик утыра белмибез

Бер туктамый эшлибез!

 

Кызыл, сары, яшел, зәңгәр

Бик күп шакмаклар алып,

Самат белән Сафинә икәү

Куйдылар зур йорт салып.

 

Менә минем бармаклар,

Шаян алар,шук алар.

Бармаклар гел уйныйлар,

Уйный-уйный туймыйлар.

 

Кояш чыккач, нурга чумгач

Урам, кырлар, яланнар,

Сөенеп бакчага киләбез:

Без бәхетле балалар.

 

Ал бизәкле, гөл бизәкле,

Матур безнең бакчабыз,

Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,

Анда күңел ачабыз.

 

Оста кулларга һәрвакыт

Теләсәң эш табыла.

Эш эшләгәч, тәмле була

Аш та, чәй дә табында.

 

Тезеләбез, бөгеләбез,

Шаярабыз, көләбез.

Физкультура – сәламәтлек,

Аны яхшы беләбез.

 

Бер-ике-өч!

Нык басып атлап киләм,

Кемнәр тели чыныгырга,

Әйдәгез, минем белән.

 

Нәни чебиләр барсы да

Сары майка кигәннәр.

Зарядка ясарга диеп,

Бер урынга килгәннәр.

 

Утыр син дә ашарга

Түгеп-чәчеп ашама.

Матур утыр табында,

Алдыңа күл ясама.

Ипи валчыгын койма,

Аяк астына ташлама.

 

Татарстан Республикасы

Нурлат шәһәре

 “6 нчы “КОЯШКАЙ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ГАЙФУТДИНОВА МИЛӘҮШӘ МИННЕРӘШИТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий