Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Дуслык елмаюдан башлана”

дусИкенче кечкенәләр төркемендә белем бирү эшчәнлеге

 

Юнәлеш: танып белү һәм сөйләм үстерү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Белем бирү интеграль өлкәләре: аралашу, социальләштерү, физик тәрбия, сәламәтлек, музыка, иҗади сәнгать.

Үткәрү формасы: уен стуацияләре аша белем бирү.

Максат:

Тәрбия бурычы.

1. Балаларда бер-  берсенә игътибарлык, ярдәмләшү һәм дуслык үзара хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Үстерү бурычы.

2. Куелган сорауларга тулы җөмләләр белән җавап бирүне үстерү.

Белем бирү.

3. Дуслар белән дус-  тату булырга өйрәтү.

Көтелгән нәтиҗәләр

1. Яхшы кәеф булганда гына сәламәт булырга мөмкин икәнлегенә төшендерү.

2. Бергә уйный торган иптәшләреңә инсафлы , җылы мөнәсәбәт.

Методик алымнар һәм чаралар: уен, күрсәтмә материал, сүзлек өстендә эш, сөенечле мизгел, сораулар, әдәби сүз, мактау.

Җиһазлау: фотосүрәтләр, видиоязма.

Оештыру: балалар ярым түгәрәктә басалар, утыралар.

Шәхси эш: сөйләм барышында хаталарны төзәтү, мактау, ярдәм итү, ныгытыту

Сүзлек өстендә эш: дус, кәеф, янчык, тату.

Структура:

I өлеш. Күңел күтәренкелеге

II өлеш. Үстерешле диолог

III өлеш. д/у “Чукмар белән Тукмар дус эзлиләр”

IVөлеш. Җырлы –  биюле уен “Дустым бар”

Vөлеш. Йомгаклау. Бүләк биреш

 

Эшчәнлек барышы:

(Балалар төркемгә керәләр)

Тәрбияче:

–  Балалар, кәефегез ничек?

–  Без бүген үзебезнең кәефебезне кемгә булса да бүләк итә алабызмы?

–  Әйдәгез, кунакларга елмаюлар бүләк итәбез

–  Балалар кулларыгызны күтәрегез әле, кемнең дуслары бар?

–  Ә сез дусларыгызга булышасызмы?

–  Дусларыгыз белән тату уйныйсызмы?

Ә менә, балалар, әбинең әтәчләре, Чукмар белән Тукмар, дус яшәмәгәннәр

(Мультфильмнан өзек карау)

–  Балалар Чукмар белән Тукмар дөрес эшлиләрме?

–  Ә сез аларны дуслаштырырга телисезме?

–  Әйдәгез ярдәм итәбез.

 

Дидактик уен “Чукмар белән Тукмар дус эзлиләр”

(Картинада сүрәтләнгән: малай кызга чәчәк бүләк итә, келәм өстендә ике малай машина белән уйный, кызны елатып малай тупны тартып ала, ике малай машина өчен сугыша) күренешләрне яхшы, начар төркемнәргә аерып кую)

 

Хәзер инде якын дуслар белән җырлап биеп алабыз.

 

Җырлы биюле уен “Дустым бар”

–  Чукмар белән Тукмарга дуслар табыштык, үзебез дә кулны кулга биреп дуслаштык.

(Мультфильмның азагын карап бетерәбез)

Балалар, сез әтәчләр дуслашканга шатландыгызмы?

– Балалар сугышырга ярыймы?

Менә әтәчләр дә дуслашканнар һәм беркайчан да сугышмаганнар.

 

Серле янчык кулымда

Уенчыклар күп монда.

Мин аның берсен алам

Өстәл өстенә салам.

(Тактага шәм белән ясалган ак төстәге кәгазь эленә)

–  Һай, мин монда серле рәсем бар дип торам. Моның сере яшерелгән, балалар, аны белү өчен буяп карарга кирәк (Балалар шәм белән ясалган картинаны кара буяу белән буяп карыйлар, рәсем пәйдә була, анда малай елмайган)

–  Карагыз әле, кемдер безгә елмайган, әйе, бу малай, аңа бик күңелле.

–  Телисезме үзегезнең елмаюларны озакка сакларга, әйдәгез, менә бу кыз һәм малайларга елмаюлар ясыйбыз, авызлары елмаеп торсын әле. (Макетларга авызлар ясыйлар)

–  Сез үзегезнең елмаюларыгызны апаларга бүләк итегез, ә мин үземнең елмаюларымны сезгә бүләк итәм. (Елмайган малай рәсеме төшкән шарлар бүләк итү.)

 

Татарстан Республикасы

Нурлат шәһәре

 “15 нче “АЛСУ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ТУКТАРОВА РОЗА СӘЛИМ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий