Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Сак йөрегез зур юлларда!”

p189_pict-1

Зурлар төркеме өчен.

 

Максат: балалар белән юлда йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен үзләштерү; аларда сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен тәрбияләү; сөйләмне мәкаль, акыллы гыйбәраләр белән баету; зиһенен үстерү; күңел ачу, игътибарлылык, дуслык хисләре тәрбияләү.

 

Җиһазлар:

Юл билгеләре: “әйләнә буенча юл”, “юл эшләре”, “куркыныч юл”, “шлагбаум”, “җәяүлеләр юлны аркылы чыгу урыны”, “велосипедта йөрү тыела”, светофор, велосипед, жезль;

Киемнәр: төлке, куян, бурсык;

Магнитофон, кассеталар, сентизатор.

 

Кулланылган әдәбият: “Сабантуй” газетасы, “Гөлбакча”, “Иң  матур сүз”, “Татар халык мәкальләре”, “Җырлар” китаплары, “Юл әлифбасы”, “Күңелле светофор”.

Кичә барышы.

 

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Балалар тезелеп утырганнар.

 

“Саумы кояш” җыры башкарыла.

1 бала. Дусларым, сөенче, сөенче. Телеграмма килде.

2 бала. Телеграмма? Я-я, нәрсә язылган анда?

(Телеграмманы укый)

 

Кадерле дусларыбыз! Без сезне бергәләп ял итү өчен бәйрәмгә чакырабыз. Казан шәһәрендә яшәүче дусларыгыз.

 

-Я, барабызмы бәйрәмгә?

 

Балалар: Барабыз, барабыз.

3 бала. Мин бармыйм.

2 бала. Нигә бармыйсың?

3 бала.  Чөнки мин шәһәр урамнарында йөрергә куркам. Анда урамнар да бик зур, машиналар да күп йөри.

4 бала. Борчылма, без сиңа булышырбыз. Тыңла, боларны белү һәркемгә кирәк!

 

-Юлның уң ягыннан гына йөр!

 

-Бары тик тротуардан гына йөр!

 

-Урам аркылы тиешле урыннардан гына чык!

 

-Светофор булса,

Урам чатында

Игътибар белән

Син аңа кара!

Сары ут әйтә:

-Игътибарлы бул –

Урамда әле

Ачык түгел юл!

Янса кызыл ут,

Тукта шунда ук.

Алга барырга,

Димәк, һич юл юк!

Яшел ут янды –

Сиңа юл ачык:

Ашыкмый гына,

Урам аша чык!

 

“Светофорлы юлларда” җыры башкарыла.

4 бала. Әйдәгез, юлга кузгалыйк. Әнә поезд та якынлаша.

(Поезд тавышы ишетелә, балалар урындыкка утыралар)

 

5 бала. Бу акылсыз маймыллар

Китап укып баралар.

Алны-артны күрмиләр,

Ни буласын белмиләр.

 

6 бала. Ә соң бу сукыр тычкан

Җир астыннан ник чыккан?

Моннан машина йөри,

Моны бүген кем белми!

 

7 бала. Алга билге эленгән:

“Ашыкмагыз!”  диелгән.

Балалар үтеп бара,

Бәрдермә, шофер, кара!

(Поезд тавышы. Тукталышта җәнлекләр керә.)

 

Төлке. Дуслар, без сезне бәйрәмгә барасыз дип ишеттек. Безне дә үзегез белән алыгыз инде. Бик тә бәйрәм карыйсыбыз килә.

7 бала. Ярый, алып барырбыз. Әйдәгез безнең белән.

 

“Зәңгәр вагон” җырын җырлап китәләр.

(Поезд тавышы ишетелә,поезддан төшәләр.Бурсыкны тотып калалар.)

2 бала. Кая барасың? Поездны күрмисеңме әллә?

1 бала. Поезд юлы аркылы чыгарга ярамый. Аның өчен махсус урын бар.

(Юл буйлап китәләр)

 

Куян. Бер кеше җир казый.

Берәрегез беләме?

Әллә монда байлыклар-

Акчалар күмелгәнме?

 

8 бала. (Юл билгесе)

Юк шул, юк шул, белмәдең,

Юл эшләрен күрмәдең.

 

Бурсык. Ә менә бу билгедә

Уклар йөри әйләнеп.

Машиналарның барсы да,

Йөриләр түгәрәктә.

 

9 бала. Белмәсәң – бел,

Бу мәйданда –

Машиналар йөриләр

Әйләнә юл буенча.

 

Төлке. И, әйбәт тә соң инде

Шушы өндәү билгесе.

Әллә шушында гына

Рәхәтләнеп биисе.

(Их-х, дип биеп ала)

 

4 бала. Юк, юк, дусларым,

Монда юл бик куркыныч.

Ул билге сорый бездән

Үтәргә әкрен, тыныч.

 

“Шофер буласым килә” җыры башкарыла.

 

(Машина тавышы ишетелә. Велосипедта бер малай чыга, юлда егыла.)

10 бала. Ник син юл билгеләренә күз салмадың?Әгәр дә без булмасак, харап була идең бит.

11 бала. Әйе шул, бу билге турында укытучы апа аңлатты бит инде.Ә мин игътибарсыз, шуны да күрмәгәнмен.

Төлке. Чыннан да, шәһәр урамнарында йөрү бик җиңел түгел икән. Белмичә генә әйтмәгәннәр икән.

 

–         Юлда булсаң, уяу бул!

–         Урау булса да, юл яхшы .

–         Юлдашың үзеңнән яхшы булсын.

–         Юлда да акыл кирәк.

 

10 бала.  Юл билгеләре безгә

Бик күп нәрсә әйтәләр

Кирәк чакта боералар,

Кирәксә – кисәтәләр.

 

11 бала. Туктагыз, мине көтегез. Уф ,көчкә куып җиттем.

4 бала. Нәрсә булды? Будильнигың ватылдымы әллә?

11 бала. Юк, будильник түгел, безнең чаттагы светофор. Аның берьюлы 3 уты да янган иде. Машиналар да, кешеләр дә кайчан китәргә белмиләр. Ә аннан соң юллы-юллы таяк тоткан милиционер чыгып, таягын болгый башлады. Аннан куркып барысы да таралышты.

4 бала. Ә-ә, ул бит светофор ватылган очракта юл хәрәкәтен көйләүче регулировщик . Ул барысыннан да мөһимрәк.

11 бала. Ватылмаган өченме?

4 бала. Нәкъ шуның өчен. Җәяүлеләр һәм машиналар аның сигналларына буйсынырга тиеш.

11 бала. Буйсынмасалар таяк эләгәме?

4 бала. Юк, безнең милиция беркемгә дә тими. Буйсынмаган кешегә алар штраф салалар. Ә аларның юллы-юллы таяклары жезл дип атала.

 

12 бала. Кулын сузды постовой

Таягын селтәп алды

Күрдегезме, күрдегезме?-

Машиналар тукталды.

Урам аша чыгучы

Җәяүлеләр кузгалды.

Кабаланмый, каушамый

Атлыйлар җайга гына

Карыйлар постовойның

Могжизалы таягына

Бар да, бар да урамда

Буйсына аңа гына.

 

2 бала. Безнең шәһәр урамнары

Һәрвакыт балкып торсын

Руль артындагы абыйлар,

Уяу һәм аек булсын.

 

“Күңелле шәһәр” җыры башкарыла.

Светофор. Кагыйдәне онытма: Кызыл ут яна –

Балалар.Чыкма.

Светофор. Сары уты –

Балалар.   Сабыр бул!

Светофор. Яшел утта –

Балалар.   Ачык юл!

 

13 бала.  Гасырлар буйлап

Ашыга кеше.

Булмаганда да

Ашыгыр төше.

Эшкә ашыга,

Чаба мәктәпкә,

Я бер кирәксез

Күңел күрмәккә

Игътибарсызлык

Харап итә ул,

Якты дөньядан

Алып китә ул.

 

14 бала. Күпме һәйкәлләр

Юллар чатында

Сөйлиләр безгә

Үлем хакында

“Юл кагыйдәсен”

Күбрәк укыгыз,

Гомер кайтмавын

Истә тотыгыз.

Яшәү бер генә,

Гомер – күбәләк.

Имин булыгыз –

Менә шул теләк.

 

“Һәйкәлләр”җырына вальс башкарыла.

5 бала. Без бик вакытлы килеп җиткәнбез. Бәйрәм дә башланырга тора икән.

(Әтиләрне бәйрәм белән котлап шигырьләр, җырлар, биюләр башкарыла.)

Татарстан Республикасы

Арча муниципаль районы Ашытбаш авылы

МБОУ “Ашитбашская средняя общеобразовательна школа имени Г.Тукая”

гомуми белем бирү йортының

башлангыч класслар укытучысы

 ХӘБИБУЛЛИНА РӘМЗИЯ РИФАТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий