Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “ Чисталык – сәламәтлек нигезе”.

2 нче кечкенәләр төркеме

 

Kak-obuchit-rebenka-gigienicheskim-navyikam

Максатлар:

  • балалардагы культура-гигиеник күнекмәләрне ныгыту;
  • юыну эзлеклелеген өйрәтүне дәвам итү; юынганда як-якка су чәчрәтмәскә күнектерү;
  • юыну өчен кирәк булган предметларның исемнәрен дөрес әйтергә өйрәтү;
  • балаларның сүзлек запасын баету, сөйләмнәрен, хәрәкәтләрен билгеләүче сүзләр белән активлаштыру.

Методик алымнар: аңлату, тәрбияче һәм балаларның эшчәнлеге, тәрбияченең сораулары һәм балаларның җаваплары, юыну өчен кирәк булган предметларны күрсәтү, шигырьләр сөйләү.

Балалар белән алдан эш:  Б.Рәхмәтнең “Су” шигырен, Җ.Тәрҗемановның “Йомшак су, йөгерек су” шигырен өйрәнү.

Ярдәмлек : су салынган таз; кувшин; сабын; сөлге; тарак.

 

Белем бирү күнекмәсенең барышы

 

Белем бирү күнекмәсе төркем бүлмәсендә уза. Өстәлдә су салынган таз һәм кувшин, сабын, тарак, сөлге тора. Болар барысы да салфетка белән капланган.

.

Тәрбияче:  Балалар, әйдәгез әле урындыклар янына тезелеп басыйк та исәнләшеп алыйк. Матур җырны искә төшереп, бер-беребез белән исәнләшик (музыка астына җыр башкарыла).

Менә минем куллар,

Чәбәк-чәбәк;

Менә минем аяклар,

Тыпыр-тыпыр;

 Менә минем күзләр,

Бер, ике, өч;

Менә минем бармаклар,

Безнең кулда көч;

Менә минем иреннәр,

(имитация);

Менә минем борын,

Пип-пип;

Исәнмесез, балалар,

Сәлам, сәлам;

Исәнмесез, апалар,

Зу-у-ур сәлам.

 

Тәрбияче:   Афәрин, балалар, булдырдыгыз.

Ишектә шакыган тавыш ишетелә.

Тәрбияче:   Кем бар анда?

– Исәнмесез, мөмкинме?

Тәрбияче:  Исәнмесез, кем буласыз? Сез нигә шундый пычрак? Балалар сез бу малайны беләсезме?

Балалар:  Ю-ю-юк. Ай-яй нинди пычрак ул!

Тәрбияче: Безнең төркемдә мондый пычрак балалар юк, дөресме, балалар? Әйдәгез әле сорыйк, исеме ничек икән аның?

Тәрбияче: Синең исемең ничек?

Кәрим: Минем исемем Кәрим.

Тәрбияче: Кәрим, син ни өчен шундый пычрак? Балалар сезнең мондый пычрак малай белән уйныйсыгыз киләме?

Балалар: Юк, Юк.

Тәрбияче: Минемчә, беркемнең дә уйныйсы килмәс. Балалар, Кәрим чиста һәм пөхтә булсын өчен нәрсә эшләргә тиеш?

Балалар: Юынырга! Юынырга!

Тәрбияче: Дөрес, балалар. Без бүген һәрберебез дә иртән краннан су агызып юындык.

 

Тәрбияче өстәлдәге салфетканы алып куя.

 

Тәрбияче:  Балалар, Кәрим сабын алганчы, башта нәрсә эшләргә тиеш?

Балалар: Җиңнәрне сызганырга.

 

Кәрим җиңнәрен сызгана һәм сабын ала. Балалар да бер-берсенә ярдәм итә-итә җиңнәрен сызганалар. Кулларын юу хәрәкәтен имитациялиләр.

 

Тәрбияче:  Карагыз әле, Кәримнең куллары нинди булды, ап-ак перчатка кигән кебек. Балалар, ә кулдагы сабынны нәрсә белән юып төшерергә кирәк?

Балалар: Су белән.

 

Су салынган тазга күрсәтәләр.

 

Балалар:    Менә сиңа су,

Бит-кулыңны ю.

Кәрим:       Туңдыра ич бу,

Салкын ич бу су.

Балалар:    Ай-яй-яй-яй-яй!

Туңдырса да ю

Әйбәт салкын су,

Ю-ю-ю-ю-ю-ю!

 

Кәрим кулындагы сабынны юып төшерә.

 

Тәрбияче: Балалар, ә хәзер Кәрим нәрсә эшләргә тиеш?

Балалар: Битен юарга.

 

Балалар тәрбияче артыннан шигырьне кабатлап юыну хәрәкәтен имитациялиләр.

 

Йомшак су, йөгерек су!

Син мине чиста ю!

Бер тап та калмасын.

Битләрем аллансын,

Кулларым агарсын.

Тешләрем тазарсын..

Авызым елмайсын,

Колгым тыңласын,

Йомшак су, йөгерек су!

Һәммәсен чиста ю!

 

 Кәрим сөлге ала һәм сөртенә.

 

Тәрбияче: Балалар, Кәрим тагын нәрсә эшләргә тиеш соң?

Балалар: Тарак алырга һәм чәчен тарарга.

Тәрбияче: Дөрес, балалар.Ә хәзер Кәрим сезгә ошыймы?

Балалар: Әйе!Әйе!

Тәрбияче: Кәрим хәзер нинди?

Балалар: Ул чиста! Матур!

Тәрбияче:   Кирәк чиста булырга,

Иртән-кич юынырга.

Пычракларга

Шапшакларга-

Оят аларга!

 

Балалар тәрбияче артыннан чиста, матур сүзләрен кабатлыйлар.

 

Тәрбияче: Балалар, Кәримне чисталыкка өйрәттегез. Афәрин! Чисталык – ул сәламәтлек нигезе. Ә сәламәтлек – зур байлык. Сәламәтлекне саклау өчен шулай ук физик күнегүләр ясарга кирәк. Әйдәгез әле, Кәримгә дә физик күнегүләрне ничек ясарга кирәклеген күрсәтик.

 

Физкультминут.

 

Без әле бераз ардык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннары – артка,

Уңга, сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.

 

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез,

Бер алга, бер артка сузып,

Күңелле ял итәбез.

 

Аннары без чүгәлибез,

Тезләрне кочаклыйбыз,

Башларны алга яшереп,

Азрак кына «йоклыйбыз».

Менә ничек ял иттек,

Дәресне дәвам итик.

 

2 – 3 тапкыр кабатларга мөмкин.

 

Тәрбияче: Кәрим, менә сиңа балалар ничек юынырга кирәклеген, нинди физик күнегүләр ясап булганын күрсәтте. Син аларның сүзләрен тыңла, пычрак килеш йөргән кешеләрне беркем яратмый, алар белән беркемнең дә уйныйсы да килми, андый балалардан уенчыклар да тизрәк качырга гына торалар.

Тәрбияче: Балалар, чиста һәм пөхтә булыр өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Балалар: Юынырга!

Тәрбияче: Кулларны нәрсә белән юарга кирәк?

Балалар: Кулларны сабын һәм су белән юарга кирәк.

Тәрбияче: Кулларны кайчан юалар?

Балалар: Кулларны урамнан өйгә кергәч, бәдрәфтән чыккач, ашарга утырыр алдыннан юарга кирәк.

Кәрим: Балалар, рәхмәт бик зур сезгә. Сез мине чисталыкка өйрәттегез. Миңа инде китәргә вакыт җитте. Хушыгыз!

Балалар: Сау бул, Кәрим!

Тәрбияче: Балалар, шуның белән безнең белем бирү күнекмәсе тәмам.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

162 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

 ХИДИЯТУЛЛИНА ЛӘЙСӘН ИЛДҮС КЫЗЫ

ОХШАШ МӘКАЛӘЛӘР:

Конспект: «Чиста булыйк»

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий