Конспект: “Урманда яшәүче хайваннар”
1 нче кечкенәләр төркеме
Максат:
- Урманда яшәүче хайваннар белән танышуны дәвам итү;
- Хайваннарга карата ихтирам, ярату хисләре тәрбияләү;
- Белем бирү күнекмәсеннән уңай эмоция алу.
Алдан эш: хайваннарның (куян, бүре, аю, төлке) атамаларын искә төшерү.
Җиһазлар: “урман”, “куян”, “бүре”, “аю”, “төлке” сурәтләнгән рәсемнәр, магнитофон, “агачлар”, гөмбә формасындагы печенье салынган кәрзин.
Белем бирү күнекмәсенең барышы.
– Балалар, әйдәгез әле урындыклар янына тезелеп басыйк та, килгән кунакларыбыз, бер-беребез белән исәнләшик.
Хәерле көн сиңа,
Хәерле көн миңа,
Хәерле көн безгә,
Хәерле көн сезгә,
Хәерле көн барыбызга!
– Булдырдыгыз, балалар. Афәрин! Ә хәзер, балалар, без сезнең белән кунакка – урманга барып кайтыйк. Сез кунакка барырга яратасызмы?
– Әйе.
– Ә кунакка нәрсә белән барып була?
– Автобуска утырып.
– Машинага утырып.
– Җәяү.
– Поезд белән.
– Әйдәгез әле, балалар, без сезнең белән урманга поезда барабыз.(Балалар бер-берсенә тотынып поезда урманга китәләр, “чух-чух”, “пу-у-уп” дигән тавышлар чыгаралар. “Агачлар” яныннан үтеп, урман төшерелгән рәсем каршында туктыйлар).
– Менә, балалар, без сезнең белән урманга килеп тә җиттек. Карагыз әле, безнең урман нинди матур! Монда биек итеп агачлар да үсеп утыралар, тәмле итеп җиләкләр дә пешеп утыра, гөмбәләр үсә. Балалар, агачтагы яфраклар нинди төстә?
– Яшел.
– Ә менә бу пешкән җиләкләр нинди төстә?
– Кызыл.
– Афәрин! Бу рәсемдә сурәтләнгән урман – ул җәйге урман. Чөнки монда барлык үсемлекләр дә ямь-яшел булып үсеп утыралар. Ә менә бу агачта нәрсә утыра?
– Кош.
– Әйе, афәрин. Бу кошның исеме – тукран. Ә без бит тукран турында бер җыр да беләбез, әйдәгез әле, аны искә төшерик.
(Музыка астында җыр башкарыла).
Тук-тук тук(ы)ран,
Тукылдатып утырам.
Агачтагы бөҗәкләрне
Барсын чүпләп бетерәм.
– Менә балалар урманда кошлар яши икән. Ә урманда тагын нинди хайваннар яши? Бу сорауга җавап бирер өчен рәсемнәр карыйк. (Куян төшерелгән рәсем күрсәтелә). Бу нәрсә, балалар?
– Куян.
– Әйе, бу куян. Ул урманда яши. Ә ул нинди төстә?
– Соры.
– Ә куян нәрсә ашарга ярата әле?
– Кишер.
– Кәбестә.
– Үлән.
– Ә бу икенче рәсемдә нәрсә сурәтләнгән?
– Бүре.
– Ә ул нинди төстә?
– Соры.
– Бүре нәрсә ашарга ярата?
– Куян.
– Өченче рәсемгә күз салыйк. Нәрсә бу, балалар?
– Аю.
– Аю нинди төстә?
– Коңгырт.
– Аю нәрсә ашарга ярата?
– Җиләк-җимешләр.
– Ә бу дүртенче рәсемдә нәрсә сурәтләнгән?
– Төлке.
– Ә ул нинди төстә?
– Куе сары.
– Нәрсә ашарга ярата ул?
– Куян.
– Афәрин, балалар, булдырдыгыз. Менә без сезнең белән бүген урманда яшәүче хайваннар белән танышып киттек. Карагыз әле, балалар, монда агач артында нәрсәдер бар. ӘӘӘ, кәрзин икән. Ул буш түгел! Аның эчендә гөмбәләр салынган, монда хат та бар әле. Бу хат безгә икән бит, “урманга килгән кунаклар өчен” дигән монда. Әйдәгез әле аны укыйк.
– “Хөрмәтле, кунаклар. Гафу итегез, сезне каршы ала алмадык. Хәзер бит җәй җитте, без кышка азык әзерлибез, менә сезгә дә күчтәнәчебезне калдырабыз!”
– Балалар, бу гөмбәләрне безгә күчтәнәч итеп урманда яшәүче дусларыбыз калдырган икән. Әйдәгез әле, аларга рәхмәт әйтик.
– Рәхмәт.
– Балалар, ә хәзер безнең кайтыр вакыт та җитте. Әйдәгез, урыннарыбызга басыйк та, поезд белән кире төркемебезгә кайтыйк. (Балалар белән тәрбияче поездда төркемгә кайталар).
– Менә, балалар, кайтып та җиттек. Балалар, сез юлдан бик арып кайткансыздыр. Әйдәгез әле, бераз ял итеп алыйк.
Физкультминут.
(Музыка астына)
Күрсәт әле, үскәнем,
Ничек җилләр исәләр,
Менә шулай, менә шулай,
Шулай җилләр исәләр.
Күрсәт әле, үскәнем,
Ничек куян сикерә,
Менә шулай, менә шулай,
Шулай куян сикерә.
Күрсәт әле, үскәнем,
Ничек аюлар йөри,
Менә шулай, менә шулай,
Шулай аюлар йөри.
– Булдырдыгыз, балалар. Ә хәзер урыннарыгызга утырыгыз әле. (Балалар урындыкларына утыралар). Балалар, без сезнең белән кайда бардык бүген?
– Урманга.
– Урманда нәрсәләр яши?
– Куян, бүре, аю, төлке.
– Куян нинди төстә?
– Соры.
– Куян нәрсә ашый?
– Кишер, кәбестә, үлән.
– Бүре ниди төстә?
– Соры.
– Бүре нәрсә ашый?
– Куян.
– Аю нинди төстә?
– Коңгырт.
– Аю нәрсә ашый?
– Бал, җиләк-җимешләр.
– Төлке нинди төстә?
– Куе сары.
– Төлке нәрсә ашарга ярата?
– Куян, тавык.
– Афәрин, балалар, булдырдыгыз. Без сезнең белән бүген урманда яшәүче хайваннар белән танышып үттек. Өйгә кайткач, әти-әниләрегезгә дә бүген күргән-белгән барлык нәрсәләрне дә сөйләп бирегез. Шуның белән безнең белем бирү күнекмәсе тәмам. Кунакларыбыз белән саубуллашыйк.
– Сау булыгыз!
Татарстан Республикасы
Казан шәһәре Совет районы
“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче
162 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
тәрбиячесе
ХИДИЯТУЛЛИНА ЛӘЙСӘН ИЛДҮС КЫЗЫ
Комментарии: |