Яңа фикерләр:

postheadericon Кошлар турында шигырьләр – 2

1 СыерчыкСЫЕРЧЫК

Сыерчык (Г. Лотфи)

Өй түрендә бакчада,

Талчыбык куначада

Сыечык канат кага –

Яз килүгә шатлана.

 

Җилпенә ул, талпына,

Шатлыктан сайрап куя:

Ак каенның башында

Бик матур  оя кора.

 

Чут-чут итеп сайравы –

Анын оя  сайлавы.

Кем ясаган ояны –

Сыерчык белә аны.

 

 

Сыерчыклар (Ә. Бикчәнтәева)

Сыерчыклар: “Чык-чык! ”-дип

Чакыгач чыктым әле,

Мин аларның дусты бит,

Әниемнең Дилбәре.

 

Абау, җаным, күр әле,

Нәни генә үзләре,

-Чик-чирик тә чык-чык! – икән

Бөтен белгән сүзләре.

 

Безне бик дус итәләр,

Кортларны юк итәләр,

Чик-чирик дип кайталар да

Чик-чирик дип китәләр.

 

Сыерчыкның яңа өе (Я. Игәнәй)

Җылы  яклардан

Сыерчык килде.

Мин куйган яңа

Ояга  керде.

Бик тә җентекләп

Тикшереп йөрде.

 

Шундый сөенде,

Ошаткач инде…

Оя кырында

Чыбыкка басып,

Үзе турында

Сөйләде ачык…

 

И туган илне

Сагындым диде.

Аннан сайрады

Үзе чыгарган

“Сагыну” дигән

Яңа бер көйне…

 

Сыерчыклар килгәч (Д. Гарифуллин)

Яз җиткәнен белгәннәр,

Сыерчыклар килгәннәр,

Ояларны күргәннәр,

Сайлап-сайлап йөргәннәр.

 

Мин ясаган ояны

Икесе бик яраткан.

Алмасын дип башкалар

Саклашалар чиратлап…

 

Сәлам биреп аларга

Ерактан ук сызгырам.

Сәлам биреп алар да

Шундый итеп сызгыра:

Хәтта миннән уздыра.

 

Кошлар киткәндә (Б. Рәхмәт)

– Сыерчыгым, нигә китәсең?

Сагынырмын  сине, киткәчтен.

– Көз җитте бит инде, мин туңам,

Килгән идем җәйге костюмнан.

 

 

ТОРНА

 Торна

Торналар (Ә. Габиди)

– И торналар, кайда булдыгыз?

– Бик ерак…

– Озын булдымы юлыгыз?

– Бик озак…

Ә шулай да калмадык без

Югалып,

Сезгә килдек, якын дуслар,

Яз алып.

 

 

Торналар килде (Г. Афзал)

Кар сулары аккан чакта,

Тезелешеп җылы яктан

Торналар кайттылар безгә,

Канатлар кактылар безгә.

 

Кычкырдылар: “Торыйк-торыйк,

Сезнең белән дуслар булыйк,

Көзгә чаклы бергә торыйк!

Торыйк-торыйк,торыйк-торыйк!”

 

***

Сандугачлар, карлыгачлар,

Очып китте еракка,

Торналар да ялга китте,

Җылы якка, көньякка.

 

 

 

 

КЫР КАЗЛАРЫ

казКыр казлары (Н. Гайсин)

Кыр казлары җылы яктан

Кайтып килә тезелеп,

Моң салалар : “Су буйларын

Сагындык, – дип, – өзелеп”.

 

Йөгерешеп, сәлам биреп,

Каршылыйбыз һәр казны.

Канатларынла җилпетеп,

Китерә алар язны.

 

 

 

Алар җылы якта кышлаганнар (Г. Лотфи)

Кыйгак-кыйгак кыр казлары,

Бак-бак-бак үрдәкләр,

Кара карга, карлыгачлар,

Сыерчыклар, тургайлар,

Бакча яме-сандугачлар,

Урман күрке-күкеләр –

Барысы да кыш көнендә

Җылы якта булганнар.

Язлар җиткәч, карлар киткәч,

Үлән чыккач, җир кипкәч –

Озак очып, диңгез кичеп,

Тагын безгә килгәннәр.

– Кая таба очасыз? – дип

Сораучыга җавап җиреп:

– Туган-үскән илебезне

Җик сагындык! – дигәннәр.

 

 

ПЕСНӘК

ПеснэкПеснәк (Г. Афзал)

Буранлы кышта

Нинди илләргә

Очасың, песнәк,

Салкын җилләрдә.

Туңа бит синең

Аякларың да,

Тала бит синең

Канатларың да.

 

Кунма син, песнәк,

Агач башына.

Мин бодай сиптем

Тәрәз каршына.

 

 

Песнәк (Д. Гарифуллин)

Песнәк шакый тәрәзәдән,

Әйтер сүзе бар сыман.

Тышка чыксам, минем белән

Бергәләп уйнар сыман.

 

Үзе тәрәзә төбенә

Тамга салып бетергән.

Әти әйтә: “Ул кошлардан

Сиңа рәхмәт китергән”.

 

Кошлар синең җимнәр салып

Торганыңны белгәннәр.

– Илнур әйбәт малай икән,

Бик зур үссен! – дигәннәр.

 

***

Бигрәк суык кышларын,

Белмим ничек кышлармын?

Азык табуы бик кыен,

Исән калу бар уем.

Минем исемем песнәк.

Ачыгам шул кышларын.

 

 

КАРЛЫГАЧ

КарлыгачКарлыгач (Г. Тукай)

Күптән түгел безнең тәрәзә  капкачын

Оя итте минем сөйгән карлыгачым:

 

Ул көн буе авызы белән балчык ташый,

Балчык белән матур итеп оя ясый.

 

Күп эшләде иренмичә; бар-бара

Чыгарды ул матур-матур балалар да.

 

Ачыксалар карлыгачның балалары,

Чебен-черки тотып кайта аналары.

 

 

 

 

 

 

ТУКРАН

1 ТукранТукран (Н. Мадьяров)

Колагын агачка терәп,

Нәрсә тыңлый ул  анда?

Әллә берәр хәвеф-хәтәр

Булды микән урманда?

 

Тыңлый өскәрәк менеп тә,

Түбәнрәк төшеп  тә.

Кунарга шәт урын тапмый,

Ахрысы, берничек тә.

 

Әһә, бер турыга гына

Тукталды тукталуын.

Шулай  да ул  турының да

Тыңлап чыкты як-ягын.

 

Һәм, ниһаять, бик тырышып

Тукылдата башлады.

Күп тә үтми агачтагы

Кортны  табып ашады.

 

 

 

ТУРГАЙ

тургайТургай (Ә. Бикчәнтәева)

Ай-һай, тургай, биек менгәнсең,

Югарыдан безне күрәмсең?

Без бит сине өзелеп сагындык.

Тавышыңнан бик тиз таныдык.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий