Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Корбан бәйрәме”

بســـم الله الرحمن الرحيمч

 3-7 яшьлек балалар өчен

 

Тәкбир әйтү: Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр! Ләә иләһә иллә Аллаһу вә Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр вә Лилләһи-әл-хәмдү! (3 тапкыр әйтәбез).

 

Коръән уку: Бөтенебез бергә “Фәтихә” не укыйбыз.

 

Алып баручы: Әлхәмдүлилләһ, мөселманнарның олы бәйрәме – Корбан гаетен бәйрәм итәбез. Бу көннәрдә мөэмин-мөселманнар Аллаһка якынаю өчен корбан суялар, гаиләсен, туганнарын, фәкыйрьләрне, ятимнәрне сыйлыйлар. Моның өчен Аллаһ Тәгәлә бик юмарт итеп бүләкләр, әҗер- саваплар бирә. Аллаһ кешеләрне гафу итә, рәхмәтен сала һәм без дә Аннан җәннәтне сорыйк: “Сөбехәнә зил-гыйззәти вәл-газамәти вәл-кудрати вәл-кибрияи вәл-җәбәрут. Сөбехәнәәл-мәликил хәййулләзи ләә йәмут. Сөббухун-куддусурраббул мәләәәикәти вә Рух. Ләә иләһә иллә Аллаһу нәстәгъфируЛлах. Нәсьәлүкул-җәннәтә вә нәгузу бикә минән-Нар.”

 

–         Балалар, кем иң-иң олуграк? Аллаһ

–         Кем иң-иң куәтле? Аллаһ

–         Кем барча тереклекне ризыкландыра? Аллаһ

–         Кем авыручыларга шифа бирә? Аллаһ

–         Кем мөэминнәрне мәңгелек Җәннәтне вәгъдә итә? Аллаһ

 

Балалар бөтенесе әйтә:

 

Дөньяда иң-иң яхшы дин

Ул – минем Ислам динем.

Дөньяда иң-иң матур тел

Ул – Коръән-Кәрим теле.

 

Көн дә иртәнге намазны

Укыйсы килеп тора,

Тәнгә сихәт, җанга рәхәт

Намаз укыгач була.

 

Аллаһ Тәгәлә кушкач

Һич үтәмичә булмый.

Намазларның үтәмәсәң

Иманың камил булмый.

 

Юынадыр иртә таңда

Мәче балалары да,

Тычкан балалары да,

Бәбкәләр, үрмәкүчләр дә,

Коңгызлар да, бары да.

 

Кирәк чиста булырга,

Иртә-кич юынырга,

Тәһәрәтле булырга!

Пакъ мөселман булырга!

 

(Мөмкин “Мәидә” сүрәсен 6 ятьнең баштагы өлешен)

 

Рәхмәт Сиңа, йә Раббым

Мине халык кылгансын.

Рәхмәт Сиңа, Аллаһ Тәгәлә

Безне ризыкландырасың!

 

 

Җыр “Әссәләмүгаляйкүм” (Госман Садә)

Таң ата да кояш чыга,

Кояшны сәламли көн.

Саумы кояш, саумы кояш,

Әссәләмүгаляйкүм      3 тапкыр

 

Тел ачкычы – иман биргән,

Сөекле туган телем.

Үз телемдә сиңа сәлам

Әссәләмүгаляйкүм      3 тапкыр

Ачыйк бәхет ишекләрен,

Бәхетле булсын һәркем.

Әй, кардәшләр, милләттәшләр

Әссәләмүгаляйкүм      3 тапкыр

Ә хәзер уйнап алыйк.

 

 

Татар халык уены “Түбәтәй”.

 Балалар түгәрәкләнеп басалар. Түбәндәге җырны җырлый-җырлый түбәтәйне бер-берсенә бирәләр, җыр ахырында түбәтәй кемдә булып кала, шуңа җәза бирелә (бии, җырлый, шигырь сөйли, Коръән укый, мөнәҗәт әйтә. Әтәч булып кычкыра). Уен дәвам итә. (Кызлар булса – Мәликә. Малай булса – Габдулла дисәң була).

 

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең.

Төскә матурлыгың белән,

Шаккаттырыйм дигәнсең.

 

Түп-түп түбәтәй,

Түбәтәең укалы,

Чиккән матур түбәтәең,

Менә кемдә тукталды.

 

Уен:

4 рәт тезәргә, һәрбер рәт алфавит хәрефләрен әйтә:

 

ا ب ت ث ج ح خ

 

د ذ ر ز س ش ص

 

ض ط ظ ع غ ف ق

 

ك ل م ن و ه ى ﻻ

 

 

Шигырь:

Иртүк торып битен юган,

Кем уяткан Зәйнәпне?

Уятмаган, үзе торган,

Бүген Корбан бәйрәме!

 

Өстәл өстен кат-кат сөртте

Җәйде ап-ак җәймәне.

Чиста булсын, пөхтә булсын

Бүген Корбан бәйрәме!

 

Бүләкләр бирү. (Сюрпризный момент).

Ут сүнә, яшел, зәңгәр һ.б. төрле утлар – зайчиклар. Һәм аннан ак ут яктысы бүләкләр салынган әйбергә юнәлтелә. Бүләкләр табып алына.

 

Тәрбияче: “Уеннан – уймак чыга”, дип,

Әйткәннәр борыңгылар.

Уйнаганда  дус булыгыз,

Юкка чыксын борчулар.

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

76 нчы балалар бакчасы

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

САФИНА ГАЛИЯ АБРАР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий