Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Тәрбияле бала”

بســـم الله الرحمن الرحي1م

3-7 яшьлек балалар өчен

 

Алып баручы:

Һәр заман эш башланыр бисмилләһтән,

Һәрвакыт эш башланыр бисмилләһтән,

Яхшылар бисмилләһсез эш кылмаган

Бисмилләһсез эш камил булалмаган.

 

Әй дусларым, сәлам булсын

Сәламннан соң дога булсын,

Догабыз кабул булсын

Очрашулар бәрәкәтле булсын!

 

Мөхтәрәм  кунакларыбыз,

Хөрмәтле җитәкчеләребез,

Һәм дә имам-хәзрәтләребез

Сәлам булсын барчагызга!

 

Абдрахман Кайаның “Иман вә гыйбадәт”китабынннан хикәя. Экранда орлык шыту күренеше, аның үсеше.

 

Бала-орлык:

Мин бер кечкенә орлык идем. Мине туфракка күмделәр. Вакыт-вакыт су сиптеләр. Бервакыт бер кечкенә агач булып үсеп җиттем. Аннары чәчәкләр атып, татлы-тәмле җимешләр бирдем.

Экранда табигать күренешләре.

 

Бала-агач:

Мин бер агач булсам да, файдаларым бик күп иде. Чәчәкләремнән умарта кортлары бал җыйдылар. Кошлар, ботакларым арасында оя ясап, яшеренделәр һәм  балаларын үстерделәр. Кешеләр кипкән ботакларымны утын итеп, утта яндырып җылындылар.

Бала-агач:

Мине вакытсыз кискән, мине сакламаган кешеләр зарар күрерләр, мине вакытсыз кисүдән, сындырудан сакланыгыз! Минем һәр нәрсәм файдалы. Бал- миннән, утын – миннән, күмер – миннән, җиһаз – миннән, көймәләр – миннән. Минем  кешеләргә бик күп  файдаларым  бар.

Бала- агач:

Ләкин, мин шуны да беләмен: боларның барысы да – миңа Аллаһының бер нигъмәтедер.

Кечкенә бер орлыктан мине бу хәлгә китергән,  Аллаһым!  Син бөек- Олугъ! Мине син яраттың! Мине кешелеккә файдалы кылдың! Син- Бер!

 

Камилия гарәпчә шигырь укый:

 

–  Мән халәка ссәмәәэ?

-Күкләрне кем барлыкка китерде?

    -Аллаһ!

 

-Мән халәка ннуҗумә?

-Йолдызларны кем яратты?

    -Аллаһ!

 

-Мән халәка гуюнәнә?

-Күзләребезне кем яратты?

    -Аллаһ!

 

– Мән халәка әзәәнә?

-Колакларыбызны кем яратты?

    -Аллаһ!

 

-Мән халәка хәявәнә?

-Хайваннарны кем яратты?

    -Аллаһ!

 

-Әлхәмдү Лилләхи Раббил галәмин!

 

Алып баручы:

-Аллаһыга без һәрчак шөкерле!

Мәхлукатларга –  рәхмәтле!

“Рәхмәт сезгә – барыгызга”

Хәләф Гарданов шигыре.

 

Абделкаюм укый.

Рәхмәт сезгә әти-әни,

Иркәлисез, сөясез.

Рәхмәт сезгә, туганнарым,

Безгә ярдәм итәсез.

 

Рәхмәт, тәрбияче апа,

Миңа китап укыйсыз.

Рәхмәт сезгә, иптәшләрем,

Минем белән уйныйсыз.

 

Алып баручы:

Татар җыры, мөнәҗәтләр әйтү

Алып килә халкым хәтерләп,

Оялчан ул, ямьле, ягымлы,

Үзе салмак, үзе әкрен.

 

“Ак мәчет” – мөнәҗәт.

Ак мәчеткә кереп барам, пакълыклар дөньясына,

Их, сүрәләр укыр идем – белмим бит “Ясин”ен дә.

Ник сон миңа өйрәтмәдең, әнием, Коръән моңын?

Нинди заманда яшәдең, син минем күңел нурым?!

 

Ак мәчеткә кереп кереп барам, уй-хисләргә бирелеп,

Иманыма кайтып киләм, дәһрилектән сүрелеп.

Иманыма кайтып барам, туктаталмас беркем дә,

Калдырмамын намазымны, уразамны беркөн дә!

 

Сөембикә:

Арттырмыйм да, киметмим дә, шуны бел,

Татар теле – энҗе тулы тел,

Баш очында кояш булып тора гел!

 

Алып баручы:

-Яхшы сүзләр болар барысы,

Изге догам,

Минем арттан кабатла син, әйдә, балам!

Күңелеңнән йөрәккә үк калсын кереп

Яши-яши аңларсың син  барча серен!

 

Балалар барысы бергә:

Моңлы тел ул, нурлы тел ул – туган тел,

Күңел түрендә кояш булып тора гел!

 

Балалар мәкальләр әйтәләр:

– “Бер яхшы сүз мең күңелнең җәрәхәтен төзәтә”

– “Сүз сөйләү – һөнәр, сөйли белмәгән – үләр!”

– “Йөрәктән чыккан сүз йөрәккә керә, йөрәктән чыкмаган – колакка да керми!”

– “Уйнап сөйләмә, уйлап сөйлә!”

 

Алып баручы:

Ләкин тормышта капма-каршы күренешләр дә еш очрый. Мисалга Вил Казыйхановның “И родной тел” шигырен китерәбез.

 

И родной тел, и красивый,

Мамам, папамның теле.

Мог я узнать күп нәрсәне

Син родной тел аркылы.

 

Бу языкта коляскада

Мамам сказку көйләгән.

А затем төннәр буена

Бабуля рассказ сөйләгән.

 

А потом, бик тырышып

Өйрәткәннәр рус язык.

Якобы тик шушы телдә

Алам духовный азык.

 

Говорят, син Мамай теле,

Кирәк түгелсең нигде.

Без тебя хлеблар үсә,

Нефть табыла везде.

 

И родной тел, аңлаталар:

Можно жить и быть синсез.

Мама, папа и другие

Оставили меня телсез.

 

Алып баручы:

– Балалар, автор бу шигырьдә ни әйтергә теләгән?

 

-Бик күп рус сузләре кыстырып сөйлибез икән.

-Үз телебездә аз сөйләшәбез, аз укыйбыз. Сүз байлыгыбыз, кайвакыт, ифрат түбән, ярлы, әдәби тел нормаларын бозып сөйләшәбез.

 

Алып баручы:

Рәхмәт, балалар, әйе, шагыйрь дә әйткән бит:

“Татарча да яхшы бел, урысча да яхшы бел,

Икесе дә безнең өчен иң кирәкле затлы тел!”

 

Ә хәзер, мөхтәрәм кунаклар, балалар сезгә Аксубай районы Иске Кыязлы авылыннан Әхмәдулла Сафиуллинның “Ике гает” шигыреннән өзек укырлар.

 

Без – мөселман өммәтенең

Уллары һәм кызлары.

Иң саф, иң пакъ, кодрәтле

Исламның йолдызлары.

 

Без мөселман Ватанының

Кызлары һәм уллары.

Ислам диненә таба

Туры салдык юлларны!

 

Алып баручы:

Балалар узләренең чыгышларын, пәйгамбәребез Мөхәммәд  (с.г.в.с.) хәдисе белән тәмамларлар.

 

“ИттәкыйЛләһ хәйсумә күнтә! Вәтбигый сәййиәтә хәсәнәтә тәмхухә. Вә халикыйннәс бихулукыйн хәсән!”

“Кайда гына булсаң да Аллаһыдан курык! Әгәр бер начарлык кылсаң, артыннан ук яхшылык кыл – ул начарлыгыңны сөртер. Кешеләр белән яхшы мөгамәлә кыл!”

 

Алып баручы:

Хөрмәтле килгән кунаклар,

Әфәнделәр, хәзрәтләр,

Кадерле сабый балалар!

Аллаһ Раббыбызга һәрвакыт тугры,

Халкыбызга һәрчак инсафлы,

Өлкәннәргә ихтирамлы,

Кечкенәләргә шәфкатьле,

Галимнәргә игътибарлы,

Фәкыйрьләргә юмарт,

Мохтаҗларга ярдәмчел,

Һәркем өчен йомшак куңелле булыйк!

Бер-беребезгә хәерлек сорап,

Көндә догалар кылыйк.

Изгелектә һәрчак дәвамлы булыйк.

Балаларыбызны сабый чактан ук Раббыбыз кушканча, пәйгамбәребез өйрәткәнчә тәрбиялик!

 

Әссәләмү галәйкум вә рәхмәтуллаһи ва бәракәтүһ!

 

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

76 нчы балалар бакчасы

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

САФИНА ГАЛИЯ АБРАР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий