Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Без нәни Тукайчылар”

сарык5-7 яшьлек балалар өчен Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә.

 

Максат:

1. Балаларны татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның тормышы hәм иҗаты белән таныштыруны дәвам иттерү, белемнәрен киңәйтү.

2. Уйлау, фикерләү, тыңлый һəм аңлый белү сəлəтен үстерү, күзаллау сәләтләрен камилләштерү.

3. Шатлык хисләре уяту, сөйләм теленең сәнгатьлелеген үстерү.

4. Балаларда Г.Тукайның шигырьләре, әкиятләре аша туган телгә кызыксыну hәм мәхәббәт тәрбияләү.

 

Алып баручы: Кадерле балалар! Кар сулары аккан чакта, зәңгәр күл йөзендә кояш балкыган чакта, шаулап – гөрләп яз ае – апрель килгәндә безнең яраткан шагыйребез Г.Тукай туган. Без бүген сөекле шагыйребезнең иҗат кичәсенә җыелдык.

 

Бала: Татар теле – минем туган телем.

Сөйләшүе рәхәт шул телдә .

Шул тел белән көйлим,

Шул тел белән сөйлим,

Милләттәшем булган һәркемгә.

 

Бала: Татар теле – минем туган телем,

Саклый аны батыр милләтем.

Әби – бабам теле,

Ата-анам теле,

Күңелем тулы аңа хөрмәтем.

 

Җыр “Тукай абый”

 

Алып баручы: Г.Тукайның бала чагы бик авыр була . Габдулла кечкенә чагында аның әнисе үлеп китә. Әни шәфкатен тотарга да өлгермәгән сабый җаны ниләр генә күрми. Кулдан-кулга, авылдан-авылга күчеп үтә аның балачагы. Аңа бик күп мәшәкатьләр, авырлыклар аша үтәргә туры килә.

 

Бала: Кояшлы апрель аенда

Кушлавычта туган ул.

Юк, бөек Тукай булмаган,

Нәни Тукай булган ул.

Безнең кебек яраткан ул

Гөлләрне, чәчәкләрне,

Гөлләргә очып кунучы

Гүзәл күбәләкләрне.

 

Бала: Чын күңелдән яраткан ул

Песиләр, этләрне дә

Агачка кунып сайраучы

Җырчы кошларны да.

Кем белгән, Шүрәлене дә,

Бәлки, үзе күргәндер,

Былтыр дигән егет белән

Сөйләшеп тә йөргәндер.

 

Бала: Эш сөючән, курку белмәс,

Хәйләкәр дә, тапкыр да.

Мин дә охшарга тырышам

Батыр егет Былтырга.

Былтыр булып кара төндә

Йөрисе килә атта.

Шул коточкыч Шүрәлене

Күрәсе килә хәтта.

 

Бала: Эх! Бер генә эссе көндә

Суга чумасы иде,

Әкияттәге Су анасын

Күреп чыгасы иде.

Юк, мин теләмәс идем аның

Зур, алтын тарагына.

Басып кына карар идем

Куак артыннан гына.

Беләм бит мин аның өчен

Орышасын әнкәйнең,

Укыганым бар бит минем

“Су анасы”н Тукайның.

 

Алып баручы: Балалар, карагыз әле, Тукай абыебыз һәр портренда түбәтәй киеп төшерелгән.

 

Бала: Минем дә башымда түбәтәем бар.

Мин бит татар малае!

Ничек матур чигелгән ул

Ул чәчәге, ул ае!

Шундый матур түбәтәйне

Гел килми шул саласы.

Кешеләргә изгелекләр

Килеп тора кыласы.

 

Җыр “Түбәтәем”

 

Алып баручы: Балалар, ә сез Г.Тукайның әсәрләрендә тасфирланган серле урманга сәяхәт кыласыгыз киләме?

Балалар: Әйе.

Алып баручы: Чү, карагыз әле, нәрсәләр килә анда?

Балалар: Атлар.

Алып баручы : Чынлап та, атлар. Чү, бу Тукаебызның пар атлары түгелме соң?

 

Бию “Пар ат”.

 

 

Алып баручы : Әйдәгез, пар атларыбызга утырып, шул серле урманыбызга юл тотыйк . Бәлки, безгә урманда Тукайның әкият геройлары да очрар.

(Балалар пар атларга утырып китәләр)

 

Алып баручы : Килеп тә җиттек.

(Урман күренеше.)

Нинди матур алан . Күбәләкләр очып йөри. Карагыз әле, бер бәләкәй кыз күбәләк белән нәрсә турында сөйләшәләр икән?

 

Җыр “Бала белән күбәләк”

Бала: Әйт әле, күбәләк,

Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр күп очып,

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?

 

Күбәләк: Мин торам кырларда,

Болында, урманда.

Уйныймын, очамын,

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска:

Бары бер көн генә,-

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа.

 

(Сарык белән кәҗә керәләр )

Исәнмесез, мин – Кәҗә!

Исәнмесез, мин – Сарык!

Бергә: Икебезгә бер зур капчык тегеп,

Киттек икәү кырга таба юлга чыгып.

Кәҗә: Нәрсә соң бу ? Бүре башы ! Әй, мин куркам.

Сарык: Мин дә куркак, тотарга бит мин дә куркам.

Кәҗә : Сарык абзый, син батыррак, син көчлерәк.

Сарык: Син, Сакалбай, хәйләкәррәк, гайрәтлерәк.

Бергә: Алайса икәү тотыйк,

Башны капчыкка салыйк

Һәм тагын юлга чыгыйк.

Бүре башын капчыкка салалар да чыгып китәләр.

 

Шүрәле елап керә (үкереп ).

Алып баручы: Шүрәле, Шүрәле,

Ник елыйсың син болай?

Шүрәле: Кичә бит Былтыр кысты

Бармакны, шуңа елыйм.

Алып баручы: Шүрәле, Шүрәле,

Ник елыйсың син бүген?

Шүрәле: Бик авырта шул бармагым,

Мин елыйм шуның өчен.

Алып баручы : Шүрәле, Шүрәле,

Әйдә, син безне көлдерт.

 

Шүрәле балалар алдында бармакларын тырпайтып йөри.

 

Шүрәле: Бер дә шикләнмәгез сез, мин куркак угъры түгел,

Юл да кисмимен, шулай да мин бик үк тугры түгел.

Ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм.

Мин әле күргәч сезне шатлыгымнан үкерәм.

 

Шүрәле турында җыр: “Шүрәле”

Җен дә түгел, җил дә түгел,

Күренеп йөри торган.

Шүрәлене саклап тора

Татарда кара урман.

 

Кушымта: Шүрәле, Шүрәле,

Камиләне күр әле,

Үзе бии, үзе җырлый,

Куллар чабып тор әле.

 

Бер мөгез дә, бер койрык,

Кети-кети уйный ул.

Кием-салым кими ул,

Балаларга тими ул.

 

Шүрәле: И, балалар, сезнең белән бик күңелле, рәхмәт.

Әйдәгез, балалар, мин сезне “Зәңгәр күл” янына алып барам.

Барысы бергә Зәңгәр күл янына китәләр. Һәм шунда Зәңгәр күл өстенә чыккан Су анасын күрәләр.

Шүрәле: Балалар, карагыз әле, “Зәңгәр күл” өстендә бүген бәйрәм икән бит, Су анасының елга бер тапкыр гына чыга торган көне. Әнә Су анасы үзе дә чәчләрен таратып утыра.

Барысы бергә Су анасы янына киләләр.

Балалар: Исәнме, Су анасы.

Шүрәле: Исәнме, Су анасы.

Су анасы: Исәнмесез, балалар, исәнме, Шүрәле.

Шүрәле: Су анасы, әйдә безнең белән Тукай бәйрәменә барабыз.

Су анасы: Юк, юк. Чәчләремне тарарга тарагымны эзлисем бар. Таралмаган чәчләр белән ничек Тукай бәйрәменә барыйм!?

Алып баручы: Син бәйрәмгә килдең бит инде!

Су анасы: Шулай мени ? Эх! Ә минем рәхәтләнеп шигырьләр тыңлыйсым килгән иде!!!

Алып баручы: Тыңла, Су анасы, безнең балалар бик күп шигырьләр беләләр.

Г.Тукай шигырьләрен сөйлиләр.

 

Су анасы: Рәхмәт сезгә, балалар, шундый матур итеп шигырьләр сөйләдегез.

Алып баручы: Су анасы, Шүрәле, ә безнең балалар сезнең өчен бик матур бию әзерләделәр.

 

“Яулык” биюе.

 

Алып баручы:Әйдәгез бергәләп уен кораллары белән уен уйнап алыйк әле.

 

Уен.

 

Шүрәле: Рәхмәт, балалар, сезнең белән ничек кызык!!!

Су анасы: Ничек сезнең белән күңелле!!!

Шүрәле: Әмма, ләкин безгә китәргә вакыт җитте. Сау булыгыз!!!

 

Урман ияләре чыгып китәләр.

Алып баручы: Балалар, безгә дә кайтырга вакыт, әти-әниләребез ачуланакүрмәсеннәр,шулай бит?!

Балалар атларга утырып кайтып китәләр.

 

Алып баручы:Менә кайтып та җиттек. Күңелсезләнмик әле, балалар. Мин сезгә “Капкалы” уенын тәгъдим итәм.

 

“Капкалы” уены.

 

Алып баручы: Менә безнең кичәбез ахырына да якынлашып килә. Кичәбезне Тукаебызның “Туган тел” җыры белән тәмамлыйк.

 

“Туган тел” җыры башкарыла.

 

Г.Тукай сүзләре татар халык көе.

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең

Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Яңа Савин районы

“110-нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

ХӘЙРЕТДИНОВА ГӨЛҮСӘ НАИЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий