Сценарий: “Батырлар үлемсез”
6-7 яшьлек балалар өчен әдәби музыкаль кичә.
Огинскийның “Полонез” музыкасы яңгырый (№71)(5 ч.№6)
Алып баручы: Исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундый исемнәрнең берсе. Юк, ул исем генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символ да. Аның батырлыгын бөтен дөнья белә. Ул халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы.
Алып баручы. Оренбург төбәгендәге гап-гади Мостафа авылында туып үскән малай үзенең язмышы халык мәнфәгатьләре белән шулай нык үрелер дип башына да китермәгәндер.
Балалар шигырь сөйли.
“Карак песи” шигыре.
Чоландагы ак майга
Ияләшкән күселәр,
Мин чоланны сакларга
Куштым ала песигә:
— Мияу, мияу, пескәем!
Бар әле син чоланга,
Майны сакла күседән,
Оясыннан чыгарма!
Песи күргәч күселәр
Койрыкларын кыстылар.
Йөрмәделәр чабышып,
Ярыкларга постылар.
Мияу, мияу, пескәем!
Колак салдың сүземә!
Каравылдан бушагач,
Сөт бирермен үзеңә!
Иртә белән майга дип
Керсәм, күзем акайды:
Явыз песи берүзе
Ялт иттергән ак майны!
— Мияу, мияу, пескәем,
Хыянәтче икәнсең.
Саклый торган маеңны
Үзең ашап киткәнсең!
Алып баручы: Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елда Ырынбур өлкәсе Мостафа авылында туа. Ул кече яшьтән үк зирәк һәм хыялга бай бала була. Күп укый, һәр нәрсәне белергә тырыша. Оста итеп мандолинада уйнарга өйрәнә. Рәсем ясарга ярата.
Муса Оренбургта «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. Җәйне туган авылында үткәрә. Табигать матурлыгы аның күңелен узенә тарта, соңыннан ул бу күзәтүләрен рәсем итеп төшерә.
Муса 10-11 яшьләрендә шигырьләр дә язып карый. Ләкин алар югала. Матбугатта иң беренче булып унөч яшендә язылган «Бәхет» шигыре (1919) басыла. 1922 елда ул Казанга килә һәм 1923-1925 елларда Казан педагогия институтының рабфагында укый. 1925 елда Җәлилнең «Барабыз» исемле беренче китабы чыга. «Иптәшкә» (1929) дигән шигырь җыентыгы аның шагыйрь булып җитлегеп килүен тагын бер тапкыр раслый.
Ул 1931 елда Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлый.
Мәскәүдә чыгучы «Комммунист» гәзитендә әдәбият һәм сәнгать бүлеген алып бара. Редакция эшләре белән Уралга һәм Сарытау өлкәсенә иҗади сәфәрләргә чыга. 1933 елның җәендә Дергачи районында татарча газета оештыра.
1939 елда Җәлилне Татарстан Язучылар берлегенең җитәкчесе итеп сайлыйлар. Сугышка кадәрге елларда шагыйрь бик күп шигырьләр, җырлар, «Хат ташучы» поэмасын, «Алтынчәч», «Илдар» исемле опера либреттоларын яза.
Алып баручы: Муса Җәлилнең хатыны – Әминә ханым, кызы Чулпан исемле . Үзенең якын кешеләренә багышлап М .Җәлил күп кенә шигырьләр яза. “Кызыма” шигырен сезгә дә тыңлатып үтәбез.
Аудиоязмада “Кызыма” шигыре яңгырый.
Алып баручы. Казан – дөнья татарларының мәркәзе – аны аеруча үзенә тарта. Муса Җәлилнең иҗат юлы да Казан шәһәре белән бәйле. Хәзер без сезгә М.Җәлилнең берничә шигырен тәгъдим итәрбез.
“Сәгать” җыры.
Сәгать суга: «Даң, даң!..»
Хәбәр бирә таңнан:
Бакчага барырга
Унбиш минут калган.
Сикереп торды Марат,
Күрә — эшләр харап.
Тагын соңга калган
Шул йокыга карап.
Сәгать йөри: «Келт-келт!..
Тиз бакчага кит, кит!..»
Марат аңа дәшә:
— Тукта, мине көт, көт!..
Сәгать җырлый: «Диң, диң!..
Мин бит туктый белмим.
Моннан ары, зиң, зиң!
Миңа карап йөр син!..”
Алып баручы. Бөек Ватан сугышы башлану белән, ул- үзен фронтка җибәрүләрен сорый. Аның үтенече канәгатьләндерелә. Ләкин 1942 нче елның җәендә Волхов фронтында, дошман чолганышында калып, авыр яраланган хәлдә, фашистлар кулына әсирлеккә эләгә. Әнә шулай аның лагерь тормышы башлана. Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне туктатмый. Яшерен оешмага керә, аның җитәкчеләреннән берсе була, бик күп әсирләр белән лагерьдан качу һәм партизаннарга барып кушылу ниятен тормышка ашырырга уйлый. Бер хыянәтче аларның серләрен фашистларга хәбәр итә. Шуннан соң Җәлилне һәм аның иптәшләрен Берлиндагы Моабит төрмәсенә ябалар. Шагыйрь анда да туган иленә тугрылыклы булып кала. Искиткеч рухи ныклык күрсәтә. Үлем җәзасы көтеп торганда да, туган илгә, халыкка тирән мәхәббәт белән сугарылган, фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр язып, аларны үзе ясаган кечкенә дәфтәрләргә теркәп бара. Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле. Татарстанга аның ике дәфтәре кайтты. Аларны бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр. Беренче дәфтәренә Муса Җәлилнең алтмыш шигыре теркәлгән һәм дәфтәрнең соңгы битенә васыять язылган.
Үлем һәм елмаю. Бер-берсе белән янәшә куела алмый торган төшенчәләр. Ә инде фашизмны явыз көч дип караган, үзләрен алардан өстен санаган, күңелләрендә рух ныклыгы йөрткән бу татар ирләренең коточкыч җәза алдыннан да елмая алуы гаҗәпләндерә дә, сокландыра да.
Балалар:
Кайгырма,дус, яшьли үләбез дип,
Без алмадык сатып гомерне,
Үзебезчә яшәп , үзебезчә
Без чиклибез аны түгелме?
Билгеләми гомер озынлыгын
Еллар саны, картлык җитүе.
Бәлки, менә шушы үлем безгә
Мәңге бетмәс яшәү китерер?!..
“Җырларым” (музыка яңгырый 18). Балалар җырлыйлар.
Алып баручы: Фашистлар кулында әсирлектә М Җәлил 791 көн уздыра.
Балалар :
ТИК БУЛСА ИДЕ ИРЕК
(Җыр)
Карлыгач булса идем,
Канат кагынса идем,
Җидегән йолдыз батканда,
Чулпан йолдыз калыкканда,
Туган илем, якты өем,
Очып сиңа кайтыр идем,
Сызылып таңнар атканда.
Я булсам алтын балык,
Ак дулкыннарын кагып,
Ярсып дәрья акканда,
Ташып ярдан ашканда,
Таң сөмбелем, нечкә билем,
Йөзеп сиңа кайтыр идем,
Күлне томан япканда.
Булсам җитез аргамак,
Көмеш ялымны тарап,
Таң җилләре искәндә,
Үләнгә чык төшкәндә,
Чулпан кызым, таң йолдызым,
Чабып сиңа кайтыр идем,
Гөлләр хуш ис сипкәндә.
Юк, барсыннан да элек,
Тик булса иде ирек,
Кылчым булса кынымда,
Карабиным кулымда,
Мин туган җиремне саклап
Ирләрчә үләр идем
Данлы сугыш кырында.
“Моабит” дәфтәрен 1944 елның февралендә Тегель төрмәсеннән Габбас Шарипов исемле әсир алып чыга. Аннан ул аны Нигъмәт Терегулов дигән кешегә тапшыра. 1946 елны Н. Терегулов дәфтәрне Татарстан Язучылар берлегенә китереп бирә.
Икенче дәфтәрне Муса Җәлил саклар өчен Бельгия партизаны Андре Тиммерманска биргән. Әлеге намуслы кеше 1947 нче елда аларны безнең илебезгә җибәрә.
Җәлилнең өченче дәфтәре дә булган дигән фикер бар. Ләкин әле ул табылмады, аны эзләү дәвам итә. 1944 елның 25 августында фашистлар М. Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен җәзалыйлар. Җәлилчеләр соңгы сәгатьләрендә дөнья белән кулларына мөселманнарның изге китабы – Коръән тотып хушлашалар.
Шагыйрьне үтерсәләр дә, фашистлар аның ялкынлы җырларын, көчле рухын юк итә алмадылар. Муса Җәлил илгә җыр булып кайтты.
Шуманның “Грёзы”музыкасы яңгырый.(№73)(5ч.№8)
Җырлап үттем данлы көрәш кырын,
Җырлап килдем тормыш языма.
Соңгы җырым палач балтасына
Башны тоткан килеш языла.
Аның исемен татар халкы мәңгеләштерде. Казандагы Татар дәүләт опера һәм балет академия театры Муса Җәлил исемен йөртә. Ул яшәгән фатирда музей ачылды. Татарстанда Җәлил исемендәге бистә бар. Муса Җәлилгә багышлап романнар, поэмалар, опера, җырлар, сынлы сәнгать әсәрләре иҗат ителде.
Җәлил исемен илебез халкы горурлык белән искә ала. Һәр буын аны йөрәгендә саклый. Аның көрәше һәм эшчәнлеге – күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге.
Алып баручы. Муса Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре “Моабит дәфтәре” исеме белән бөтен дөньяга билгеле. Алар дөньяның бик күп телләрендә яңгырадылар. Аларны укыган һәркем шагыйрьнең талантына, батырлыгына сокланмый кала алмый. Муса Җәлилгә “Моабит дәфтәрләре” өчен Ленин премиясе бирелә.
Л. Бетховенның «Лунная Соната» музыкасы яңгырый.(№11)(1ч.№11)
Балалар башкаруында “Кызыл ромашкалар” шигыре.
Иртәнге таң нурыннан
Уянды ромашкалар.
Елмаеп, хәл сорашып,
Күзгә-күз караштылар.
Назлады җил аларны
Тибрәтеп ак чукларын,
Таң сипте өсләренә
Хуш исле саф чыкларын.
Чәчкәләр, кәефләнеп,
Җай гына селкенделәр.
Һәм кинәт шунда гаҗәп
Бер яңа хәл күрделәр.
Ерак түгел моңаеп
Утыра ромашка кызы,
Тик чуклары ак түгел,
Кан шикелле кып-кызыл.
Ромашкалар бар да ак,
Аерылмый бер-береннән;
Ничек болай берүзе
Ул кызылдан киенгән?
Әйттеләр: «Син, сеңелкәй,
Ник үзгәрдең? Нишләдең?
Нигә кызыл чукларың?
Нидән алсу төсләрең?»
Әйтте кызыл ромашка:
«Төнлә минем яныма
Ятып батыр сугышчы
Атты дошманнарына.
Ул берүзе сугышты
Унбиш укчыга каршы;
Чигенмәде, тик таңда
Яраланды кулбашы.
Аның батыр ал каны
Тамды минем чукларга.
Минем кызыл күлмәгем
Бик охшады Чулпанга.
Егет китте, мин калдым
Канын саклап чугымда,
Көн дә аны сагынып
Балкыйм мин таң нурында».
“Ромашкалар”биюе. (Салмак көйгә)
Алып баручы:Әлеге кичәбезне бөек шагыйребез данлыклы шигъри юллары белән бетерәсебез килә:
Җырлап үттем данлы көрәш кырын,
Җырлап килдем тормыш языма.
Соңгы җырым палач балтасына
Башны тоткан килеш языла.
Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып.
Татарстан Республикасы
Казан шәһәре Яңа Савин районы
“110-нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
татар теле тәрбиячесе
ХӘЙРЕТДИНОВА ГӨЛҮСӘ НАИЛ КЫЗЫ
Комментарии: |