Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Муса Җәлилнең иҗатына багышланган бәйрәм кичәсе”

15- 7 яшьлек балалар һәм әти – әниләр өчен

 “Җырларым “ җыры язмада башкарыла, балалар һәм әти – әниләр залга кереп утыралар.

Экранда  Муса Җәлил портреты.

–        Исәнмесез, балалар һәм кунаклар.

–        Исәнмесез.

–        Бүген бездә бәйрәм. Нинди бәйрәм икәнен  менә бу портретка карап сез үзегез, балалар, миңа әйтеп бирерсез дип уйлыйм.

–         Муса Җәлилнең иҗатына багышланган кичә.

–        Әйе, дөрес. Муса Җәлил кем соң, балалар?

–        Муса Җәлил – шагыйрь, шигырьләр яза, герой, ул сугышта катнашкан һәм һәлак булган.

–        Бик дөрес. Балалар, әти – әниләр ( экранда кызыл ромашка рәсеме)

ромаш

–         Бу рәсемгә карап, нинди шигырьне искә төшерерсез икән?

–        “ Кызыл ромашка”.

–        Ул нишләп кызыл соң? (Балалар җавап бирергә кыенсынсалар, әти-әниләр җавап бирә)

–        Ул яраланган солдат  канына буялган.

–        Безнең залда да юкмы соң кызыл ромашка?

–        Бар, менә ул. ( Балалар төсле кәгазьдән ясалган кызыл ромашкага күрсәтәләр)

–        Һәр таҗда биремнәр язылган. Ясминә, әниеңне чакыр әле, ромашканың бер таҗын өзеп алсын да биремне укысын. Ясминәнең әнисе таҗны өзеп ала, укый:

–         “ Кызыл ромашка” шигыреннән өзекне яттан сөйләргә.

-        Менә шундый бирем. Бәлки  әти – әниләр арасыннан теләүчеләр бардыр.

(Әнвәрнең  әнисе чыгып шигырьне яттан сөйли)

Иртәнге таң нурыннан
Уянды ромашкалар.
Елмаеп, хәл сорашып,
Күзгә-күз караштылар.

Ерак түгел моңаеп,
Утыра ромашка кызы,
Тик чуклары ак түгел,
Кан шикелле кып-кызыл.

Әйттеләр:  «Син, сеңелкәй,
Ник үзгәрдең? Нишләдең?
Нидән кызыл чукларың?
Нидән алсу төсләрең?»

Әйтте кызыл ромашка:
— «Төнлә минем яныма
Ятып батыр сугышчы
Атты дошманнарына.

Ул берүзе сугышты
Унбиш укчыга каршы;
Чигенмәде, тик таңда
Яраланды кулбашы.

Аның батыр ал каны
Тамды минем чукларга.
Минем кызыл күлмәгем
Бик охшады Чулпанга.

Егет китте, мин калдым
Канын саклап чугымда,
Көн дә аны сагынып,
Балкыйм мин таң нурында».

–        Рәхмәт сезгә.

–         Икенче таҗны өзеп алырга Камиләнең әнисен чакырам.  Камиләнең әнисе укый:

–        “Маэмай” шигыре. (Экранда эт (маэмай) рәсеме)

–        Әйе, Муса Җәлил балаларны бик яраткан, алар өчен  дә шигырьләр язган. Ә “Маэмай” шигыренә композитор Фәрит Яруллин көй язган. Тыңлап карыйк әле, балалар, сез бу җырны беләсез, кушылып җырласагыз бик яхшы булыр.      ( Маэмай” җырын тыңлыйлар, кушылып җырлыйлар)

–        Ошадымы сезгә җыр?

–        Әйе, ошады.

 

–        Ә шигырьдән өзекне Әмир сөйләп бирер. (Әмир шигырьне сөйли)

Минем бар бер маэмаем,

Кара борын Акбаем.

Күп йөгерә, күп өрә,

Күп ишетә, күп күрә.

Хәзер аңа мин сугыш

Һөнәрләрен өйрәтәм.

Чаптырам да сикертәм,

Көн дә шулай йөдәтәм.

Ул окоптан окопка

Хат ташырга өйрәнсен!

Командирын дошманнан

Яклашырга өйрәнсен!

–         Рәхмәт , булдырдың. Ромашканың 3 нче таҗын  өзеп алырга  Илүзәнең  әнисен чыгуын телим. Илүзәнең әнисе өзеп ала да укый:

–        “ Күңелле зарядка”. (Экранда күңелле зарядка рәсеме)

спорт

–        Барыгызны да җырлап, күңелле зарядка уйнарга  чакырам. Бәйрәм күңелле булырга тиеш, шулай бит? Рәхим  итегез уртага барыгызда, әти-әниләр, балалар арасына басыгыз, хәрәкәтләрне ялгышмыйча кабатлап ясап барыгыз.

 

Әй, нәниләр, нәниләр

Ардык без дип әйтмиләр.

Аякларын күтәреп,

Матур  итеп атлыйлар.

1,2,3

Хәзер барабыз алга!

1,2,3

Егылмыйча син атла!

1,2,3

Хәзер барабыз артка,

1,2.3

Егылмыйча син атла.

 

Матур кызлар, малайлар

Безнең белән атлагыз.

Безнең белән  сез бергә

Күнегүләр ясагыз.

1,2,3

Хәзер барабыз алга!

1,2,3

Күңеллерәк син атла!

1,2,3

Хәзер барабыз артка,

1,2.3

Күңеллерәк син атла.

–        Булдырдыгыз. 4 нче таҗны мәктәпкә әзерлек төркеменнән Яна өзеп алсын әле. Өзеп ала, укый:

–        “Әтәч” шигыре. (Экранда әтәч  рәсеме)

этэч

–        Балалар, экранга карагыз әле, нәрсә күрәсез?

–        Әтәч.

–        Әтәч нишли?

–        Әтәч кычкыра.

–        Муса Җәлилнең “ Әтәч” шигырен Зилә сөйләп бирер.

Таң ата бугай,

Әтәч кычкыра:

–        Кикри-күк! Кикрикүк!

Я сузып кына,

Я бик еш кына:

–        Кикри-күк! Кикрикүк!

Аңа кушыла

Башка әтәчләр:

–        Кикри-күк! Кикрикүк!

Без дә уяндык

Әтәч тавышына:

–        Кикри-күк! Кикрикүк!

Бакчага килдек

Ашыга-ашыга:

–        Кикри-күк! Кикрикүк!

 

–        Балалар, “ Әтәч” не без  бит әле  җырлыйбыз да.  Композитор Җәүдәт Фәйзи бу шигырьгә көй язган. Зурлар төркеменнән Аделина башлап җырлый, ә без барыбыз да кушымтага кушылабыз. (Җыр башкарыла)

–         5 нче таҗны Ралина өзеп алсын әле. Өзеп ала, укый:

–         “ Чәчәкләр”шигыре. (Экранда чәчәкләр рәсеме)

чэчэк

–        Бигрәк матур чәчәкләр. Муса Җәлил җәйне бик яраткан. Миләүшә Самигулловна шушы матур шигырьдән өзекне сөйләп бирегез әле безгә. (Шигырь укыганда, экранда болында уйнап йөрүче балалар рәсемнәре күрсәтелә)

 

Барыгыз болынга, балалар!
Йөгерегез, уйнагыз, көлегез!
Елмайсын күреп шат аналар,
Юансын боеккан күңлегез.

Болында күп матур чәчәкләр,
Барсы да татлы хуш ислеләр.
Нәркисләр, сөмбелләр һәм мәкләр,
Нәкъ сезнең ирнегез төслеләр.

Җил көйләп тирбәтә аларны,
Иркәли кояшның нурлары.
Алар бит җир-ананың
Сөекле кызлары, уллары.

Җыегыз, балалар, сез җирнең
Бу нәфис һәм иркә гөлләрен.
Китерегез данлыклы хөр илнең,
Тәбрикләп, шатлыклы көннәрен.

Чәчәкләр, үсегез, чәчәкләр,
Дәрт биреп безнең шат күңелгә.
Сезгә бу шатлыклар, рәхәтләр
Бит җиңеп алынган гомергә.

–        Рәхмәт сезгә.

–        6 нчы таҗны үзем өзеп алыйм әле. Монда “Герой “ дип язылган. Нәрсәне аңлата икән ул?

–        Ул сугышта катнашкан һәм һәлак булган.

–        Бик дөрес, балалар. Муса Җәлил шагыйрь генә түгел, ул герой – шагыйрь. Кремль янында Муса Җәлилгә һәйкәл куелган. ( Экранда  һәйкәл рәсеме) Без үзебезнең геройларыбызны беркайчан да онытмабыз!

–        Шуның белән кичәбез тәмам. Ә хәзер шагыйрнең “ Алтынчәч” операсыннан өзек  тыңлагыз.

–        Барыгызга да бик зур рәхмәт, сау булыгыз.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Идел буе районы

«342 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ХӘЙБУЛЛИНА МӘДИНӘ ӘХӘТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий