Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Тукай теле”

admin-ajaxЗурлар hәм мәктәпкә әзерлек төркеме өчен

 

КҮЧЕРҮ – Тукай иҗаты буенча викторина презентациясе

 

1 слайд. (“Туган тел” көе яңгырый)

Алып баручы. Нинди таныш моңлы көй бу?

Тукай җыры – “Туган тел”.

Истән бер дә чыкмый торган

Халык көе –  “Туган тел”.

 

2 слайд.Әйе, балалар, без сөекле Тукаебызны беркайчан да онытмыйбыз, истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез. Бүген дә без сезнең белән бергәләп Габдулла Тукайның иҗат кичәсенә җыелдык.

 

1 бала. Хикмәтле шигырьләрен

Укыйбыз кабат-кабат.

Балачак хыялларына

Бирәләр алар канат.

 

2 бала. Апрель җитсә, исемен

Җырына куша тургай.

Милләтемнең кояшы ул,

Нурлы Габдулла Тукай!

 

Алып баручы. Балалар, мин сезгә бер табышмак әйтәм, игътибар белән тыңлагыз.

Нәкъ кеше кебек үзе,

Маңгаенда мөгезе.

“Былтыр кысты!”- дип кычкыра,

Туганнарын чакыра.

Балалар. Шүрәле.

 

(Шүрәле керә, балаларны кытыклый)

Алып баручы.Шүрәле, тукта-тукта, безнең балаларны кытыклап үтерәсең бит. Без Тукай абыйның иҗат кичәсенә җыелдык. Әйдә, син дә кал безнең бәйрәмгә. Үзең турында җыр тыңлап кит.

 

Җыр “Шүрәле”.

Шүрәле. Матур җырладыгыз, балалар, бик күңелем булды. Инде сезнең белән кети-кети түгел, матур уеннар гына уйныйсы килә. Әйдәгез “Шүрәле” уенын уйнап алыйк.

 

Җырлы-биюле уен “Шүрәле, Шүрәле”.

(Балалар, кулга- кул тотынышып, түгәрәк ясыйлар. Түгәрәк эчендә бала. Балалар, такмак әйткәндә, аның исемен әйтеп җырлыйлар. Бу бала, такмак беткәч, йә бии, йә җырлый, йә шигырь сөйли. Түгәрәк эченә икенче бала керә.)

Җен дә түгел, җил дә түгел

Күренеп йөри торган.

Шүрәлене саклап тора,

Татарда кара урман.

Куш: Шүрәле, Шүрәле,

Син Айгөлне күр әле!

Үзе бии, үзе җырлый,

Куллар чабып тор әле!

Шүрәле. Бигрәк уңган балалар икәнсез. Бик яраттым үзегезне. Барыгызга исәнлек-саулык телим, тату гына яшәгез. Сау булыгыз! (Китә).

 

Алып баручы. Ә хәзер әзрәк ял итеп алыгыз.  Мин сезгә табышмаклар әйтеп китәм, ә сез җавапларын Тукай әсәрләреннән эзләгез.

 

1. Сакаллы килеш туа, берәү дә гәҗәпләнми? (Кәҗә)

(Бер бала “Гали белән кәҗә” шигырен сөйли).

 

2. Җәен соры, кышын ак, аңа шулай яхшырак. (Бичара куян)

(“Бичара куян” шигыре).

 

3. Тоттырмый китә очып, я кала җирдә посып. (Күбәләк)

Кыз. Нинди матур күбәләк! Сөйләшикче бергәләп.

 

3 слайд. “Бала белән күбәләк” шигыренә инсценировка.

 

4. Ни өчен сайрамый микән Сандугач?

Шат була күңлем минем ул сайрагач. ( Фатыйма белән Сандугач)

“Фатыйма белән Сандугач” шигыре.

 

5. Кычкырадыр: “Качма! Качма! Тукта, тукта, и карак!

Ник аласың син аны, ул бит минем алтын тарак!” (Су анасы)

(Шул арада бер малай йөгереп керә, ярдәм сорап кычкыра).

Малай. Коткарыгыз, коткарыгыз, яшерегез мине!

(Малай кача. Су анасы керә).

 

Су анасы.  Тукта, карак! Кая минем алтын тарак? Кая качты ул малай!

Алып баручы. Тукта әле, тынычлан, кем син? Ник безнең бәйрәмне бозасың? Башта исәнләшер идең.

Су анасы. Ярый, сезнеңчә булсын инде. Исәнмесез, балалар, мин Су анасы булам.

Алып баручы. Нәрсә булды, Су анасы, кая ашыгасың?

Су анасы. Мин карак малайны эзлим, ул минем алтын тарагымны урлап качты. Шушы бакчага кереп киткәнен күрдем.

Алып баручы. Ә! Менә эш нәрсәдә икән. Әй, карак малай, яле, чык монда. (Малай чыга). Син нишләп Су анасының тарагын урладың?

Малай. Апа, гафу ит инде мине, мин бүтән алай эшләмәм. Гафу ит инде мине, Су анасы.

Су анасы. Ярар инде, бүген сездә бәйрәм икән, сине гафу итәм инде. Менә, тарагым да табылды! Әйдәгез, уен уйнап алыйк.

 

Уен “Су анасы”.

( Балалар түгәрәккә басалар. Бер бала “Су анасы” итеп билгеләнә. Ул күзләре бәйләнгән килеш түгәрәк уртасында утыра. Уйнаучылар түгәрәк буйлап җырлап йөриләр:

Су анасы, су анасы,

Су анасын күр әле.

Каршыңда кем басып тора -

Ялгышмыйча әйт әле.

Җыр ахырында балалар туктап кала. Су анасы урыныннан тора, бармагы белән берәр уенчыга төртеп күрсәтә. Әлеге бала Су анасы янына килә. Су анасы, капшап карап, аның кем икәнлеген әйтергә тиеш. Әгәр дөрес әйтсә, шул уенчы Су анасы була.)

 

Алып баручы. Су анасы, әйдә, безнең белән кал. Балалар белән дә танышырсың.

Су анасы. Рәхмәт сезгә. Сезнең янда бик күңелле, ләкин миңа әкиятемә кайтырга кирәк. Сау булыгыз! (Китә).

Алып баручы. Балалар, әйдәгез, Тукай әсәрләрен искә төшерүне дәвам итик.

 

Слайдлар карау.(4)

Алып баручы. Габдулла Тукай – өлкәннәрнең дә, балаларның да иң яраткан шагыйре. Балалар, сез Г.Тукай шигырьләрен, әкиятләрен укып, тормыш сабагы аласыз. Туган телебезгә тугры булып үсәсез. Рәхмәт сезгә. Ә хәзер бәйрәмебезне Г.Тукайның “Туган тел” җыры белән төгәллик.

 

Җыр “Туган тел”

Татарстан Республикасы

Сарман районы

 “Катнаш төрдәге Җәлил шәһәр тибындагы поселокның

5 нче “ӘКИЯТ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

ТӨХБӘТУЛЛИНА РОЗА МАРАТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий