Яңа фикерләр:

postheadericon Әти-әниләр өчен киңәшләр

сКҮЧЕРҮ – Әти-әниләр өчен Г.Тукай һәм чишмә темасы буенча киңәшләр

1. Балагызның үзегез кебек яки сез теләгәнчә булуын көтмәгез. Аңа үзегез кебек булырга түгел, ә үзенчә булырга ярдәм итегез.

2. Баладан аңа эшләгән эшләрегез өчен түләү таләп итмәгез. Сез аның дөньяга килүенә сәбәп булдыгыз, ә ул моны ничек түләсен? Ул башка кешенең тууына сәбәп булачак.

3. Аның проблемаларына югарыдан карамагыз, аңа яшәү сезгә караганда да авыррак булырга мөмкин, чөнки

баланың тормыш тәҗрибәсе бик аз була.

4. Бала – Аллаһ биргән иң кыйммәтле бүләк. Аны сакларга һәм камилләшергә ярдәм итәргә кирәк.

5. Балагыз нинди булуына карамастан яратыгыз – талантсыз булса да, уңышларга ирешә алмаса да. Аның белән бергә булуыгызга куаныгыз, чөнки бала – иң зур шатлык.

6. Баланы йокыдан тыныч кына уятыгыз, ул сезнең елмаюыгызны күрсен һәм йомшак тавышыгызны ишетсен, иртәдән үк баланы юк-бар өчен шелтәләмәгез.

7. Балагызны ашыктырмагыз. Вакытны дөрес бүлү – сезнең эшегез.

 

 

Тел турында мәкальләр

  • Анам биргән туган тел, атам биргән корал тел.
  • Бит күрке күз, тел күрке сүз.
  • Дөньяда иң татлы нәрсә дә — тел, иң ачы нәрсә дә — тел.
  • Әдәп башы — тел.
  • Татлы тел тимер капканы ачар.
  • Тел — ананың теләге, тел — ананың баласына иң кадерле бүләге.
  • Тел белән әйтмичә, бармак белән төртеп булмый.
  • Ана балага авызыннан өзеп каптырыр.
  • Ана күңеле балада, бала куңеле далада.
  • Ана бала өчен төн йокысын өч бүлә.
  • Баланың моңын ана белер.
  • Бала була белмәгән кеше егет булалмый.
  • Баланы бала арасында якласаң, әләкче булыр.
  • Бала чактан кергән гадәт гомергә китәр.
  • Буй үстергәнче, акыл үстер.
  • Кыз бала анасына чын дус була.
  • Эш сөйгән үкенмәс.
  • Хезмәт төбе – хәзинә.
  • Агач – җимеше белән, адәм – эше белән.
  • Эшләгән үлмәс, эшләмәгән көн күрмәс.
  • Хөрмәт сөйсәң, хезмәт сөй.
  • Кем эшләми, шул ашамый.
  • Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.
  • Һөнәре бар үргә йөзәр.
  • Күңел курка, кул эшли.

 

Татарстан Республикасы

Арча шәһәре

“1 нче балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

КАМАЛИЕВА ГӨЛНАЗ РӘИС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий