Яңа фикерләр:

postheadericon Әдәп дәресләре. Хуш киләсез! Рәхим итегез!

Балага  кунакларны каршылау турында сөйлибез.

 

Хуш киләсез! Рәхим итегез! (Ф.Юсуповтан)

 

«Әйдүк, әйдүк! Түрдән узыгыз!»

 

Кунакны сезнең өйдә дә шулай дип каршылыйлардыр. Кыюсызланып, оялыбрак торучыны искәрсәләр, «Бер дә тартынмагыз, үз өегездә утыргандай иркенләп утырыгыз», – дип әйтеп җибәрәләрдер. Табын янында кыстап-кыстап ашаталардыр. Французлар, әйдә, кыстамасын, аларда гадәт шундый. Ә без, татарлар, кыстый-кыстый сыйлыйбыз. «Чәкчәгеннән авыз итегез», «Кош телен кабып карагызчы», – дибез. Кунакны: «Гаеп итеп китмәгез, берүк. Тагын килегез», – дип озатабыз.

 

Моңа өстәп, тагын шуны белегез:

ТҮБӘНЧЕЛЕКЛЕ  хуҗа булу  –  кунакның теләген бик тиз аңлап алу, үтәргә тырышу дигән сүз;

ЮМАРТ хуҗа булу  –  кунаклар өчен  уенчыкларыңны, китапларьңны  кызганмау дигән сүз;

ЭЧКЕРСЕЗ хуҗа булу  –  кунактан рәхмәт таләп итмәү, бүләк көтмәү, мәшәкатьләрдән зарланмау дигән сүз;

ӘДӘПЛЕ хуҗа булу  –  кунакның ялгыш кына җибәргән хаталарын искәрмәү, кунакны уңайсыз хәлгә куя торган «кызыклар» ясамау дигән сүз;

ТӘРБИЯЛЕ хуҗа булу  –  югарыда әйтелгәннәрнең барысын да үтәү дигән сүз.

 

 

Сүзуңай такмаза – Менә килде кунаклар

Менә килде кунаклар,

Аларга сый әзерлә,

Тиешенчә кадерлә:

Юмартны утырт югары,

Саранны утырт сәкегә,

Юашны утырт янга,

Гаделне утырт алга,

Яхшыны утырт уңга,

Яманны утырт сулга,

Усалны утырт ушага,

Оятсызга ярар бусага.

Сыйлаганда сак сыйла:

Юмартны юньләп сыйла,

Саранны сак сыйла,

Юашны юанып сыйла,

Гаделне куанып сыйла,

Яхшыны җайлап сыйла,

Яманны уйлап сыйла,

Бусадагыңа булса ярар,

Булмаса алдына карар.

 

Такмаза – Менә килде кунаклар
Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий