Яңа фикерләр:

postheadericon Сөйләм телен үстерү өчен уеннар – 1 этап

Сабыйларга хайваннар бик ошый. Аларның тышкы кыяфәтләре, тән төзелешләре, гадәтләре, балалары белән танышу – нәниләрнең күзаллауларын киңәйтә һәм сөйләм телләрен үстерергә ярдәм итә.

Бала белән күбрәк уйнарга тырышыгыз. Уйнаган саен биремнәрне акрынлап катлауландырыгыз. Мәсәлән, беренче этап –хайваннарның ничек итеп кычкырганын кабатлау. Икенче этап – хайваннарның аталышын әйтү. Киләсе этаплар – баладан кыска сүзтезмәләр һәм җөмләләр әйттерү.

Беренче этапларда сабыйның җаваплары аңлаешлы булмаса да, аларны кабул итегез, ә җавап бирә алмаса – булышыгыз.

 

1нче уен.

Балага, рәсемнәрне күрсәтеп, хайваннарның ничек итеп кычкыруын исенә төшерегез.

 

“Әйдә, уйнап алыйк әле. Бу уен “Хайваннар ничек сөйләшә” дип атала.”

Песинең кечкенә песи баласы бар. Зур песи кычкырып баласын чакыра: “Мияу-мияу!” . Ә песи баласы нечкә генә тавыш белән аңа җавап бирә: “Мияу-мияу!” . Песи баласын ничек чакыра әле? Ә песи баласы әнисенә ничек җавап бирә?”

Бала да зур песине калын тавыш белән, ә бәләкәй песи баласын нечкә тавыш белән тавышландырсын.

 

Этнең кечкенә көчеге бар. Зур эт өрә һәм кычкырып баласын чакыра: “Һау-һау!”. Ә кечкенә көчек аңа нечкә генә тавыш белән җавап бирә: “Һау-һау!” .  Эт баласын ничек чакыра?  Ә көчек әнисенә ничек җавап бирә?

Бала да этне калын тавыш белән, ә көчекне нечкә тавыш белән тавышландырсын.

 

Сыерның бәләкәй бозавы бар. Сыер мөгери һәм кычкырып баласын чакыра: “Му-у-у!”. Ә бозау аңа нечкә генә тавыш белән җавап бирә: “Му-у-у!”.  Сыер баласын ничек чакыра?  Ә бозау әнисенә ничек җавап бирә?

Бала да сыерны калын тавыш белән, ә бозауны нечкә тавыш белән тавышландырсын.

 

Атның бәләкәй колыны бар. Ат кешни һәм кычкырып баласын чакыра: “Иһа-һа-һай!”. Ә кечкенә колын нечкә генә тавыш белән аңа җавап бирә: “Иһа-һа-һай!”. Ат колынны ничек чакыра?  Ә колын аңа ничек җавап бирә?

Бала да атны калын тавыш белән, ә колынны нечкә тавыш белән тавышландырсын.

 

Сарыкның бәрәне бар. Сарык бәэлди һәм кычкырып баласын чакыра: “Бә-ә-ә!”. Ә кечкенә бәрән нечкә генә тавыш белән әнисенә җавап бирә: “Бә-ә-ә!”. Сарык баласын ничек чакыра?  Ә бәрән аңа ничек җавап бирә?

Бала да бәрәнне нечкә тавыш белән, ә сарыкны калын тавыш белән тавышландырсын.

 

Кәҗәнең кечкенә бәтие бар. Кәҗә бәэлди һәм кычкырып баласын чакыра: “Мә-ә-ә!”(Ми-ки-ки). Ә кәҗә бәтие нечкә генә тавыш белән әнисенә җавап бирә: “Мә-ә-ә!” (Ми-ки-ки). Кәҗә баласын ничек чакыра? Ә кәҗә бәтие аңа ничек җавап бирә?

Бала да кәҗә бәтиен нечкә тавыш белән, ә кәҗәне калын тавыш белән тавышландырсын.

 

2нче уен.

Хайваннарны чакырып уйныйбыз. Балага шигырьне сөйләгез, ә җәя эчендә бирелгән сүзләрне ул үзе әйтсен.

 

Чакырабыз мәчене:

Пес-пес-пес,

(Пес-пес-пес)!

 

Чакырабыз Акбайны:

Маһ-маһ-маһ,

(Маһ-маһ-маһ)!

 

Чакырабыз бахбайны:

Бах-бах-бах,

(Бах-бах-бах)!

 

Чакырабыз кәҗәне;

Кәҗ-кәҗ-кәҗ,

(Кәҗ-кәҗ-кәҗ)! (Ф.Юсуповтан)

 

3нче уен.

Бала белән йорт кошларының ничек итеп кычкыруларын искә төшерегез.

“Хәзер без синең белән уйнап алабыз. Мин кайсы кош турында әйтәм, син шул кош булып кычкырырсың.”  Балага шигырьне сөйләгез, ә җәя эчендә бирелгән сүзләрне ул үзе әйтсен.  Дөрес итеп әйткән өчен аны мактагыз.

 

Әтәч тора да иртүк: (Ки-кри-күк! Ки-кри-күк!)

Уята кош-кортларны: (Ки-кри-күк! Ки-кри-күк!)

Китә казлар елгага: (Ка-ка-ка! Ка-ка-ка!)

Үрдәкләр карап кала: (Бак-бак-бак, бак-бак-бак!)

Тавыклар кыткылдаша: (Кыт-кытак! Кыт-кытак!)

Чебиләр йөгерешә: (Чип-чип-чип!Чип-чип-чип!)

Безгә бик тә күңелле: (Әл-лә-лә! Әл-лә-лә!)

Яратабыз биергә: (Ля-ля-ля! Ля-ля-ля!) (К.Закировадан)

   

 

 

Ә сез хайваннарның татар һәм рус телендә ничек сөйләшкәннәрен беләсезме? Менә сезгә ике күңелле шигырь :)

Рус казлары: га-га-га (Ш.Галиев)

 

Русларда да бар казлар,

Татарда да бар казлар,

Рус казлары: га-га-га, ди,

Татар казы: кыйгак, ди.

 

Русларда да үрдәк бар,

Татарда да үрдәк бар,

Русныкылар: кря, кря, ди,

Татарныкы:  бак, бак, ди.

 

Русларда да бар әтәч,

Татарда да бар әтәч,

Русларның: кукареку!

Татарның: кикрикүк!

 

Русларда да бар маэмай,

Татарда да бар маэмай,

Рустагысы: гав, гав, –  ди,

Татардагы: һау, һау, – ди.

 

“Гав, гав”ларга юлыксам  мин,

Русча гына эндәшәм.

“Һау, һау”ларны күргән чакта

Гел татарча сөйләшәм.

 

Урамда, ишегалдында

Алар гел очрашалар,

Ничек хәл сорашалар,

Үзара аңлашалар?

 

Русча мәче: мияу,- ди,

Татарча да: мияу, – ди.

Анда-монда йөри мәче, –

Шулмы әллә тәрҗемәче?

 

Бәхәс (М.Фәйзуллина)

Бәхәстәнме? Бәхәстән!

Нәсим белән Нәсимә,

Әй, даулаша, әй, шаулаша,

Теттереп бәхәсләшә:

 

– Синең сүзең дөрес түгел,

Бака ул квакает.

– Әйттең менә, әт-тә-тә,

Бакылдый хәлдән таеп.

 

Бака бит ул ба-ка-ка,

Баткакта батып ята,

Әгәр аны куркытсаң,

Агулы суын ата.

 

Әгәр аңа тимәсәң,

Син килбәтсез, димәсәң,

Рәхәтләнеп бакылдый,

Үз телендә такылдый.

 

– Кирәге бар квакушаң,

Эшли алмый, эш кушсаң,

Ни арбага, ни чанага

Җигеп булмый, ичмасам.

 

– Син әйтәсең: квакуша

-Кем шундый исем куша?

Үз телеңне, ичмасам,

Тагын син дә бозмасаң!

 

Туган телең белмичә,

Сүзләр бозып ятканга

Көләләр бит үзеңнән,

Кычкыралар: ба-ка-ка-ка!

Шигырь – Бәхәс. Б.Рәхимова
Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий