Яңа фикерләр:

postheadericon Сөйләм телен үстерү өчен уеннар – 2 этап

Татар телендә “кем” алмашлыгы (местоимение) кешегә мөнәсәбәттә генә кулланыла.  “Ни, нәрсә” алмашлыклары кешедән башка тереклек ияләренә һәм җансыз предметларга мөнәсәбәттә кулланыла.

Ә рус телендә “кем” алмашлыгы кешегә һәм барлык тереклек ияләренә дә мөнәсәбәттә кулланыла.

1нче уен.

Балага йорт хайваннарының һәм кошларының рәсемнәрен күрсәтегез. Баштан аларның аталышларын үзегез әйтегез, аннары баладан сорагыз. Хайваннарның һәм кошларның ничек йөргәнен , ничек ашаганын, ничек сөзгәнен күрсәтсәгез, уен тагын да кызыграк булыр.

 

 

Бу – песи. Ул мияулый: “Мияу-мияу!”. Бу нәрсә? (Нәрсә мияулый?) Син аны ничек сыйпыйсың? Күрсәт әле! Ә песи ничек сөт эчә?

 

Бу – эт. Ул өрә: “Һау-һау!”. Бу нәрсә? (Нәрсә өрә?) Бүлмә буенча эт кебек йөреп күрсәт әле!

 

 

Бу – сыер. Ул мөгери: “Му-у-у!”. Бу нәрсә? (Нәрсә мөгери?) Сыерның ничек итеп үлән ашаганын күрсәт әле!

 

 

Бу – ат. Ул кешни: “Иһа-һа-һай!”. Бу нәрсә? (Нәрсә кешни?) Әйдә ат кебек чабабыз! Ат тояклары белән чак-чок килә! (Тел белән чак-чок итегез)

 

 

Бу – сарык. Ул бәэлди: “Бә-ә-ә!”. Бу нәрсә? (Нәрсә бәэлди?) Сарыкның йонын кайчы белән ничек алалар? Күрсәт әле! Чик-чик!

 

 

Бу – кәҗә. Ул бәэлди: “Мә-ә-ә! (Ми-ки-ки)”. Бу нәрсә? (Нәрсә бәэлди?) Кәҗә мөгезе белән ничек сөзә?

 

 

Бу – әтәч. Ул: “Ки-кри-күк!” – дип кычкыра. Бу нәрсә? Әтәч канатларын ничек кага?

 

 

Бу – тавык. Ул кытаклый: “Кыт-кытак! (Корт-корт-корт)”. Бу нәрсә? (Нәрсә кытаклый?) Тавык җимне ничек чүпли? (Кул белән күрсәтегез)

 

 

Бу – үрдәк. Ул бакылдый: “Бак-бак-бак!”. Бу нәрсә? (Нәрсә бакылдый?) Үрдәк ничек йөри? Күрсәт әле!

 

 

Бу – каз. Ул каңгылдый: “Ка-ка-ка! (Кыйгак-кыйгак)”. Бу нәрсә? (Нәрсә каңгылдый?) Каз каңгылдаганда томшыгын ничек ача? (Кул белән күрсәтегез)

 

 

Бу – күркә. Ул: “Күр-күр!”- ди. Бу нәрсә? Күркә кебек йөреп күрсәт әле!

 

2нче уен.

“Мин сиңа хәзер шигырь укыйм, ә син игътибар белән тыңла.”  Шигырьне  балага бер тапкыр укып чыгыгыз. “Мин сиңа шигырьне тагын бер тапкыр укыйм, ә син сүзләрне әйтеп бетер.” Икенче тапкыр укыганда  җәя эчендә бирелгән сүзләрне бала үзе әйтсен.

 

Бака, үрдәк, каз (Ф.Зиннуровадан)

Күл буенда йөри бака,

Йөри, сикерә… (бака).

Черки күрсә кычкыра ул…

(Ба-ка-ка-ка, ба-ка-ка).

 

Үлән чүпли күл буенда

Үрдәкнең … (бәбкәләре).

Кычкыра әнкәләре…

(Бак-бак-бак-бак, бак-бак-бак).

 

Оча казлар җылы якка,

Тавышлары еракта…

(Кыйгак, кыйгак, кыйгак).

 

 

3нче уен.

Яңгырашлы рифмалы табышмакларны уку сабыйның акыл эшчәнлеген үстерә һәм сөйләм телен баета. Табышмакларны укыганда җәя эчендә бирелгән сүзләр алдыннан пауза ясагыз. Балага булышырга ашыкмагыз,  уйларга вакыт бирегез. Ә җавабы табылгач, табышмакны тагын бер кат укып чыгыгыз.

 

Кешенең якын дусты,

Йортның тугры сакчысы.

Аннан гел игелек көт,

Аның исеме була …..(эт) (Р.Корбан)

 

Тәмләп ашагач ашын,

Кешнәп болгыйдыр башын.

Аны тану бик ансат:

Арбаны тарта, ул – …..(ат) (М.Сафин)

 

Кәҗә, кәҗә, кәҗәкәй,

Минем кызым (улым) бәләкәй.

Ул – акыллы, ул – тәтәй,

Тимә аңа ……(кәҗәкәй).

 

Башында  кызыл тарак,

Ә койрыгы нәкъ урак.

Таңнан уята тәпәч,

Аның исеме – …..(әтәч) (М.Фәйзуллина)

 

Соскы борын – бакылдык,

Күп сөйләшә – такылдык.

Аңар әйтәләр үртәп:

– Корсак батыр, син ….(үрдәк) (М.Фәйзуллина)

 

 

 

4нче уен.

Түбәндәге аудиоязмалары тыңлагыз.

“Нәрсә шулай кычкыра?” – дип сорагыз, ә бала җавап бирсен.

 

Песи мияулый

Песи мырлый

Песи баласы

Эт өрә

Көчек

Сыер мөгери

Ат кешни

Сарык бәэлди

Бәрән

Кәҗә бәэлди

Әтәч кычкыра

Тавык кытаклый

Чеби

Үрдәк бакылдый

Каз каңгылдый

Күркә

 

 

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий