Яңа фикерләр:

postheadericon Әтиләр турында шигырьләр

 

Уң кул була,

Сул кул була,

Ә уң кул була тәти.

Тәти кул белән ашарга

Өйрәтте мине әти. (М.Фәйзуллина)

***

 

Ул җирдә иң шәп кеше,

Шәп кеше, гаҗәп кеше.

Кем дисезме? Ул кеше –

Минем әти, әлбәттә.

***

 

Минем әткәй иң көчле кеше

Баһадир төсле кеше

Ул зирәк тә, шаян да,

Акыллы да, әйбәт тә.

***

 

Әткәй булса өйдә ешрак,

Өебез балкып тора.

Әнкәйнең дә йөзе якты,

Елмаеп кына тора.

***

 

Әтием белән икәү

Без гел бергә йөрибез.

Бергә утын кисәбез,

Бергә карлар көрибез.

***

 

Кайчагында эшеннән

Арып кайткан чагында

Йөгереп кенә йөримен

Әтием янында.

***

 

Минем әти алтын куллы

Эшләмәгән эше юк!

Саумы,(әти исеме) абый диеп

Исәнләшмәгән кеше юк!

***

 

Җырлыйбыз әтиләр хакында,

Үсәбез аларның кулында.

Әтиләр кул куйса иңбашка

Яктырак елмая кояш та.

***

 

Мин дә әтием шикелле

Шофер булырга уйлыйм.

Шуның өчен һәрвакыт

Машина белән уйныйм.

***

 

Философ булмаган әти,

Ә минем кирәкне белеп,

Өйләнгән минем әти.

Галим дә булмаган әти,

Ә миңа җылы кирәккәч,

Утын яруның рәтенә

Өйрәнгән минем әти.

***

 

Минем әтием тырыш,

Таң белән эшкә китә.

Кирәк булса, әниемә,

Миңә дә ярдәм итә.

 

Утын яра, маллар карый,

Хәттә керләр дә юа.

Әни өйдә булмаганда

Аш та пешереп куя.

 

 

Әти йорт төзи (Ә.Ерикәй)

Минем әти – йорт төзүче,

Ул сала биек йортлар.

Ул салган яңа йортларда

Балкып торалар утлар.

 

Минем әти – кирпеч түши

Нык итеп, тыгыз итеп –

Матурлап, сырлап, шомартып,

Турылап, тигез итеп.

 

Югарыда көчле кран

Әйләнеп, йөреп тора.

Шушы машина әтигә

Кирпечләр биреп тора.

 

Көн саен йорт үсә бара,

Биеккә күтәрелә.

Әтием дә күтәрелә

Шушы йорт белән бергә.

 

Хәзер инде үз йортны мин

Тәрәзәдән дә күрәм.

Хәтта аның рәсемен дә

Дәфтәремә төшерәм.

 

Әтием – горурлыгым (Ә.Насретдинова сүз. Һәм муз.)

Һәрвакытта иңнәремдә

Тоям әтием кулларын.

Һәрчак тыныч һәм бәхетле

Булсын барыр юлларым.

 

Кушымта:

Әтием – горурлыгым

Син минем.

 

Кирәк булса, әтиләр күк

Утлар-сулар кичәрбез.

Илебезне саклау өчен

Батыр булып үсәрбез.

Куш.

 

Малайлар сөйләшә (Р.Миңнуллин)

— Мин үскәч абый булам,

Аннары бабай булам!

 

— Ә мин бабай булгач та

Гел әйбәт малай булам!

 

— Мин үзем әти булам!

— Ә мин дәү әти булам!

 

— Үскәч кем буласымны

Мин әле әйтми торам!

 

— Мин батыр солдат булам!

— Ә мин космонавт булам!

 

— Ә мин Третьяк булам,

Капкада сакта торам!

 

— Ә мин корыч коючы,

Чуен коючы булам!

 

— Мин күз буучы булам!

— Ә мин аучы булам да

Көн дә йөрим сунарга!

 

— Ә мин белмим, әнидән

Онытканмын сорарга.

 

— Ә мин бик озын булам,

Үсәм әле тагы да!

 

— Ә мин начальник булам,

Йөрим «Вольво»да гына!

 

— Ә мин кибетче булам

Яисә итче булам!

 

— Ә мин бик көчле булам,

Әтием төсле булам!

 

— Мин комбайнчы булам,

Кырда иген урырга!

 

— Ә миңа әни, үскәч,

Куша Кеше булырга!

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий