Яңа фикерләр:

postheadericon Тирә-юньнең могҗизалары яисә ничек итеп бәләкәчне пөхтәлеккә өйрәтергә?

4029R-22000

Әти-әниләр өчен консультация

Бәләкәч өлкәннәр арасында үзен великаннар иленә килеп эләккән кебек хис итә һәм аны әйләндереп алган тирә-юньдәге әйберләр дә шул ук великаннар иленнән икән ич! Бала уйлавынча, төрле әйберләр төрле якта чәчелеп ята…

Балалар бакчасына аяк баскач, бәләкәч үзен бөтенләй бүтән дөньяга килеп эләккәндәй була. Мондагы җиһазлар барысы да аның буена туры килә, һәрвакыт бала өчен аңлашылмый торган тәртип хөкем итә. Монда аның өчен бернинди дә тыюлыклар юк түгелме соң?

Ничек итеп баланы шул әйберләр илендә хәрәкәтләнергә, ничек итеп тәртипкә, пөхтәлеккә өйрәтергә? Әгәр сез баланың акылы әйбәт эшләвен теләсәгез, иң элек аның тирә-юнен оештырырга һәм шул тирәлектә балага үз шөгылен оештырырга ярдәм итегез. Тирә-якны системалы итеп оештыру бик зур әһәмияткә ия! Шулай итеп, бер максатны үти һәм бергә кулланыла торган җиһазлар бер урында сакланырга тиешләр. Шулай ук аерым зоналар оештырыру мөһим (мәсәлән, рәсем ясау, матур әдәбият уку, конструкторлар төзү, хәрәкәтле уеннар өчен) аерым ящиклар, полкалар кую һ.б. Бала өлкәннәр ярдәменнән башка җиңел генә бу җиһазлардан максатчан куллана һәм кире урынына куя алыр иде.

Педагогикада зур урын алып торган Мария Монтессориянең киңәшләрен карап үтик. Ул ата-аналарга түбәндәгеләрне тәкъдим итә: Баланы чисталыкка, пөхтәлеккә 2яшьтән 4яшькә кадәр өйрәтү мөһимрәк. Шул яшьтән узып киткәч баланы үгетләргә, ялынырга кала ди ул. Бала үзенә кирәкне берничә зонадан таба ала: сенсорика, аваз культурасын үстерү, математика, рәсем зонасыннан куллана ала. Ә хәрәкәтле уеннар зонасында бала күңел ача, хәрәкәтләнә ала. Зонаны сайлаган кебек үк андагы җиһазларны да бала үзе сайлап ала. Җиһазлардан икенче бала куллана алсын өчен, вакытында беренче бала кулланганнан соң кире үз урнына кую мөһим. Безнең балалар бакчасында, мәсәлән, шундый кагыйдә хөкем итә

Җиһазларны ал, файдалан.

Яши бездә, кагыйдә!

Эшең беткәч куя бел син,

Һәр әйберне урынына.

Шул нәтиҗәдә баланың эчке культурасы формалаша, үз-үзенә һәм тирә-юньдәгеләргә хөрмәт үсә; көннән-көн төркемнең эчке тәртибе формалаша.

Өйдә дә баланың әйләнә-тирәсен, аның ихтыяҗларына туры китереп шундый шартлар тудырырга мөмкин. Тик бераз көч түгәргә һәм сабыр булырга гына кирәк. Иң мөһиме – баланы кечкенәдән тәртипкә өйрәтергә теләк кенә булсын.

Бу уңайдан әти-әниләргә түбәндәге киңәшләрне бирергә мөмкин:

  1. Өйдәге тирәлекне бала гади генә әйберләрдән файдаланып үз-үзенә хезмәт күрсәтә алырлык итеп оештырырга кирәк.
  2. Өйдә баланың буена туры килә торган җиһаз булырга тиеш: урындык, өстәл, җиңел ачыла торган шкафлар, түбән урнаштырылган көзге, киемнәр өчен элгечләр.
  3. Җыештыру өчен кирәкле эш кораллары кием: аяк киеме өчен щетка, түгелгән су өчен чүпрәк һ.б., гигиена өчен кирәк яраклар: сабын, теш щеткасы, тарак, сөлге.

4. Кул хезмәте өчен җиһазлар (пластилин, краскалар, клей, кайчы, кәгазь) аерым тартмаларда сакланырга тиеш. Күзәтегез, бала эшен бетергәч җиһазларны үз урыннарына җыеп куйсын.

5. Аш бүлмәсендә шулай ук бала үзенә кирәкле табак-савытны җиңел генә табып ала һәм аш өстәленә китереп куя алырга тиеш.

6. Балага өйдә үсә торган бүлмә гөлләрен ничек карарга, өй хайваннарын ничек ашатырга икәнен өйрәтегез. Балага көче җитәрлек эшләрне башкарырга рөхсәт итегез.

7. Балага өйдәге әйберләрнең барысының да үз урыннары булуын аңлатыгыз. Төрле җиһазлардан ничек кулланырга икәнлеген өйрәтегез.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

171 нче балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ХӘСӘНШИНА ИЛЗИРА РАВИЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий