Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: «Герой шагыйрь – Муса Жәлил»

муса жэлил4-5 яшьлек балалар өчен

 

Максат:

– Муса Җәлилнен тормыш юлын кузалларга өйрәнү;

– Шигырьләрен белү; сөйләм телен баету;

– Татар халкынын герой-шагыйре иҗатына мәхәббәт хисләрен тәрбияләу.

Җиhазлау:

Шагыйрьнең портреты, Муса Җәлилгә багышлаган китаплардан күргәзмә, рәсемнәр, шигырьләргә иллюстрацияләр.

 

 

Кичә барышы

 А.Б. Исәнмесез! Буген без сезнең белән халкыбызнын патриот шагыйре М.Җәлилнең иҗаты белән танышырга җыелдык. Муса Җәлил безгә бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган шагыйрь. Аның иҗатын белмәгән, аның искиткеч көчле рухына сокланмаган кеше юктыр.

М. Җәлил 1906 елнын 15 февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында гаиләдә 6 нчы бала булып дөньяга килә. 6 яшьтән ук укырга керә. Бәләкәй чактан ук бик зирәк була. Ул рәсем ясарга, уйнарга бик ярата. Муса бик хәрәкәтчән була.

Мусанын «Сәгать» шигыренә Җәудәт Фәйзи көй язган. Ә безнен балалар шушы җырга күнегүләр ясап курсәтерләр.

 

Күнегү.

– М.Җәлилнен «Бакчачы» дигән шигырен тынлап үтик әле.

 

Бакчачы

Бик уңган безнең бакчачы бабай,
Яше үзенең туксанда бугай.

Ул кояш белән бергә кузгала,
Көрәген ала, җиңен сызгана.

Түтәлләр казый, гөлләр утырта.
Алмагачларның башларын кырка.

Түтәлне тутырып үсә җиләкләр,
Яшелчәләр һәм жимешләр.

Язын бакчага кайталар кошлар,
Безнең кадерле канатлы дуслар.

Бигрәк күңелле май башларында,
Каеннар яфрак ярган чагында.

Шул чакта бабай кинәт яшәрә.
Талларга карап күзе яшьләнә.

Бу таллар бер көн үсеп җитәрләр —
Яшьләр бакчаны мактап үтәрләр.

Үлсә дә бер көн безнең бакчачы,
Һәр яз яшәреп яшәр бакчасы.

Шаулар сагынып дусты карагай,
Нинди бәхетле бакчачы бабай.

– Менә, балалар, бакчачы бабай жиләк-жимешләрне үстерергә бик яраткан икән. Ә хәзер бергәләп уйнап алырбыз (Слайд).

 

1. Балалар, яшелчәләр арасыннан ташкабакны курсәтегез әле, яисә ул нинди төстә?

2. Кайсы яшелчәне пешермичә, чи килеш ашарга ярамый?

3. Яшелчәләр арасыннан җиләк-җимешне табып карагыз әле

4. Кайсы җиләк-җимеш Рәссәй территориясендә үсми?

5. Балалар, ә кайсы яшелчәнең тамырын ашыйбыз әле без?

6. Кайсы җиләк-җимештә С витамины башкаларга караганда күбрәк?

7. Җиләк-җимешләр арасыннан персикны табып күрсәтегез әле.

8. Кайсы яшелчәнен яфрагын ашап була?

9. Рәсемдә безнең кайсысы артык?

 

– Беренче шигырен М.Җәлил 9 яшендә яза. 1922 нче елда Казанга килә, укырга керә. Мәскәүдә «Кечкенә иптәшләр» дигән балалар журналында редактор булып эшли. Бик куп шигырьләр иҗат итә, шигырьләренә көйләр языла. Шигырьләре төрле телләргә тәрҗемә ителә.

 

1 нче бала:

На заре петух

Крикнул во весь дух:

Кукарек-ку, кукарек-ку, кукарек-ку!

Слышно там и тут

Петушки поют:

Кукарек-ку, кукарек-ку, кукарек-ку!

 

– Ә хәзер сезгә Сәмирә «Чишмә» шигырен сөйләп утә.

Яр астыннан чишмә ага,

Чылтыр – чылтыр тавышы.

Җил искәндә иелеп кала

Ярда ускән камышы.

Челтер-челтер чишмәбез,

Ярдан балчык ишмәгез.

Суны шуннан эчегез,

Башка жирдән эчмәгез!

 

– Азамат рус теленә тәрҗемә ителгән «Мой пес» шигырен сөйли.

– Ралина «Кукушка» шигырен сөйләп утә.

 

– Муса Әминә белән гаилә кора. Аларнын Чулпан исемле кызлары туа. Ул аларга багышлап та шигырьләр яза. «Кызыма» дигән шигыре дә кызы Чулпанга багышлана. Анын әнисе Рәхимә апа да, шигьри күңелле була, шигырьләр, жырлар яза. Кечкенә Мусаны тирбәтеп йоклатканда, бишек жырларын башкара.

Ә хәзер сезгә дә Азалия белән Сәмирә «Кызыма» жырын башкарып китәрләр.

 

«Кызыма»

Шаян кызым син минем,

Таң йолдызым син минем,

Йөрәгемдә кабынган

Шатлык җырым син минем.

Синен гомерең җыр булып

Яңгырар бәхет илендә,

Йолдыз булып янарсын

Син туган ил күгендә.

Таңнан торып бакчада

Син уйнадың көнозын.

Аргансыңдыр, кил, кызым,

Йокла инде, йолдызым!

 

– Шулай матур гына яшәгәндә сугыш башлана. 1941 нче елда Муса фронтка китә. Ул каты яраланып, дошман кулына эләгә. Аны төрле төрмәләргә жибәрәләр. Иң авыры Моабит төрмәсе була. Муса үлем алдыннан да үзен батырларча тоткан, куркып калмаган. Ул узенең үткен кәламе белән дошманнарга каршы көрәшә. Төрмәдә ул «Вәхшәт» , «Ана бәйрәме», «Кызыл ромашка» hәм башка бик күп шигырьләр яза.

Тәрбияче «Кызыл ромашка» шигырен сөйләп китәр.

 

Кызыл ромашка

Иртәнге таң нурыннан
Уянды ромашкалар.
Елмаеп, хәл сорашып,
Күзгә-күз караштылар.

Назлады җил аларны,
Тибрәтеп ак чукларын,
Таң сипте өсләренә
Хуш исле саф чыкларын.

Чәчкәләр, кәефләнеп,
Җай гына селкенделәр.
Һәм кинәт шунда гаҗәп
Бер яңа хәл күрделәр.

Ерак түгел моңаеп,
Утыра ромашка кызы,
Тик чуклары ак түгел,
Кан шикелле кып-кызыл.

Ромашкалар бар да ак,
Аерылмый бер-береннән;
Ничек болай бер үзе
Ул кызылдан киенгән?

Әйттеләр: «Син, сеңелкәй,
Ник үзгәрдең? Нишләдең?
Нидән кызыл чукларың?
Нидән алсу төсләрең?»

Әйтте кызыл ромашка:
— «Төнлә минем яныма
Ятып батыр сугышчы
Атты дошманнарына.

Ул берүзе сугышты
Унбиш укчыга каршы;
Чигенмәде, тик таңда
Яраланды кулбашы.

Аның батыр ал каны
Тамды минем чукларга.
Минем кызыл күлмәгем
Бик охшады Чулпанга.

Егет китте, мин калдым
Канын саклап чугымда,
Көн дә аны сагынып,
Балкыйм мин таң нурында».

 

– Ә хәзер сезгә Муса Җәлилнен сәхнәләштерелгән «Карак песиен» тәкъдим итәбез.

– Кызганычка каршы, бөек татар шагыйре, герой шагыйрь Муса Җәлил туган иленә әйләнеп кайта алмый, мәңгегә чит җирләрдә ятып кала. Ләкин без аны беркайчан да онытмабыз!!!

Муса Жәлил исеме дөньяда яшәүче hәр халыкка билгеле. Аның исеме белән бистәләр, урамнар аталган.

Аның иҗаты, үлемсез шигырьләре халкыбыз тормышында бүген дә актив катнаша. Ул якты һәм матур тойгылар тәрбияли. Кешеләрдәге hәм тормыштагы матурлыкны күрергә hәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра.

 

«Песня о Мусе Джалиле» (стихи Р.Корбана)

Из азбуки я знаю

О Мусе Джалиле.

Как боролся с фашистами

Он во вражеском тылу.

Муса Джалиль, Муса Джалиль,

Народный наш герой

Бессмертно его имя,

Вечная его слава!

Песни писал наш Муса

Его оружием было – перо

С приходом врага

На автомат поменял он перо!

Данную Родине клятву

Не запятнав, он сохранил.

И даже рядом с палачом

Родную землю не предал!

 

– Ә хәзер Муса Җәлилнен «Вәхшәт» шигыренә төшерелгән фильмны карап үтәбез.

 

– Шунын белән, балалар, безнең Муса Җәлилгә багышланган әдәби кичәбез тәмам.

 

Татарстан Республикасы

Саба муниципаль районы

Шәмәрдән авылы

 “3 нче “САЛАВАТ КҮПЕРЕ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

педагог-психологы

НИГМАТУЛЛИНА ЛАНДЫШ КӘНИФ КЫЗЫ

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ЗИГАНШИНА ТӘНЗИЛӘ ВАКЫЙФ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий