Яңа фикерләр:

postheadericon Баланы йоклатканда укыла торган әкият

Такыя-кигән-МөбарәкТакыя кигән Мөбарәк

(Рабит Батулла)

Беренче сөйләм

Бер тапкыр Мөбарәк исемле бер малай урманга киткән. Бара икән, бара икән, бара торгач, бер басмага барып җиткән. Басманы чыккан да Мөбарәк тагын алга таба киткән. Бара икән, бара икән, бара торгач, бер күпергә барып җиткән бу.

Күперне чыккач, урманга таба киткән. Бара икән, бара икән, бара торгач, карурманга барып җиткән Мөбарәк. Урманны күргән дә кайтыр юлга чыккан Мөбарәк. Кайта икән, кайта икән, кайта торгач, күперне дә, басманы да чыккан. Кайта икән, кайта икән, кайта торгач, кайтып та җиткән Мөбарәк. Кайткан да йокларга яткан.

 

Син дә йокла, үскәнем, йокла.

 

 

Икенче сөйләм

 Бервакыт Мөбарәк исемле бер малай тагын урманга киткән. Бара икән, бара икән, бара торгач, бер басмага барып җиткән бу. Басма янында Төлке басып тора икән.

— Исәнме, Төлке түти! — дип исәнләшкән Мөбарәк. — Төлке апа, син белмисеңме, такыя кайда була икән ул, ә? — дип сораган Мөбарәк.

— Юк шул, җаныем, белмим, — дигән Төлке. — Син аны Бүре абыеңнан сора. Такыяның кайдалыгын Бүре белсә белер.

 

Басманы чыккан да алга таба киткән Мөбарәк. Бара торгач, күпергә барып җиткән бу. Күпер төбендә Бүре басып тора икән.

— Исәнме, Бүре абый! — дип исәнләшкән Мөбарәк. — Миңа такыя кирәк ие. Син белмисеңме, кайда була икән ул такыя?

— Ай, үскәнем, белмим шул. Такыяның ни икәнен дә белмим әле мин. Син Аю янына бар. Такыяның кайда икәнен Аю белсә белер, — дигән Бүре.

 

Күперне чыгып, Мөбарәк карурманга таба киткән. Бара торгач, карурманга барып җиткән бу. Карурман авызында Аю басып тора икән.

— Исәнме, Аю абзый, — дип исәнләшкән Мөбарәк. — Миңа такыя кирәк ие, кайда була икән ул такыя?

— Белмим шул, Мөбарәк олан! — дигән Аю.

 

Мөбарәк кайтыр юлга борылган. Шулай итеп, ул такыясыз кайтып киткән. Кайта икән, кайта икән, кайта торгач, Бүрене дә узган, Төлкене дә узган, шулай өенә кайтып җиткән. Кайтып җиткән дә йокларга яткан.

 

Сиңа да йокларга вакыт җиткән, йокла, балам!

 

 

Өченче сөйләм

 Бер тапкыр Мөбарәк урманга киткән. Бара икән, бара икән, бара торгач, басмага барып җиткән бу. Басма янында аның каршысына Төлке очраган.

— Исәнме, Төлке түти! — дип исәнләшкән Мөбарәк.

— Исәнме, Мөбарәк җаныем! — дигән Төлке. — Кая барасың, Мөбарәк? — дип сораган Төлке.

— Карурманга барам, Төлке түти! — дигән Мөбарәк.

— Карурманга ник барасың? — дип сораган Төлке.

— Миңа такыя кирәк ие, шуны эзләп барам? — дигән Мөбарәк. — Төлке апа, син белмисеңме, кайда була икән ул такыя?

— Юк шул, җаныем, белмим! — дигән Төлке. — Син аны Бүре абыеңнан сорап кара. Такыяның кайда икәнлеген Бүре белсә белер.

 

Мөбарәк тагын алга киткән. Бара икән, бара икән, бара торгач. Мөбарәк күпергә кадәр барып җиткән. Күпер янында аңа Бүре очраган.

— Исәнме, Бүре абый! — дип исәнләшкән Мөбарәк.

— Әйбәт кенә, үскәнем, кая болай юл тоттың? — дигән Бүре.

— Менә карурманга такыя эзләп барам әле, син белмисеңме, Бүре абый, такыя кайда икән ул? — дигән Мөбарәк.

— Ай, үскәнем Мөбарәк, белмим шул мин такыяны. Мин такыяның кайда торганлыгын түгел, такыяның ни икәнен дә белмим! Аны Аю абзаң белсә белер инде! Син Аю янына бар! — дигән Бүре.

 

Киткән Мөбарәк Аюны эзләп. Бара икән, бара икән, бара торгач, карурманга барып җиткән бу. Карурман авызында аңа Аю очраган.

— Исәнме, Аю абзый! — дигән Мөбарәк.

— Бик яхшы гына әле, кем, Мөбарәк олан! — дигән Аю.

— Аю абзый, син белмисеңме, такыя кайда була икән ул, ә? — дип сораган Мөбарәк.

— Ә, юк, олан, мин такыяның ни икәнен дә белмим әле! — дигән Аю.

— Аны Шүрәле бабаң белсә белер. Син менә шушы сукмак буйлап бар да бар. Шүрәле сиңа барысын да күрсәтер.

 

Киткән Мөбарәк карурман буйлап. Бара икән, бара икән, бара торгач, бер аланга килеп чыккан бу. Алан уртасында Шүрәле чабата үреп утыра икән.

— Исәнме, Шүрәле бабай! — дигән Мөбарәк.

— Һай, кунак бар икән! Исәнме, исәнме, Мөбарәк балам! — дигән Шүрәле.

 

— Шүрәле бабай, миңа такыя кирәк иде! Син белмисеңме такыяның кайда үскәнлеген? — дигән Мөбарәк.

 

Шуннан соң Шүрәле бабай бик күп чәчәкләр җыйган, җыйган да чәчәкләрдән такыя үргән. Үргән дә Мөбарәкнең башына кигезеп тә куйган. Мөбарәк, рәхмәтләр әйтеп, кайтыр юлга чыккан. Урман авызына җиткәч, Мөбарәк Аюга әйткән:

 

— Аю абзый, менә такыя нинди була ул! — дигән.

Аю абзый, ни әйтергә белми, аркасын кашып калган. Такыя кигән Мөбарәк күпергә таба киткән. Кайта икән, кайта икән, кайта торгач, күпергә кайтып җиткән Мөбарәк. Күпер төбенә килеп җиткәч, Мөбарәк Бүрегә әйткән:

 

— Бүре абый, күрдеңме минем такыямны! — дигән.

Бүре абый, ни әйтергә белми, чигәсен кашып калган. Мөбарәк басмага таба элдерткән. Кайта икән, кайта икән, кайта торгач, басмага кайтып җиткән бу.

 

— Һай, Төлке апа, Шүрәле бабай мине такыя үрергә өйрәтте! — дигән Мөбарәк.

— Менә такыя нәрсә икән ул! — дип аптыраган Төлке. — Гомер буе урманда яшәп, чәчәкләрнең шулай матур такыяга әверелгәнен белмәгәнмен!

 

Такыя кигән Мөбарәк өенә кайтып киткән. Кайта икән, кайта икән, кайта торгач, кайтып җиткән бу.

 

Икенче көнне Мөбарәк тагын карурманга киткән. Бара торгач, басма янына җиткән бу. Күтәрелеп караса, басма янында башына матур такыя кигән Төлке басып тора икән.

— Такыяң котлы булсын, Төлке апа! — дигән дә Мөбарәк күпергә таба киткән.

 

Бара икән, бара икән, бара торгач, күпергә җиткән бу. Караса: күпер төбендә башына такыя кигән Бүре басып тора икән.

— Такыяң котлы булсын, Бүре абый! — дип Мөбарәк урманга юл тоткан.

 

Килеп җитсә, күрә, бик кәттә кыяфәттә Аю басып тора икән урман кырыенда. Ә башында аллы-гөлле такыя ди.

— Аю абзый, такыяң котлы булсын! — дип Мөбарәк урманга кереп киткән.

 

Ары киткән, бире киткән, Мөбарәк Шүрәле янына барып җиткән.

— Шүрәле бабай! — дигән Мөбарәк. — Әни дә, мин дә сине кунакка чакырабыз!

— Һай рәхмәт, вай рәхмәт! — дип Шүрәле кунакка җыена башлаган. Мөбарәк Аюны да, Бүрене дә, Төлкене дә кунакка чакырган

кайтышлый.

 

Такыя кигән Мөбарәк, такыя кигән Бүре, такыя кигән Төлке, такыя кигән Аю, такыя кигән Шүрәле урам буйлап бара икән.

 

Мөбарәкнең әнисе кунакларның барысын да бик шәпләп сыйлаган. Шул көннән соң бөтен кеше, барча кош-корт, һәммә җәнлек-җанвар такыя үрергә өйрәнеп киткән, ди.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий