Конспект: «Кышкы урманга сәяхәт»
I нче кечкенәләр төркемендә йомгаклау шөгыленә конспект (сөйләм телен үстерү).
Максат: балаларның кыш турындагы белемнәрен барлау һәм тулыландыру; тәрбияче биргән сорауларга тулы җөмләләр белән җавап бирү; кыш турындагы өйрәнгән шигырьләрне сөйләп бирү осталыкларын ныгыту; өс- баш, аяк киемнәренең; кыргый хайваннарның исемнәрен, аларның кайда яшәүләрен дөрес итеп әйтә белү сәләтен һәм сөйләм телен үстерү; хәрәкәтле уеннарда актив катнашу теләген уяту; туган як табигатенә, кыргый хайваннарга карата сак караш һәм кызыксыну тәрбияләү.
Методик алымнар:
а) ситуация: – елап Алия керә (курчак) – аны киендерү;
б) экскурсия – урманга;
в) аю өнендә – бал калдыру;
г) чыршы төбендә – куян – аны сыйлау, җылыту – уен “Ак куянкай”
д) сораулар – шигырьләр сөйләү
е) йомгаклау – поездга утыртып кайтып китү.
Алдан эшләнгән эш: күзәтүләр, “Ак куянкай” уенын өйрәнү, кыргый хайваннар рәсемнәрен карау, шигырьләр өйрәнү, “Киемнәр” дидактик уены уйнау һ.б.
Сүзлек өстендә эш: башлык, бияләй, оекбаш, йомшак, йонлач, озын.
Шәхси эш: пассив балаларны әңгәмә барышында активлаштыру.
Дәрес барышы:
(Балалар ярым түгәрәк ясап утыралар)
Тәрбияче: - Балалар, тыңлагыз әле. Мин сезгә бер матур шигырь сөйлим. Салкын саф һава, йомшак кар ява.
Урамга чыксаң чыксаң, битләр кызара.
Кар бөртекләре, өстеңә куна.
Үзләре йомшак, тик салкын була.
Бу шигырь кайсы ел фасылы турында? Кыш икәнен каян беләбез? (Агачлар шәрә, кар күп яуган, тышта салкын, буран, җил исә һ.б.). Кыш турында балаларның шигырьләре (Чулпан, Илназ).
Уен оештырыла “Кар бөртекләре”.
Кар бөртеге өйгә керде, өй эчендә очып йөрде.
Менә шулай, менә шулай.
Кар бөртеге бик аз очты,
Суздым аңа җылы учны
Менә шулай, менә шулай
Елаган тавыш ишетелә (Алия керә). – Балалар, минем дә сезнең белән урманга барасым килә. Миңа киенергә булышыгыз әле.
Киенү тәртибе (колготки, оекбашлар, чалбар, свитер, башлык, шарф, бияләйләр, итекләр һәм тун кигезү). Һәрбер бала килә һәм әйтә.: – Апа, бу чалбар. Мә, кигез Алиягә һ.б.
Тәрбияче: - Алия әзер, балалар, әйдәгез, поездга утырышыйк. Китәбез, чуф- чуф (ш-ш) авазларын әйтеп бару.
– Менә кышкы урманга килеп җиттек. Ә урманда нинди хайваннар яши? (Кыргый хайваннар). - Әйдәгез, саныйк әле (Куян, тиен, бүре, төлке, аю, керпе). – Дөрес, балалар. Балалар, карагыз әле, кар өеме.
Тау башында ята кар.
Тау башында бик күп кар!
Урманда чыршы төбендә
Йокыга талган аю бар.
Шыпырт, тавышланмагыз!
Аюны уятмагыз!
Тәрбияче: – Аю, балалар, кыш көне йоклый. Менә тиздән яз җитәр, ул йокыдан уяныр. Без аңа күчтәнәч алып килдек. Бу нәрсә? Бу аюга – бал. Ул балны бик ярата. Әйдәгез, күчтәнәчне калдырыйк. Ул уянгач шатланыр, безгә рәхмәт әйтер.
– Әйдәгез, алга таба барыйк. Монда, чыршыда нәрсә утыра? Бу тиен. Тиен турында сөйләшу. Тиенгә күчтәнәч – кәрзин белән күркәләр калдыру.
Тәрбияче: - Куянкай, нигә елыйсың? Ул өшегән, балалар, әйдәгез, җылынып алыйк!
Уен “Ак куянкай утыра”
Куян нинди? Ул ап-ак төстә, йомшак, йонлач, колаклары озын. Куян кишер, кәбестә ярата. Әйдәгез, аны да сыйлыйк. Мәгез, кишерләр, бирегез куянга. (Балалар һәрберсе әйтә. – Мә куян кишер аша).
Куян: – Рәхмәт, балалар. Миңа күңелле булды. Сезнең белән җылынып та алдым. Күчтәнәчегезгә зур рәхмәт. Тагын килегез. Сау булыгыз.
Тәрбияче: - Балалар, без сезнең белән кая килдек? (Кышкы урманга. Урманда нәрсәләрне күрдек? (Куянны, тиенне, агачларны һ.б.). – Без сезнең белән бик күп нәрсәләр белдек, бик күп нәрсәләр күрдек. Сезгә ошадымы сәяхәт? Тагын килербез урманга. Әйдәгез, поездга утырабыз. Бакчага кайтабыз. (Кайтып китү, поезд белән).
Татарстан Республикасы
Түбән Кама шәһәре
“Гомуми үсеш төрендәге 7 нче балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
I квалификацион категорияле тәрбиячесе
ХӘЛИЛОВА ХӘЛИДӘ ӘГЪЗАМ КЫЗЫ
Комментарии: |