Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Район юлының хәвефле урыннары (район үзәгенә экскурсия)”

2Мәктәпкә әзерлек төркеме

 

КҮЧЕРҮ – Районга юл презентациясе

Белем бирү: Юл билгеләре, җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр һәм светофор белән таныштыруны дәвам итү.

Тәрбияләү: Юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту.Үзара аралашу һәм ярдәмчел булу күнекмәләрен тәрбияләү.

Үстерү: Балаларда хәтерне яхшырту, фикерләү сәләтен үстерү, күзәтүчәнлекне, игътибарлылыкны арттыру, танып белү сәләтен үстерү.

 

Җиһазлар: Компютер, видеопроектор, Роwer Point программасы, шөгыль презентациясе белән СД диск, уенчык машиналар, рәсемнәр.

Сүзлек өстендә эшләү: кискен борылыш, куркыныч борылыш, кинәт менү, кинәт төшү, кыргый җанварлар, тайгак юл, светофор, җәяүлеләр чыга торган юл.

 

Алдан эшләнгән эшләр: машина макетларын ясап кую, график диктант, дидактик уеннар.

 

 

Шөгыль барышы:

Тәрбияче: Җыелыгыз әле, балалар, яныма, мин сезгә бер әкият сөйлим.

 

Борын-борын заманда бәләкәй генә тартмачык яшәгән ди. Бу тартмачыкның тәрәзәләре балкып торган. Маңгаенда ике сары күзе булган, ашаганы, эчкәне бензин, ди. Аяк киеме — резин ди…

Ул шундый шаян-шук булган, сезнең шикелле, кая барып бәрелергә белмәгән. Анда чапкан, дөнья киңлегенә сөенгән һәм алда бер юл күргән. Юлдан бер дә барганы булмаган, ни булса да булыр, диеп, юлга кузгалган. Чаба да, чаба икән. Менә алда борылыш күренгән. Борылышның тамгасын күрмәгән, күрсә дә белмәгән, килгән хутка мәтәлчек ата-ата юл кырыена барып та төшкән.

—     Нәрсәгә ялгышкан тартмачык?

—     Борылышта тизлекне киметергә кирәк.

—     Бик дөрес. Әле дә ярый, гармунчы аю белән җырчы маймыл урманнан чыгып, аны торгызып, юатып, сыпырып юлга чыгарып бастырганнар. Тартмачык бәрелгән, янчелгән урыннарын шыгырдарта-шыгырдата көчкә урыныннан кузгалган. Хәзер ул аю белән маймылдан өйрәнгән җырны җырлап йөри икән.

Тәртип саклап йөрмәсәң,

Кагыйдәне белмәсәң,

Билгеләрне күрмәсәң

Минем кебек очарсың,

Торалмыйча еларсың.

 

Эй тартмачык, тартмачык,

Һәр эштә дә бул зирәк.

Юл йөрүнең кагыйдәсе

Тау төшкәндә дә кирәк,

Тау менгәндә дә кирәк.

 

Тәрбияче: Бу тартмачык нәрсә булды инде?

—     Машина, автобус…

—     Тәрбияче: Әкиятне сөйләвем шуңа — бүген үзебез дә сәяхәткә чыгабыз. Юлыбыз ерак — район үзәгенә үк. Җәяү барып булмас, математик табышмакны чишик тә, нәрсәгәдер утырып китик. Үсә бару тәртибендә саннарны тоташтырыйк әле. Нинди фигура килеп чыкты? (2 слайд)

—     Турыпочмаклык.

Тәрбияче: Транспорт килеп чыксын өчен нәрсәләр җитешми?

—     Түгәрәк — тәгәрмәчләре, тәрәзәләре — квадрат, ишекләре — турыпочмаклык. Бу — автобус.

Тәрбияче: Кайсы ишегеннән керәбез?

—     Арткы ишектән.

Тәрбияче: Кузгалдык. Ә сез юл кырыендагы билгеләрне карап, күзәтеп барыгыз.   Балалар, алда нинди билге? (3 слайд)

—     Борылыш.

Тәрбияче: Әйе, балалар, бу “Кискен борылыш” билгесе, ә монысы “Куркыныч борылыш” билгесе. Андый  урыннарда транспорт  йөртүчеләр тизлекне  киметергә тиешләр. Кайчагында кисәтү билгесе дә куела. Бу –  “Тизлекне 50 дән арттырма» билгесе. (4 слайд).

Тәрбияче: Ә бу билгеләр юлның таулы икәнен  кисәтә. “Кинәт  төшү”, “Кинәт  менү” билгеләре.

—      Бу  урыннарда да   кызу барырга  ярамый.

—     Сәяхәтебез күңелле булсын өчен  җыр җырлап алыйк.

 

Юлга чыктык без бергә

Туган илдә йөрергә.

Туган илнең төрле җирен,

Байлыкларын күрергә (5 слайд)

Тәрбияче: Балалар, алда нинди билгеләр, карыйк әле. Алда юл  чаты – иң куркыныч урын. Ә машиналар юл билгеләренә  карыйлар  да үз-ара килешәләр. Менә бу  билге “Төп юл” билгесе. Төп юлдан  баручы транспорт чаралары юллар чатыннан  беренче  булып  узалар. Икенчесе – “Юл бир” билгесе. Ул машина  йөртүчене: ”Алда  төп юл, машинаңны туктат һәм төп юлдан хәрәкәт итүчеләрне уздырып җибәр” – дип кисәтә. (6 слайд) 

Тәрбияче (Рәсем күрсәтелә) . Балалар кая  бара?( Мәктәпкә.)

—     Әйе. Мәктәп яки балалар бакча алдыннан машина  йөртүчеләрне  кисәтү өчен “Сак булыгыз — балалар!” билгесе куела. Нигә куела икән  мондый билге, уйлап  карагыз әле, балалар?

—     Машина йөртүче транспорт  чарасынының тизлеген  киметергә тиеш. (Балаларның җаваплары)

Тәрбияче: -Балалар, без тукталышка якынлашабыз.

(Балалар автобустан төшәләр һәм юл аша йөгереп чыгучы песине күрәләр.)  (7 слайд).

Тәрбияче: Син нәрсә, Песи, үзеңне юлда ничек тотасын белмисеңме әллә? Юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыр бит син?

Песи: Әлбәттә, таныш. Мин бөтен кагыйдәләрне дә яхшы беләм.

Тәрбияче: Ярый алайса, хәзер тикшереп карыйбыз. Менә моның нәрсә икәнен беләсеңме? (8 слайд).

Песи: Чыршы утлары бит ул. Янып сүнеп торалар.

Тәрбияче: Балалар песи дөрес әйтәме ?

Балалар:  Юк, юк!

Тәрбияче: Менә син песи тыңлап, исеңдә калдырып тор әле. Ә без балалар белән ничек итеп юл аркылы чыгарга кирәклеген искә төшерәбез.  Балалар,  бу  нәрсә?

—     Светофор.

—     Әйе, светофор. Аның  нәрсәләре  бар?

— Утлары.

—  Әйе, балалар, утлары. Ә нинди төстә алар?

— Кызыл, сары, яшел. Әйе, төсле утларның үз мәгънәләре бар. Тыңлап карыйк әле, бу өч  төс  нинди сүз әйтерләр икән.

 

Кызылдан  киенгән  бала (9 слайд):

Мин  кызыл  ут,

Тукта шунда  ук.

Алга  барырга

Димәк  һич юл юк.

Балалар: Күрдеңме, Песи! Әле  бит  юл  ябык.

 

Сарыдан  киенгән  бала (10 слайд):

Мин  сары  төс,

Игътибарлы  бул!

Урамда  әле

Ачык  түгел  юл!

Песи:  Көтәргә  һичкенә  дә  вакыт юк (чыга  башлый).

 

Яшелдән  киенгән  бала (11 слайд):

Мин  яшел  ут,

Сиңа  юл  ачык.

Ашыкмый  гына

Урам  аша  чык.

 

Тәрбияче: Ә юл аркылы ничек чыгасын беләсеңме?

Песи: Ничек, ничек? Уңга-сулга карамыйча, дүрт аяклап чабасың.

Тәрбияче: Булдырмадың, песи дус. Ә хәзер балалардан сорыйк инде: юлны аркылы чыкканда нинди кагыйдәләрне  белергә кирәк икән, балалар? (12 слайд).

Балалар: Светофорга карыйбыз. Башта юлның сул ягына аннан соң уң ягына карыйбыз. Ә машиналарның китеп беткәнен көтеп торсак дөресрәк булыр.

Тәрбияче: Әйе, дөрес балалар, иң беренче светофорга карыйбыз. (13, 14 слайдлар).  Анда яшел ут янгач кына, сулга, уңга карыйбыз һәм юлда транспорт юклыгын белгәч кенә, юл аша чыгабыз. (Юл аша чыгу)

Тәрбияче: Балалар, ә хәзер җәяүлеләр йөри торган юлдан барыйк та, анда бик матур уен мәйданчыгы бар, шунда уйнап алыйк. (15 слайд).

 

1нче уен  “Үз парын тап” (16 слайд).

Минем кулымда юл билгеләре. Ләкин алар өйләреннән качканнар.

Без аларны үз өйләренә кайтарыйк.

 

2нче уен. “Кисәкләрдән җый”

Балалар ике командага бүленә. Аларга конвертка салып кисәкләргә бүленгән машина рәсеме бирелә. Алардан машиналар җыялар.

Көчлерәк балаларга 4 өлештән, йомшак балаларга 2 өлештән торган машина җыярга.

 

3нче уен  “Машиналарны аеру”

Тәрбияче: Менә монда 2 кыршау һәм машиналар. Берсенә йөк машиналарын, ә икенчесенә җиңел машиналарны җыябыз .

(Төгәл эшләүчеләрне мактау, икеләнеп торучыларга  иптәшләренең ярдеменә  таяндыру.)

 

Тәрбияче: Балалар, бүгенге сәяхәтебез сезгә ошадымы, без районга нәрсәгә утырып  бардык?

Балалар: Автобуска!!!!

Тәрбияче: Юл аша чыкканда нинди кагыйдәләрне искә төшердек? Яле, песи, әйтеп кара әле?

Песи: Мин хәзер аңладым! Юл аркылы чыкканда ашыкмаска, юл билгеләрен истән  чыгармаска кирәк!!!

 

Тәрбияче: (17 слайд). Ә хәзер бу турыда кызыклы шигырь тыңлагыз  әле, дусларым.

 

Песи:

Йөгерә – йөгерә бара идем,

Алга да карамыйча

Килеп чыкты бер машина –

Торам мин аңламыйча.

 

Мине бәреп китә язды,

Көчкә читкә тайпылдым.

Зур бәладән котылдым, дип

Бик озак өнсез тордым.     (Ш.Кәбиров)

 

Тәрбияче: Балалар, сәяхәтебез сезгә ошадымы? (Балалар җавабы) Юл кагыйдәләрен белеп кенә каласы түгел, ә бәлки төгәл үтәргә дә кирәк.  Ә хәзер автобуска утырып авылыбызга кайтыйк.

Шәһәрдә дә, авылда да

Болында да, урманда

Һәм әлбәттә урамда

Әти-әни, әби – бабай

Кыз һәм малай һәммәсе

Бердәй белсен һәм үтәсен

Юл йөрү кагыйдәсен!

Татарстан Республикасы

Саба муниципаль районы

Явлаштау авылы

 “РОМАШКА” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

БАГУТОВА НӘЗИРӘ МИННӘХМӘТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий