Сценарий: “Минем хокукларым”
Максат: балаларны «Бала хокуклары турында конвенция» нең эчтәлеге белән таныштыру; хокук нормаларын өйрәнүне әхлак нормалары белән бәйләп аңлату; фикерләү сәләтләрен баету, нәтиҗә ясарга, үз-үзеңе, иптәшләреңне хөрмәтләү хисләре тәрбияләү.
Материал: тышына «Бала хокуклары» дип язылган китап, агачлар, Шүрәле киеме, аның өе, бүрәнә, кәгазьдән ясалган чәчәкләр, телефон.
Жетоннар: «Һәркемнең хокуклары», « Исем», « Йорт», «Давалану », «Белем», «Ярату һәм кайгырту».
Музыкаль бизәлеш: Магнитофон язмасында кошлар тавышы.
Төркем бүлмәсе хәрәкәтле уен өчен әзерләнә. Анда Шүрәле өе һәм ул ак тукыма белән капланган. Өй каршында 2 метр озынлыкта бүрәнә куелган, чәчәкләр “үсеп утыра”.
Шөгыль барышы.
Тәрбияче: Балалар, кәефләрегез ничек?
Балалар:
Кояшлы иртә кебек,
Тукай телен анам телен
Өйрәнергә дип килдек.
Тәрбияче: Балалар, минем сезне бик кызыклы китап белән таныштырасым килә. Ул «Бала хокуклары” дип атала (күрсәтә). Бу китап сезнең хокукларыгыз турында сөйләр.
Шүрәле килеп чыга. (Бу рольдә өлкән кеше уйный).
Шүрәле: Сезгә әле хокуклар турында сөйләшергә бик иртә. Сез әле кечкенә кешеләр. Бу китапны мин укыйм. (Тәрбияче кулыннан китапны алып, агачлар арасына кереп китә).
Тәрбияче: Ай сине, Шүрәле! Безнең китапны алып китте, нинди китап иде! Нишләргә инде безгә?(Балалар җавабы). Дөрес әйтәсез, куып җитәбез дә, китабыбызны кире алабыз. Балалар, әйдәгез, Былтырга шалтыратып өенең кайда икәнлеген сорыйк (телефоннан сөйләшә).
Тәрбияче: (ак тукыма белән капланган өйне күрсәтеп). Менә бу кар тавы артындагы өйдә яши икән ул Шүрәле. Кар тавы аша без менә бу бүрәнәгә утырып очарбыз. Балалар, сез бу бүрәнәне таныдыгызмы? (Балалар җавабы).
Тәрбияче: Әйдәгез, утырышыйк та тизрәк, очтык ( балалар утыралар)! Без бик тиз очачакбыз, шуңа күрә күзләрегезне йомыгыз. Очтык! Бүрәнгә ныгырак тотыныгыз. Сизәсезме, без ничек тиз очабыз? Менә кар тавы артта калды. (Магнитофоннан кошлар тавышы ишетелә, Шүрәле өенең өстеннән тукма алына).
Тәрбияче: Балалар ишетәсезме? Кошлар сайрый, без урман өстеннән очабыз. Күзләрегезне ачыгыз. Менә без урман аланында. Шүрәленең өенә килеп җиттек. (Балалар бүрәнә өстеннән төшәләр, өйгә якын киләләр һәм шакыйлар).
Шүрәле чыга.
Шүрәле: Кем сез? Нәрсәгә килдегез? Мин кунаклар көтмим. Кети – кети уйныйбызмы әллә?
Тәрбияче: (магнитофонны туктата). Ай –яй! Шүрәле син нигә гел шулай ачулы? Синең тавышың да, сүзләрең дә төксе, син бит кошларны да куркыттың. Онытырга вакыт инде былтыргы үпкәләрне.
Шүрәле: Күп сөйләшеп тормагыз! Нәрсәгә килдегез сез монда? (балалар җавабы).
Тәрбияче: Әйе, Шүрәле, без син урлап алып киткән китапны алырга дип килдек.
Шүрәле: Мин сезнең бернәрсәгезне да урламадым, ә бары тик алдым гына. Сезнең бу китапка да, шулай ук китапта язылган хокукларга да бер хакыгыз юк бит. Беләсезме, кемнәрең хокуклары бар: Үлмәс Кощей, Убырлы карчык һәм Су анасы барлыгына ышанган, алар белән бер милләттән һәм бер тән төсеннән булган балаларның гына хокуклары бар. Менә шулай!
Тәрбияче: Сез ничек уйлыйсыз? Шүрәле хаклымы? (Балалар җавабы). Юк. Сез балалар барыгыз да тигез хокуклы. Сезнең әти-әниләрегезнең нинди милләтән булуы нинди тән төсендә булуы да моңа каршы була алмый. (Балаларга «Һәркемнең хокуклары” дигән жетон өләшенә). Шүрәле, син хаклы түгел, китапны бир!
Шүрәле: Ай- яй! Бигрәк акыллы икәнсез! Йә әле, беренче номер минем янга кил әле.
Тәрбияче: Шүрәле, син нигә балаларга бик сәер эндәшәсең? Аларның һәрберсенең дә исемнәре бар.
Шүрәле: Исем? Нәрсәгә соң ул исем? Бу балалар барысы да кечкенә, бөтенесе бертөрле .
Тәрбияче: Балалар, килешәсезме? Сез бер төрлеме? (Юк). Исбатлап күрсәтегез әле Шүрәлегә. (Балаларның җаваплары: “Минем чәчем озын, күзләрем зәңгәр, бик хәрәкәтчән.” “Ә минем чәчем сары, күзем кара, тынычрак” һ.б). Без сине ышандыра алдыкмы, Шүрәле? Бала тугач та аңа исем кушыла. Бала шул исемгә гомер буе хокуклы.
(Балаларга “Исем” жетоны өләшенә).
Шүрәле белән “Кайтаваз» дигән уен уйнап алыйк.
(Балалар түгәрәккә басалар. Берсе үз исемен әйтә, калган балалар хор белән шул исемне кабатлыйлар).
Тәрбияче: Ә хәзер, Шүрәле, безгә китапны, бир инде. Без балаларның башка хокуклары белән да танышыр идек.
Шүрәле: Бу балаларның берәрсенең әнисе китапханәдә эшлиме әллә?
Тәрбияче: Ни өчен алай дип сорыйсың?
Шүрәле: Китапны аны, китапханәдә эшләүчеләрнең балалары гына укырга тиеш. Врачларның балалары гына дәваланырга тиеш. Төзүчеләрнең балалары гына яхшы йортларда яшәргә тиеш. Укытучы балалары гына белем алырга тиеш.
Тәрбияче: Тукта әле, Шүрәле, нәрсә сөйлисең син? Балалар, дөрес әйтәме ул?( Балалар җавабы). Һәрбер бала – яшәргә, йортка, туклануга, дәваланырга, белем алырга хокуклы.
(Балаларга «Һәркемнең хокуклары», «Исем», «Йорт», “Давалану », «Белем» – жетоннары өләшү).
(Шүрәле өенә кереп китә).
Тәрбияче: Балалар миңа Шүрәле бик кызганыч булып китте әле. Бәлки аның дуслары юктыр. Ул шуңа күрә гел ачулы, кешеләрне кытыклап, куркытып йөридер.(Балаларның җаваплары). Без бит барыбыз да яратуга һәм кайгыртуга хокуклы бит. («Ярату һәм кайгырту» – жетоннары өләшү). Әйдәгез, биредә үскән матур чәчәкләрне аңа бүләк итәбез. (Балалар чәчәчләр җыялар. Шүрәле өенең ишеген шакыйлар. Шүрәле чыга. Балалар аңа чәчәкләр бүләк итәләр).
Җыр: «Шүрәле». (Зиннур Хөснияр шигыре, Зиннур Гобәйдуллин музыкасы)
Тәрбияче: Балалар, безгә кире кайтырга кирәк. Әйдәгез, бүрәнә өстенә утырышыйк та, бакчабызга кире очабыз.
Шүрәле: Көтегез әле! Китабыгызны алыгыз. Мин дә бит яхшы эшләр эшли беләм.
Тәрбияче: Рәхмәт, Шүрәле. Безнең балалар бакчасына да кунакка кил. Бездә кызыклы китаплар бик күп. Сау бул!
Шүрәле: Сау булыгыз. Чакыруыгызга рәхмәт. Килермен.
Тәрбияче: Балалар, барыгыз да утырдыгызмы? Күзләрегезне йомыгыз. Очтык. (Магнитофоннан кошлар тавышы ишетелә, Шүрәле өе ак тукыма белән каплана. Шүрәле кереп китә).
Тәрбияче: Бер, ике, өч… Менә кайтып та җиттек. (Балалар бүрәнә өстеннән торалар).
Тәрбияче: Балалар, сезгә бүгенге сәяхәтебез ошадымы? Нәрсә күбрәк ошады? (Балаларның җаваплары). Бүген сез үзегезнең нинди хокукларыгыз турында белдегез? (Жетоннар ярдәмендә балалар җаваплар бирәләр). Булдырдыгыз. Бу китап белән без тагын очрашырбыз әле. Ул сезнең башка хокукларыгыз турында да сөйләр. Рәхмәт сезгә!
Татарстан Республикасы
Саба муниципаль районы
Явлаштау авылы
“РОМАШКА” балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
I квалификацион категорияле тәрбиячесе
БАГУТОВА НӘЗИРӘ МИННӘХМӘТ КЫЗЫ
Комментарии: |