Конспект: “Маша мәктәпкә бара”
Өлкәннәр төркеме.
Максат:
-әти-әниләргә балалар ел буена нәрсә өйрәнүләрен күрсәтү;
-сөйләм телен, уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү,
-сүзләрне иҗекләргә тарката, авазларны аера белү, җөмлә төзү һәм схемага –сала белүләренә ирешү,
-белемгә омтылу,
-иптәшләренә булышырга күнектерү,
-балаларда ягымлылык сыйфатлары тәрбияләү,
-үз телләрен ярата, хөрмәт итәргә өйрәтү.
Җиһазлау: Маша курчагы яки рәсеме (“Маша и медведь” мультфильмынан), аудиоязма, рәсем ясалган карточкалар, җөмләләр схемасы, ноутбук, туп.
Шөгыль барышы:
1. Кереш. (“Маша һәм аю” мультфильмынан көй яңгырый)
Тәрбияче: Балалар, таныдыгызмы, көй кайсы мультфильмнан яңгырады? Аның сез нинди бүлекләрен (серия) караганыгыз бар?
Әйдәгез, без сезнең белән “Маша” турында кызыклы шөгыль үткәрик әле. Без аны “Маша мәктәпкә бара” дип атыйк. Ә менә бу безнең кем? Маша. Балалар, Маша характеры буенча нинди әле ул? (кызык, шат, көләч, кызыксынучан, күп беләсе килә, яхшы, шаян, дуслыкны ярата). Аның дусты кем әле? Аю. Әйе, аю белән булган маҗаралары бик күп аның, шулай бит, балалар.
2. Төп өлеш:
Тәрбияче: Бервакыт, Машаның мәктәпкә барасы килә башлаган. Ул сумкасына барлык кирәк-яракны тутырган да, юлга чыккан. Ә мәктәпкә урман аша, болыннар аша барасы икән. Ой, балалар, әкиятне сөйләп тә бетерә алмадым, рәсемнәрем буталып беткән, менә хәзер мин сезгә әкиятнең дәвамын ничек итеп сөйләрмен инде, миңа сез рәсемнәрне тәртибе белән тезергә булышырсызмы, аннары бергәләп сөйләрбез (һәр өстәлгә рәсемнәр бирелә, балалар төзиләр, берничә бала рәсемгә карап сөйли).
– Менә Маша мәктәпкә барып җиткән. Ә мәктәптә игътибарлы, тапкыр булырга кирәк. Әйдәгез, хәзер Маша белән бергәләп табышмакларның җавабын табыйк:
Көлтә-көлтә койрыгым,
Селки, селки барамын.
Кетәклеккә кереп мин
Тавык-чебеш аламын. (Төлке)
Алгы тәпие кыска, чабарга ул бик оста.
Соры тунын сала да, ак тунын кия кышка. (Куян)
Сорыдыр төсе, үткендер теше,
Урманда йөри, ашарга эзли. (Бүре)
Җәен урманга патша,
Кышын кардан да аста. (Аю) һ.б.
– Булдырдыгыз. Ә Маша класска кергән һәм тактада язылган “сызык”ларны күргән. Бу нәрсә соң? дип аптыраган ул. Әйтегез әле, нәрсәләр бу балалар? Әйе, бу җөмлә схемалары. Безнең сөйләм җөмләләрдән тора. Җөмләләр ярдәмендә без кешеләр белән аралашабыз, үзебезнең уй-фикерләребезне әйтәбез. Ә җөмләләр нәрсәләрдән тора? (сүзләрдән). Мәсәлән: Маша мәктәпкә барырга тели. (җөмлә 4 сүздән тора). Мәктәптә белем бирәләр. (3 сүздән тора) һ.б.
(Һәр бала берәр җөмлә уйлап әйтә).
– Маша да хәзер җөмләнең схемасын төзи белә, минемчә. Балалар, сүзләр нәрсәләрдән тора? Сүзләр иҗекләрдән тора. Маша мәктәпкә бара торган сумкасына нинди кирәк-яраклар салырга тиеш икән? Әйдәгез, саныйк әле. Санаганда һәр сүзне иҗеккә бүлә барыйк.(Ки-тап, дәф-тәр, руч-ка, ка-ран-даш, аль-бом, пу-ма-ла, ли-ней-ка) куллар белән чәбәкләп саныйлар.)
Маша нигәдер күңелсез, боек күренә миңа, сезгә дә шулаймы, балалар? Әйдәгез, без аңа физкультминут ясап күрсәтик:
Бигрәк матур курчак син,
Тик тормыйсың берчак син,
Иеләсең, торасың, башны уңга борасың,
Һәм әйләнә башлыйсың, шул арада урындыкка
Утырып өлгерәсең.
– Балалар, ә сүзләр нәрсәләрдән торалар. Маша анысын да белсен әле. (Авазлардан торалар). Авазлар ничә төргә бүленә? (Ике.) Ниндиләр? (Сузык һәм тартыкларга бүленә.) Сузык авазлар ничек әйтелә? (Сузып, көйләп әйтелә.) Ниндиләр әле алар? (А, О, У, Ө, Ү, И, Э, Ы) Алар ничә? (8). Калын сузыклар һәм нечкә сузыкларга бүленәләр. (А-калын сузык, Ә-нечкә сузык) Ә тартык авазлар ничек әйтелә? Алар сузылмый, тоткарлана. Шулай ук калын тартыклар һәм нечкә тартыкларга бүленәләр. Мин сезгә сүзләр әйтәм, сез нинди сузык авазлар ишетәсез, шуларны атагыз. Мәсәлән: урман, кишер, алма, песи, курчак, тәлинкә, үлән, тиен.
– Балалар, Маша туп белән дә уйнарга ярата. Әйдәгез, бергәләп “Киресен әйт” уенын уйнап алыйк. Мин сезгә туп атам, бер сүз әйтәм, сез сүзнең капма-каршы киресен әйтерсез: Мәсәлән, йомшак – каты, сыек – куе, болытлы – аяз, якты – караңгы, ак – кара, җиңел – авыр, туры – кыек, биек – тәбәнәк, тар – киң, җылы – суык һ.б.
– “Нәрсә артык” уенын да уйнап алыйк. Рәсемгә карап кайсы әйбер артык икәнен әйтегез. (Рәсемнәр күрсәтү.)
– Хәзер без Маша белән сезгә һәр өстәлгә рәсемнәр өләшәбез, бу рәсемнәр белән нәрсә эшләп була? Сөйләп бирегезче. (Рәсемнәр бирелә: мәсәлән, алма – аннан компот, кайнатма, как, мармелад ясап була, пирог пешереп була.
– Балалар, Маша хәзер аңлагандыр инде, мәктәптә бик күп өйрәнергә кирәк икәнен, әйеме. Ул да сезнең белән тиздән мәктәпкә барачак. Сез барыгыз да мәктәптә тырышып укырсыз бит? (Әйе.) Сезгә Маша күчтәнәч итеп бер мультфильм күрсәтәм ди, әйдәгез, бергәләп карыйк. (“Маша и медведь” “Первый раз в 1 класс”).
Татарстан Республикасы
Мамадыш шәһәре
“10 нчы санлы “МИЛӘШКӘЙ” балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
I квалификацион категорияле тәрбиячесе
САЛЯХОВА АЙСЫЛУ РЕВОЛЬ КЫЗЫ
Комментарии: |