Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Дуслар»

26Икенче кечкенәләр төркеме

 

Юнәлеш: танып белү һәм  сөйләм үстерү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Белем бирү интеграль өлкәләре: аралашу, социальләштерү, физик тәрбия, сәламәтлек, музыка, иҗади сәнгать.

Үткәрү формасы: уен ситуацияләре аша белем бирү.

 

Максат:

Тәрбия бурычы.

1.Балаларда бер-берсенә игътибарлылык, ярдәмләшү һәм дуслык үзара хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Үстерү бурычы.

2. Куелган сорауларга тулы җөмләләр белән җавап бирү осталыгын үстерү.

Белем бирү.

3. Дусларның тугрыклы кешеләр булуын төшендерү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

  1. Яхшы кәеф булганда гына сәламәт  булырга мөмкин икәнлеген төшендерү.
  2. Балалар арасында дуслыкны, татулыкны ныгыту, аларны бердәм коллективка туплау.

Методик алымнар һәм чаралар: уен, күрсәтмә материал,  сүзлек өстендә эш, сөенечле мизгел, сораулар, әдәби сүз, мактау.

Җиһазлау: кәеф почмагы, фотосүрәтләр, аудиоязма, пластилин, такта,салфетка.

Оештыру:

I Ирекле басу

II-III  Ярымтүгәрәктә урындыкта утыру.

IV-V Парлап түгәрәккә басу.

VI  Өстәл артында утыру.

VII  Ирекле басу.

Шәхси эш: сөйләм барышында хаталарны төзәтү, мактау, ярдәм итү, ныгыту.

Сүзлек өстендә эш: дус, кәеф, тугры, сәламәт, эзлә, югалтма, яхшы.

Алдан эшләнгән эш: кәеф экранын билгеләү һәм күзәтү, А.Алиш “Чукмар белән Тукмар” әкиятен уку, дуслык турында әңгәмә, мәкалләр өйрәтү, җырлы-биюле уенның сүзләрен өйрәтү “Куш кулым”

Структура:

I өлеш. Күңел күтәренкелеге.

II өлеш. Үстерелешле диалог..

III өлеш. Д\уен “Чукмар белән тукмар дуслар эзли”.

IV өлеш. Җырлы – биюле уен “Бир кулыңны, үскәнем”

V өлеш. Мәкаль

VI өлеш. Әвәләү.

VII өлеш. Йомгаклау. Бүләк биреш.

 

 

Эшчәнлек барышы.

– Исәнмесез, балалар! Балалар бакчасына нинди кәефләр белән килгәнегезне, “Кәефең ничек, дускаем” почмагына билгеләгәч күрербез.

(Кабул итү бүлмәсендә, шат күңелле һәм кәефсез йөзләр белән билгеләнгән, кесәләргә урнаштырылган, балалар фото сүрәтләренә карап кайсы бала, нинди кәеф белән килгәнен исемнәре белән атап әйтү).

Балалар төркемгә кергәч ярымтүгәрәк ясап утыралар.

–         Сез үзегезгә кайсы кәефтәге баланы дус итеп сайлар идегез?

–         Кәефсез баланың күңелен күтәреп буламы?

–         Ни өчен кәефең яхшы булуын телисең?

–         Дуслар нинди булырга тиеш?

–         Сезнең якын дусларыгыз бармы?

 

Дидактик уен “Чукмар белән Тукмар дуслар эзли”

Картинада сүрәтләнгән: малай кызга чәчәк бүләк итә, келәм өстендә ике малай машина белән уйный,  кызны елатып малай тупны тартып ала, ике малай машина өчен сугыша) күренешләрне яхшы, начар төркемнәргә аерып кую)

 

Хәзер якын дуслар белән җырлап биеп алабыз.

 

Җырлы-биюле  уен “Куш кулым” (Айгәр Зиннурова)

Урман буйларына менәм,

Урман буе ямьле дә.

Бир кулыңны мин дә бирәм

Дус булырга мәңгегә.

 

Менә сиңа уң кулым,

Менә сиңа сул кулым,

Син бит минем якын дустым,

Менә сиңа куш кулым.

 

Чукмар белән Тукмарга яхшы дуслар табыштык, үзебез дә куны-кулга биреп дуслаштык.

Чукмар белән Тукмарга дуслык турында нинди мәкаль әйтер идек?

 

Дусың булмаса-эзлә,

Тапсаң – югалтма!

 

-Ә хәзер кулны-кулга биреп биегән дустыңа бүләк ясыйбыз (туп әвәләү).

 

Әвәләү “Дустыма бүләк”

Матур сүзләр әйтеп бүләк бирешү.

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

 “50 нче санлы “ЧИШМӘКӘЙ” балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

югары квалификацион категорияле тәрбиячесе

ХУЗИНА АСИЯ ТАЛГАТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий