Конспект: «Кием кешене бизи»
Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен чагыштырма хикәя төзү.
Бурычлар:
1. Балаларда матур әдәбият аша милли киемнәргә карата кызыксыну уяту, аларның үзләренә генә хас булган нәфис бизәлешенә, уңайлылыгына соклану хисләре тәрбияләү.
2. Балаларның акыл, хәтер, кузаллау, фикер йөртү сәләтен, бәйләнешле сөйләмен үстерү.
3. Халкыбызның күңел бизәкләре белән якыннан таныштыру; сөйләм телен, фикерләү сәләтен, танып белү активлыгын үстерү.
4. Милли киемнәрне аера һәм аларның исемнәрен, үзенчәлекләрен әйтә белергә өйрәтүне дәвам итү.
Жиһазлар: милли киемнәр ясалган рәсемнәр, аудиоязмада «Кәләпүш» җыры (Р.Вәлиева сүзләре, Л.Батыр-Болгари көе), табышмаклар, татар һәм рус киемнәре.
Эшчәнлек барышы.
1. Мәкаль.
Кунакны киеменә карап каршы алалар, акылына карап озаталар.
Эчтәлеге буенча фикер алышу.
2. Кунак каршы алу
Татар һәм рус киеме кигән малайлар һәм кызлар кунакка килә.
-Кунак кызларын һәм малайларын каршы алыйк әле.
Татар егете:
Калфак кигән кыз баланың
Багып алчы йөзенә.
Нинди гүзәл татар кызы,
Күз тимәсен үзенә.
Татар кызы:
Килешеп тора түбәтәй
Аның күркәм йөзенә.
Нинди матур татар улы,
Күз тимәсен үзенә.
Рус кызы:
Расскажу вам про русского парня
Не раззява, не растяпа.
Этот парень – молодец,
Расторопный удалец.
– Алар бер-берсенә ошаганмы?
– Сез нинди мили киемнәр күрәсез?
– Ни өчен аларны «милли» дип атыйлар?
– Кайсы яклары белән ошаганнар?
– Кайсы яклары белән аерылып торалар?
-Татар кызының күлмәге нинди төстә, ничек киенгән?
– Рус кызының костюмында күбрәк нинди төсләр кабатлана?
– Малайларның костюмнары ничек аерылып торалар?
– Рус кызының башында нәрсә?
– Ә татар кызының башына нәрсә киелгән?
– Малайларның башлыклары ничек аерылып торалар?
– Бу бизәкләрне тагын кайда күреп була?
– Сезнең төркемгә нинди милләт балалары йөри?
– Сез дус яшисезме?
3. Дидактик уен «Нинди сүз төшеп калган?»
Тәрбияче мили киемнәр төшерелгән рәсемнәрне балаларга тарата һәм рәсемгә карап җөмлә төзи. Җөмлә төзегәндә бер сүз төшереп калдырыла. Балалар шул сүзне табарга тиеш.
Мәсәлән: Бу … (татар кызының) күлмәге.
4. Сүзле уен «Табышмак әйтәм, бел!»
1. Яңа гына идем итек,
[ ч ]өстәгәч булдым… (читек).
2. Җырлый-җырлый сәхнәләрдә
Аның биер чагы.
Кызга бик килешә
Башындагы … (калфагы).
3. Инемдәге соры кәҗәм
Йомшак мамыктыр.
Каты-каты суыкларда
Мине җылытыр. (Мамык шәл)
4. Әнием, ак сәйлән тезеп,
Чиккән яшел бәрхетне.
Ул үзем кебек бәләкәй,
Ә исеме … (түбәтәй).
5. Җыр тыңла: «Кәләпүш» (Р. Вәлиева сүзләре, Л.Батыр-Болгари көе).
6. Шигырь уку: Р.Вәлиева «Кәләпүшем, кәләпүш».
7. Балаларга сораулар:
– Дәү әни туган көнгә нәрсә алып килгән?
– Татар малае нинди була?
– Кәләпүш ничек итеп эшләнгән?
– Малай нинди һөнәрләр белә?
– Әнисе ни өчен сөенгән?
– Дәү әтисенең бүләге малайга ошаганмы?
-Кәләпүш сүзен нинди сүз белән алыштырып була?
8. Җырлы – биюле уен «Түбәтәй»
Малайлар түгәрәкләнеп басалар. Түбәндәге җырны җырлый-җырлый, түбәтәйне бер-берсенә бирәләр:
Түбәтәйне кигәнсең,
Бик ераклардан килгәнсең,
Төскә матурлыгың белән
Шаккаттырыйм, дигәнсең.
Кушымта: Түп – түп, түбәтәй,
Түбәтәең укалы.
Чиккән матур түбәтәең
Менә кемдә тукталды.
Җыр ахырында түбәтәй кемдә калса, шуңа җәза бирелә: бии, җырлый, әтәч булып кычкыра, һ.б.
9. Биюле уен «Калфак»
Уртада 4-5 урындыкта калфаклар тора. Кызлар урындыклар тирәли түгәрәккә басалар һәм көй башлануга җиңелчә биеп, йөгерә башлыйлар. Көй туктауга, кызлар калфакларын киеп урындыкларга утырырга тиеш. Кем урындыксыз кала, шул уеннан чыга. Азакта калган кыз җиңүче була.
10. Дидактик уен «Дөрес итеп милли киемнәрне җый».
Балалар кисмә рәсемнәрдән милли кием рәсемләрен җыялар.
11. Нәтиҗәләр билгеләү.
12. Саубуллашу.
Татарстан Республикасы
Казан шәһәре Совет районы
“148 нче “ВАСИЛЕК” балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
I квалификацион категорияле тәрбиячесе
ВӘЛИУЛЛИНА РИЗЕДӘ ФЕРДИНАНТ КЫЗЫ
Комментарии: |