Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Нәрсә ул кошлар?”

кошлар6-7 яшьлек балалар өчен

КҮЧЕРҮ – Нәрсә ул кошлар презентациясе

 

Максат:

1. Әйләнә-тирә тере тәбигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

2. Балаларның кошлар турында белемнәрен тирәнәйтү, аталышларын истә калдыру.

3. Аларның тышкы кыяфәтләрен, нәрсәдән төзелгәнне исбатларга өйрәнү.

Алдан башкарылган эш: кошлар турында рәсемнәр карау, табышмаклар өйрәнү, әңгәмәләр, саф һавада кошларны күзәтү.

Сүзлек эше: галимнәр, каурый, җайланма.

Методик алымнар: күзәтү, әңгәмә, нәфис сүз, сорау-җавап, тәҗрибә, дидактик уен, хәрәкәтле уен.

Җиһазлау: шөгыльгә презентация, магнитофон язма (кошлар тавышы), балалар санына 5 төркемгә түгәрәкләр, кош каурые, лупалар, кайчылар, су белән савытлар, конвертларда дидактик уенга киселгән кошлар.

 

 

Шөгыль барышы:

Кереш өлеш:

Тәрбияче баларны тәрәзә янына чакырып китереп:

– Балалар, сез һавада хәрәкәт итүче нәрсәләрне күрәсез?

 

Төп өлеш:

Дидактик уен “Кошларны дөрес итеп аер”. (Кошлар тавышы)

– Балалар, бүген без сезнең белән кошлар турында сөйләшербез.

– Нәрсә ул кошлар?

– Әгәр кош булып очсаң, дөнья нинди матур! Кошлар шикелле җиргә югарыдан карасаң иде.

 

– Әйдәгез, бастык, балалар. Без дә кошлар шикелле очып карыйк! Кулларны ян якка куйдык, җилпеник. Ныграк җилпибез. Җилпибез. Очып буламы, балалар? Юк шул, булмый. Алай булгач, әйдәгез утырыйк, шөгыльне дәвам итәбез. Юк, әйдәгез тагын бер тапкыр очып карыйк.

 

– Әйдәгез без сезнең белән кулларны җилпик,

Кошлар шикелле сөйләшеп карыйк. (Кош тавышы)

Бәлки без дә алар шикелле оча алырбыз.

Әйдәгез очыйк, …………….. нәрсә, булмыймы?

(Балалар басалар, кошлар шикелле җилпенәләр, кош тавышы чыгаралар) (Слайд)

– Кешеләр күптән кошлар шикелле очарга теләп, төрле нәрсәләр ясап караганнар, оча алмаганнар. Алар канат куеп караганнар, оча алмаганнар. Аннан соң самолёт һәм башка төрле очар өчен җайланмалар уйлап тапкач кына оча алганнар. (Слайд)

– Без бүген сезнең белән үзебез өчен ачыш ясаячакбыз. Без кошлар турында бик күп нәрсәләр белеп калырбыз.

– Кош нинди ул? Аның нинди өлешләре бар? (Слайд)

– Кош ничек үсә?(Слайд) Әйе, ул йомырка эчендә була.

– Аннан ул кечкенә бәбкәгә әверелә. (Слайд)

– Аннан соң аны әти-әнисе туйдырып, тәрбияләп үстерәләр. Үзләре шикелле очарга өйрәтәләр. (Слайд)

 

Кошларны саклау, кошларның кылган эшләре:

1) Кошлар нишли беләләр? (Сайрыйлар, җырлыйлар, очалар)  Кош тавышы.

2) Кош оя кора.

3) Кош йомырка сала.

4) Кешеләр шикелле балаларын тәрбияли.

– Аларның ояларына тияргә ярамый, балалар, әгәр оядагы йомыркага тисәң, кошлар бу ояга кире килмиләр һәм кечкенә кошчыклар һаләк булалар. Кош оясы кырында кычкырып сөйләшергә ярамый. Кошларны куркытуыгыз бар. (Һәр җөмләгә слайд)

 

Ял минуты

 Практик эш. (Кош тавышы)

Практик эш балаларны төркемнәргә берләштереп үткәрелә. Балалар төрле төстәге түгәрәкләр ярдәмендә төркемнәргә берләшәләр, һәр төркем кош каурыеның ничек төзелүен исбатлый, исбатлауны кәгазь битенә схемалап яза баралар, төркемдә кем нәрсә эшләгәнен балалар үзләре билгелиләр:

– Галимнәр төрле ачыш ясар өчен тәҗрибәләр, тикшерүләр үткәрәләр. Без дә бүген, балалар, сезнең белән галимнәргә әверелеп торырбыз.

– Кош каурые ничек төзелгәнен беләсегез киләме? Әйдәгез лупаларны кулларга алабыз. Кош каурые нинди икәнлеген исбатлыйбыз.

– Аның төсе нинди? (Төрле төстә булырга мөмкин)

– Формасы нинди? (Озынча)

– Зурлыгы нинди? (Төрле )

– Ә хәзер каурыйны кулга алабыз, очын карыйбыз. Алар кечкенә кармаклар шикелле, кошлар өчен алар йозаклар.

– Ә хәзер каурыйның стержень өлешен кисегез.

– Нәрсәгә охшаган? (Көпшәгә охшаган) Аның эче буш, анда һава саклана, ул җиңел.

– Ә хәзер барыбыз да бастык. Каурыйдан йон өзеп алып учыгызга куегыз, өрегез.

– Йон нигә оча? (Ул җиңел)

– Йонны сулы савытка салабыз һәм яңадан учка салып өреп карыйбыз, ул очамы?

 

 Практик эшкә йомгак: (слайд)

– Кошның тәне бик кызыклы төзелгән. Иң төп рольне канатлар уйный. Алар кошларга очар өчен. Тән канатлары кошка форма бирә, ә аның астындагы йоннары җылылыкны саклый. Койрык канатлары тигезлекне саклый, әйләнергә, туктарга ярдәм итә.

 

 Дидактик уен “Кошны төзе”

– Конвертагы кошларны кайсы төркем алдан төзеп бетерер.

 

 Шөгыльгә йомгак:

- Ә хәзер, балалар, һәрберегез “Мин бик уңган, мин уйладым, мин тырыштым, мин ачыш ясадым”, – дип үзегезгә әйтегез. Молодцы!

 

Пермь өлкәсе

Барда муниципаль районы

“Үдик балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ШӘРИПОВА ӘЛФИНӘ ӘЛФРИД КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий