Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Кышкы урманга бару”

урман2 нче кечкенәләр төркеме өчен

 

Максат:

– әйләнә-тирәгә сак караш тәрбияләү, эмоциональ кабул итү үзлеген, күзаллауны, фикерләү сәләтен үстерү;

– балаларның кыш һәм карның үзенчәлекләре турындагы белемнәрен гомумиләштерү;

– кышкы табигать турында күзаллауларын киңәйтү, сөйләмдә сыйфатлар дөрес кулланып тулы җөмлә белән җавап бирү.

Җиһазлау: чыршылар, маймыл, капчык, хат, карга, чиләк белән кар, кәгаздән ясалган кар бөртекләре, “Кыш” плакат, магнитофон.

Алдан эшләнгән эш: кыш турында хикәяләр уку, кышны хайваннарның ничек кышлаулары, шулай ук зоопарк хайваннары турында әңгәмә алып бару.

Методик алымнар: телдән аңлатма, биремнәр, уеннар, физкультминутка, күрсәтмәлелек.

 

Эшчәнлекнең барышы:

Тәрбияче: Балалар, бүген безгә кунаклар килгән, әйдәгез әле, алар белән исәнләшик!

Балалар: Әссәләмүгаләйкүм!

Кунаклар: Вәгаләйкүм әссәләм, балалар!

Тәрбияче: Хәлләрегез ничек, балалар?

Балалар: Әлхәмдүлилләһ!

 

Ишеккә шакыган тавыш ишетелә.

Тәрбияче: Балалар, ишетәсезме, кемдер ишеккә шакый бугай. Кая, карыйм әле, кем икән ул?(Ишеккә барып карый.) Балалар, безгә хат ташучы апагыз хат калдырып китте бит әле. (Балаларга күрсәтә.) Кемнән икән бу хат? Хатны ачып укыйбызмы, балалар?

   Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Игътибар белән тыңлагыз. (Хатны ачып укый.)

“Әссәләмү-галәйкүм, балалар! Без сезнең 64 нче балалар бакчасына йөргәнегезне беләбез. Сезне апаларыгыз бик ярдәмчел, акыллы, тәртипле дип мактады. Безнең зоопарктан бер җәнлегебез урманга таба качты. Без күпме тырышсак та эзләп таба алмадык. Балалар, безгә ярдәм итмәссезме икән? Безнең җәнлегебезне урманнан табарга булышсагыз иде?

                                                                              Зоопарк хезмәткәрләре.”

 

Тәрбияче: Балалар, ярдәм итәбезме?

Балалар: Әйе

Тәрбияче: Ә кемнең зоопаркка барганы бар?

Балалар: Минем.

Тәрбияче: Зоопаркта нинди хайваннар була?

Балалар: Арслан, төлке, куян, маймыл, зебра… һ.б

Тәрбияче: Менә шушы сез әйткән хайваннар арасыннан кемдер качкан инде урманга, балалар. Әйдәгез әле, без хәзер шушы хайванны урманга эзләргә барыйк. Барабызмы?

Балалар:Әйе.

Тәрбияче: Балалар! Ә урманга нинди транспортлар белән барырга була?

Балалар: Машина, велосипед, паровоз, самолет, автобус…һ.б.

Тәрбияче: Әйе, балалар, урманга бик күп төрле транспортлар белән барырга була. Мин сезгә паровоз белән барырга тәкъдим итәм. Тыңлагыз, балалар, игътибар белән. Мин паровоз булам, ә сез минем вагоннарым булырсыз. Мин хәзер сезгә җөмләләр әйтәм. Ул җөмләләрне тулысы белән әйтеп бетермим, ә башын гына әйтә башлыйм. Сез шушы җөмләләрне тәмамларга тиеш буласыз. Кем беренче җөмләне тәмамлый, шул минем артка баса бара. Аңладыгызмы?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: 1. Мин озын, ә балалар кыска.

2. Боз каты, ә кар йомшак.

3. Юл киң, ә сукмак тар.

4. Әни ерак, ә тәрбияче апагыз якын.

5. Җәй көне җылы, ә кыш көне салкын.

6. Фил зур, ә тычкан бәләкәй.

7. Конфет баллы, ә лимон әче.

8. Радик безнең малай, ә Камилә кыз.

9. Самолет оча, ә көймә йөзә.

10. Җир кара төстә, ә кар ак төстә.

11. Көз көне яңгыр ява, ә кыш көне кар ява.

Җавап биргән бала тәрбияче артына тезелеп бара.

 

  Тәрбияче: Әй, булдырдыгыз, балалар, әлһхәмдүиЛләһ. Ә хәзер, әйдәгез, юлга кузгалыйк.

             Алга таба барабыз

Тип-тап, тип-тап,

Тип-тап, тип-тап.

Гөрләп чаба паровоз

Юл тап-тап, юл тап-тап,

Юл тап-тап, юл тап-тап.

Бик күп җирләрне үттек

Чың-чың -чың,

Чың-чың -чың,

Урманга килеп җиттек

Дың-дың-дың,

Дың-дың-дың.

Тууут-туу-уу-уу-ут!

 

Менә, балалар урманга да килеп җиттек. Карагыз әле, монда ничек матур, бөтен җир ап-ак, ямь-яшел чыршылар үсеп утыра.Тыңлагыз әле, балалар, без паровоздан төшеп карга баскач кар ничек шыгырдый икән? (Магнитофоннан кар шыгырдаган тавыш куя.) Ә буран ничек буранлый, тыңлагыз әле, балалар. (Шулай ук буран тавышы куела.) Балалар, карагыз әле чыршы өстенә. Кем утыра икән монда?

Балалар: Карга.

Магнитофоннан карга тавышы ишетелә.

 

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез, без дә карга белән исәнләшик.

Балалар: Әссәләмүгаләйкүм, карга!

Тәрбияче:Туктагыз әле, балалар, карга миңа нидер әйтергә тели.(Тәрбияче карганы колагына якынайтып, аның үзенә нидер әйткән кебек кыяфәт ясый.) Балалар, карганың кыш турында, сездән матур сүзләр ишетәсе килә. Нинди матур сүзләр беләбез без кыш турында, әйдәгез әле, һәрберегез әйтеп чыгыгыз әле берәр сүз. Кыш безнең нинди?

Балалар: Салкын, чиста, карлы, буранлы, матур, ап-ак, йомшак …һ.б. (Һәр баладан әйттерә)

Тәрбияче: ӘлхәмдүлиЛләһ, балалар, булдырдыгыз. Балалар, карганың безнең белән качышлы уйныйсы килә. Әйдәгез бергәләп уйнап алабыз. Уйныйсыгыз киләме?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Карга кая качкан, балалар? (Тәрбияче карганы чыршының төрле җирләренә яшерә, ә балалар аның кая качканлыгын әйтергә тиеш булалар.)

Балалар: Чыршы өстендә,… артында, алдында, астында, кырыенда.

Тәрбияче: ӘлхәмдүлиЛләһ, балалар, булдырдыгыз. Әйдәгез карга белән саубуллашыйк.

Балалар: Әссәләмүгаләйкүм, карга!

Тәрбияче: Балалар, без бит зоопарктан качкан җәнлегебезне эзләргә килгән идек. Кая качкан икән ул? Җитмәсә, урамда суык. Ай, карагыз әле монда, балалар, чыршы төбендә ниндидер капчык ята. Үзе селкенә дә. (Селкеткәли.) Ачып карыйммы ?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: (капчык эченнән маймылны чыгара.) Нәрсә бу, балалар?

Балалар: Маймыл.

Тәрбияче: Менә, балалар, зоопарктан качкан җәнлегебез шушы инде. Күпме эзләдек без сине? Туңдыңмы, балакай? (Тәрбияче маймылны кочаклап җәлли.) Хәзер без сине җылытабыз. Менә, балалар, маймыл туңганга күрә капчык эченә кереп качкан да инде. Маймылны җылы кулларыгыз белән сыпырыгыз әле. (Һәр бала яныны барып сыпырта.) Менә шулай. Ә маймыллар кайда яши безнең, балалар?

Балалар: Җылы якта.

Тәрбияче: Әйе. Балалар! Безнең якларда кыш салкын, ә җылы якларда кыш айлары җылы була. Маймылның бит бер дә мондый салкын кышны күргәне юк. Әйдәгез, балалар, менә шушы рәсемгә карап маймылга кыш турында белгәннәребезне сөйлик. Кем беренче сөйли? (Тәрбияче “Кыш” плакатын күрсәтеп, берничә баладан кыш турында сөйләттерә.)

Балалар: Урамда кыш. Кояш яктырта, ләкин җылытмый. Агачта яфраклар юк. Аю белән керпе кар астында йоклыйлар. Куян соры тунын ак тунга алыштырган, ә төлке белән тиен җылы туннарын кигәннәр. Кайбер кошлар җылы якка очып киткәннәр. Кешеләр җылы киенеп йөриләр. Балалар кар атышып уйныйлар. Чаңгыда, тимераякта, чанада шуалар.

Тәрбияче: ӘлхәмдүлиЛләһ, булдырдыгыз, балалар. Менә, маймыл, белдеңме инде нинди ул кыш? Балалар, арыганыгыздыр инде? Әйдәгез, хәзер ял итеп алыйк.

 

 Җил исә, исә-исә,
Агачларны селкетә (кулларыгызны өскә күтәреп, як-якка селкегез).
Җил тына-тына, тына (кулларыгызны әкрен генә аска төшерегез),
Ә агачлар үсә дә үсә,
Үсә дә үсә (кулларыгызны өскә күтәрегез).

 

 

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле монда, кемдер чиләген онытып калдырган, ә аның эченә кар тулган. (Тәрбияче чыршы төбеннән чиләк белән кар ала.)

Әйдә, маймыл, кил, карны тотып кара әле. Менә ничек суык. Килегез, балалар сез дә карны кулларыгызга тотып карагыз әле. Кар нинди, балалар?

Балалар: Ак, салкын, йомшак…һ.б.

Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, бу карны учларыбызда кысып карыйк, нәрсә тама балалар?

Балалар: Кар суга әйләнде, тамчы тама.

          Тәрбияче: Әйе, балалар, димәк, без карны җылы кулларыбыз белән тотсак, җылыга кертсәк, ул суга әйләнә башлый. Салкын кар, кулларыбызны туңдырмасын, әйдәгез аны чиләккә салыйк. (Кулларны сөлгегә сөртәләр.) Балалар, без урманда кунакта булдык. Аның саф һавасын суладык. Ә хәзер әйдәгез, шушы кар бөртекләре белән чыршыларны бизик.(Тәрбияче балаларга кәгазьдән ясалган кар бөртекләре өләшә).

Балалар чыршыга кар бөртекләре эләләр.

 

Тәрбияче: Менә, маймыл, кышның нинди салкын икәнлеген белдеңме инде? Бүтән зоопарктан качма инде, яме? Әйдәгез, балалар, без аны үзебезнең җылы бакчабызга алып кайтыйк. Балалар, утырыгыз паровозга, киттек.

Паровоз булып баралар.

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән бүген кайда бардык?

Балалар: Кышкы урманга бардык.

Тәрбияче: Анда нинди агачлар күрдек?

Балалар: Чыршы агачларын күрдек.

Тәрбияче: Ә ни өчен без урманга бардык?

Балалар: Маймылны эзләргә.

Тәрбияче: Каян таптык без аны?

Балалар: Чыршы төбендәге капчык эченнән.

Тәрбияче: Кемне очраттык без урманда?

Балалар: Карганы.

Тәрбияче: Балалар, сез бүген бик матур шөгыльләндегез, тырыштыгыз, рәхмәт сезгә.

 

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

 “64 нче “СӨЕМБИКӘ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ГЫЛӘҖИЕВА РЕЗИДӘ РӘИС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий