Конспект: “Милли нәкыш кулланып түбәтәй бизәү”
Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен танып-белү һәм иҗади сәнгатьне үстерү буенча интегральләшкән белем бирү эшчәнлеге.
.
Максат: Балаларны милләтебезнең хәзинәсе – декоратив-гамәли сәнгате һәм орнаменты белән таныштыруны дәвам итү, шул сәнгатьнең бер төре – милли орнамент кисеп ябыштыру эшчәнлеген ныгыту.
Бурычлар:
- Халык сәнгате аша балаларда зәвык, матур итеп киенергә теләк тәрбияләү.
- Балаларның логик фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү.
- Милли киемнәргә кызыксыну уяту. Үзләренә генә хас булган үзенчәлекләрен ачыклау, төсләрнең берләшүенә игътибар итү.
Юнәлеш: танып белү, аралашу һәм иҗади эшчәнлек.
Белем бирү интеграль өлкәләре: аралашу, социальләштерү, музыка, матур әдәбият, иҗади сәнгать.
Сүзлек : Лалә, өчьяфрак, милли.
Дәресне җиһазлау: Күргәзмәлек әзерләү: нәкыш төрләре, халкыбызның милли киемнәре күрсәтелгән альбом төзү, татар халык авыз иҗаты тупланган папкалар төзү. Махруй әбинең өен киендерү, сандыгына милли киемнәр әзерләп кую.
Тарату материалы: түбәтәй кисемнәре, төсле кәгазьләр, төрле зурлыктагы пумалалар, клей (җилем), салфеткалар.
.
Эшчәнлек барышы
Габдулла Тукай сүзләренә язылган (халык көе) “Туган тел” җыры яңгырый. Балалар көй астында, кулга-кул тотышып, группа бүлмәсенә керәләр.
Тәрбияче: Хәерле көн, балалар, кәефләрегез ничек?
Балалар : Кояшлы иртә кебек!
Тәрбияче: Сезнең өчен бик шатмын! Әйтегез әле, үскәннәрем, без хәзер сезнең белән нинди телдә сөйләшәбез һәм без кайсы милләттән булабыз?
Балалар: Безнең туган телебез – татар теле, без татар милләтеннән булабыз.
Әйе, балалар, татар халкының үз теле, үз милли киеме, үзенә генә хас гореф-гадәте, йола-бәйрәмнәре бар. Йола дигәннән, сез ерак әби-бабаларыгызның яшь чаклары белән кызыксынганыгыз бармы соң? Алар нәрсә белән шөгыльләнгәннәр, ничек киенгәннәр, ничек күңел ачканнар икән?
Татар халкы бит элек-электән киң күңелле, ачык йөзле, бик кунакчыл да булган, кунакларны ачык йөз, тәмле сүз белән каршы алган. Кунак дигәннән, без дә бүген сезнең белән кунакка барабыз әле.
Балалар: Кая, кая?
Тәрбияче: Кая дисезме? Ә-ә-нә, теге бизәкле йортта яшәүче Махруй әбиегезгә барабыз. Ул безне инде күптән кунакка чакыра.
Әйдәгез, балалар, җырлый-җырлый барсак, юлыбыз да кыскарак тоелыр!
Балалар: Әйдәгез, әйдәгез! / ”Туган тел”(Г.Тукай сүз.) җырын җырлап, балалар түгәрәктә йөриләр/.
.
Тәрбияче: Менә килеп тә җиттек.
Капка ачыла, Махруй әби чыга.
- Һай, балакайларым килгән икән, күрми дә торам, исән-сау гына килеп җиттегезме, алма бөртекләрем, хөрмә-җимешләрем?!
- Саумы, әбекәй!
Тәрбияче: Махруй әби, исеңдәме, син безне кунакка чакырган идең, менә без килеп тә җиттек.
Әби: Рәхмәт, рәхмәт килүегезгә, әйдәгез, утырышып, дога кылып алыйк.
Тәрбияче: Балалар, әбекәй үзенең догасы белән бу йортның нигезенә ныклык, шушы йортта яшәүчеләргә исәнлек-саулык, озын гомер тели.
Тәрбияче (Игътибарны өй алдына чыгарылган кечкенә сандыкка юнәлтә): Әбекәй, бу нинди кечкенә сандык?
Махруй әби: Әй, балакайларым, минем милли байлыгым – сандыгым бу. Мин монда үзем өчен кадерле булган әйберләрне, әби-бабаларыбыздан калган милли киемнәребезне саклыйм, әле менә кояшта җилләтеп керим дип алып чыктым үзләрен.
Тәрбияче: Махруй әби, без балалар белән халкыбызның милли киемнәре турында сөйләшкән идек, ләкин аларны рәсемнәрдән генә күреп беләбез.
Бәлки, ул матур киемнәр синең сандыгыңда саклана торгандыр? Безнең аларны үз күзләребез белән күрәсебез килә. Бәлки, ул бүген безгә дә серен сөйләп бирер?!
Әбиебез сандыгында
Сакланмый ниләр генә,
Әйдәгез, сорыйк үзеннән -
Ачып күрсәтсен безгә.
.
Әби (Сандыкны ача, милли киемнәр алып, балаларга шигырь-табышмаклар әйтеп, һәрберсен күрсәтеп бара):
Яңа гына кидем итек,
“Ч” өстәгәч, булдым…(читек )
Җырлый-җырлый сәхнәләрдә
кызларның биер чагы.
Кызларга бик килешә
Башындагы…(калфагы)
Әнием, ак сәйлән тезеп,
Чиккән яшел бәрхетне.
Баш түбәмдә…( түбәтәем)-
Мин бүген бик бәхетле.
Әби (түбәтәй ала): Ә менә монысы бабагызныкы!
Әй, балалар,“калган эшкә кар ява”, дип юкка гына әйтмиләрдер инде. Минем сандык төбемдә бизәк төшерелмәгән түбәтәй үрнәкләрем калган икән. Күптән ачканым юк иде шул сандыгымны.
Тәрбияче: Махруй әби, бер дә борчылма, без дә балалар белән милли киемнәргә бизәк төшерергә өйрәнәбез. Балалар, бәлки бу түбәтәй үрнәкләрен бүген без бизәрбез?
– Моның өчен безгә нәрсә эшләргә кирәк? (Орнаментлар – милли бизәкләр кисәргә).
– Татар халык киемнәрендә нинди орнаметлар (бизәкләр) күренә?
– Милли бизәкләрдә нинди төс юк? (Җаваплар әйтелә).
– Әйдәгез балалар, түбәтәйләргә милли бизәкләр кисеп ябыштырыйк, аларны матур итеп бизик. Үз эшебез белән Махруй әбине дә сөендерик әле.
.
Балалар “Түбәтәй” (татар халык җыры) көе астында кисеп ябыштыру эшен башкаралар.
Эш барышында тәрбияче кыенсынган балаларга аерым килеп өстәмә аңлатма һәм киңәшләрен бирә, кайчы һәм клей белән эш иткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен балаларның исләренә төшерә. Шөгыль ахырында бер бала иң матур бизәлгән түбәтәй үрнәген сайлап ала, бу эшнең ни өчен үзенә ошаганын дәлилләп бирә. Балалар бер-берсенең эшенә бәя бирәләр.
Тәрбияче: Махруй әби, син безнең эшләрне кабул итеп аласыңмы?
Әби: Нинди оста куллы балаларыбыз үсеп килә икән, рәхмәт сезгә, сөендердегез сез мине. Болай булгач, гореф-гадәтләребез югалмас. Шушы матурлыкны буыннан-буынга онытмыйча саклап килү – сезнең төп бурычыгыз! Соңгы вакытта энҗеле калфак, чигүле читекләр, бәрхет түбәтәйләр кигән абый-апаларыгыз еш очрый башлады. Сокланып та, кызыгып та карыйм үзләренә, күңелем тула, күңелем шатлана.
Тәрбияче: Әбекәй, теләкләреңне кабул итеп алабыз, ышанычыңны акларга тырышырбыз, шулай бит, балалар?! Киләчәктә дә шушындый матур бизәкләр белән милли киемнәр бизәрбез. “Эш беткәч уйнарга ярый” дигән әйтем дә бар бит әле халкыбызда. Әйдәгез, бергәләп халкыбызның “Түбәтәй” җырлы-биюле уенын уйнап алыйк!
Җырлы-биюле уен”Түбәтәй”
Түбәтәйнең иң матурын кигәнсең,
Бик ераклардан кунакка килгәнсең.
Түбәтәең энҗеле дә укалы,
Түбәтәем менә кемдә туктады.
Яле, дустым, җырлап кына ал әле.
Түбәтәй кемдә кала, шул балага “җәза” бирелә: бии, җырлый, табышмакка җавап әйтә һ.б.
Тәрбияче: Әбекәй, “Кунак кадере өч көн”, диләр, без озаграк та тордык бугай, бакчабызга кайтыр вакыт җитте.
Балалар, әйдәгез Махруй әби белән саубуллашып, кайтыр юлга чыгыйк. (“Туган тел” (Г.Тукай сүз.) көе астында группа бүлмәсеннән чыгалар).
.
Татарстан Республикасы
Яшел Үзән муниципаль районы
Күгәй авылы
“Күгәй башлангыч мәктәп-балалар бакчасы”
муниципаль башлангыч белем-мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
I квалификацион категорияле тәрбиячесе
САБИРҖАНОВА АЛЬМИРА РӘШИТ КЫЗЫ
Комментарии: |