Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Урманга сәяхәт»

 83652244_Cveta4-5 яшьлек балалар өчен

 

Программа эчтәлеге:

1) Урманның кеше тормышындагы әһәмияте турында балаларга белем бирү.

2) Урманда үз- үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләп үзләштерү.

3) Урманда үсүче үсемлекләргә, гомүмән, табигатькә сак караш тәрбияләү.

 

Сүзлек: бака яфрагы, умырзая,  ландыш, Кызыл китап.

Алдан эшләнгән эш: конспект язу, методист, тәрбияче белән киңәшү, конспектны ятлау, балаларны шөгыльгә әзерләү.

Материаллар: ясалма урман, чәчәкләр, үләннәр рәсеме.

Балаларны урнаштыру.

 

Шөгыль барышы.

- Әйдәгез, балалар, матур итеп урыннарга утырышыйк әле.

– Балалар, сез сәяхәткә барырга теләр идегезме? Кая сәяхәткә барырга була?

– Дөрес, балалар, урманга, әкиятләр патшалыгына, авылга, чишмәләргә. Әйе, балалар, бик күп төрле юнәлештә сәяхәткә чыгарга, төрле табигать күренешләре белән танышырга була. Без дә бүген сәяхәткә барырбыз. Ә кайда икәнен сез, табышмакка җавап тапсагыз, әйтерсез.

Ямь- яшел куе булганга,

Һәркем ярата аны.

Анда бик күп агачлар,

Җыр суза сандугачлар.

Кызарып җиләк пешә,

Чикләвекләр өлгерә.

Санап та бетереп булмый

Нәрсә соң ул, кем белә? (Урман).

 

– Бик дөрес әйттегез, балалар. Без дә хәзер сезнең белән урманга барырбыз. Җәяү генә (группадан агачлар арасыннан йөреп киләбез). Менә килеп тә җиттек.

 

Урман – ул кешенең дусты. Урмандагы байлыкларны санап бетергесез. Тәмле җиләкләр, хуш исле гөмбәләр, чикләвекләр, дару үләннәре, чәчәкләр бар да урман хәзинәсе. Без, урманның саф, чиста һавасын иснәп, тәнгә сихәт алабыз, файдалы үләннәре белән төрле авыруларны дәвалыйбыз. Менә, балалар, карагыз але, безгә каяндыр хат килеп төште. Әйдәгез, укып алыйк әле.

 Хәерле көн!

Балалар,  урманда кычкырышмагыз, шауламагыз. Чәчәкләрне өзмәгез, агач ботакларын сындырмагыз. Шунда гына сезгә урманның сер-могҗизалары ачылыр, диелгән хатта, балалар.

Балалар, безгә бу хатны урман җәнлекләре җибәргән. Рәхмәт сезгә, сезнең киңәшләрегезгә колак салырбыз. Балалар, әйдәгез матур итеп утырышыгыз әле, без сезнең белән урманда нишләргә ярамаганлыгын карап китик әле. (Рәсемнәр күрсәтәм).

– Менә бу нәрсә, балалар?

– Әйе, агачларны чабарга, сындырырга ярамый.

– 2 рәсемдә нәрсә сүрәтләнгән, балалар?

– Әйе, Динар, күбәләкләрне тотарга ярамый.

– 3че кагыйдә безнең нәрсә, Ризван?

– Бик дөрес, гөмбәләрне тотарга ярамый.

– 4че кагыйдә нәрсә микән балалар?

– Әйе, Алина, урманда учак ягырга ярамый.

– 5че кагыйдә ничек балалар?

– Дөрес, Никита, бөҗәкләрне рәнҗетергә ярамый.

– Менә, балалар, бусы ничек?

– Әйе, Максим, чәчәкләрне өзәргә ярамый.

– Булдырдыгыз, балалар. Менә без сезнең белән урманны ничек саклау кагыйдәләрен дә карап чыктык.

 

Ә хәзер, балалар, мин тактага бөҗәкләр рәсеме куям. Сез миңа аларның исемнәрен әйтегез. Уен “Кем белә – әйт тизрәк” дип атала. (Уен уйнала).

 

Ә хәзер, әйдәгез, балалар, матур итеп басыйк, ял итеп алырбыз.

Кояш күтәрелә,

Кинәт җил исте,

Яшен яшьнәде,

Яңгыр ява башлады,

Яңгыр туктады.

Яңадан кояш чыкты.

 

– Булдырдыгыз, балалар, әйдәгез, урыннырга утырышыйк әле. Менә хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавабын әйтерсез. Игьтибар белән тыңлагыз.

 

1. Исеме сәер булса да,

Аны бик хөрмәтлиләр.

Киселсә дә, канаса да,

Иң әйбәт дару диләр.

– Бу нинди үлән соң, балалар?

– Әйе, белдегез. Бака яфрагы, ул бик файдалы үлән. (Рәсемен күрсәтәм). Ә хәзер икенче табышмакны тыңлагыз әле.

 

2. Без таныйбыз дус – ишне,

Кара нинди хуш исле.

Тагып йөрерлек түшкә,

Бу бит зәңгәр …

– Нәрсә булыр балалар?

– Бик дөрес, мәтрүшкә. Мәтрүшкәне балалар салкын тигәндә чәй итеп кулланырга кирәк, ул бик файдалы.

 

3. Бик күп авыруга,

Дәвасы бар аның да,

Тамакны да дәвалый ул,

Эчәк авыруларын да.

Бу, балалар, сары мәтрүшкә булды.

 

– Менә, балалар, сезнең белән табышмакларга да җаваплар таптык. Балалар, тыңлап торыгыз әле мине, менә мин хәзер бер шигырь укыйм.

 

Менә каен җиләге.

Бик тәмле ул, бал гына.

Авызыңа ал гына.

Күңелегез ачылыр,

Сусавыгыз басылыр.

 

– Балалар, кура җиләгенең әле яфрагы да файдалы. Аз гына парда тотып җәрәхәткә япсаң, төзәлгәнен сизми дә каласың.

– Балалар, безгә китәргә вакыт инде. Сезгә урманда күңелле булдымы? Без бүген нәрсәләр нәрсәләр турында сөйләштек?

– Дөрес, урманда үзеңне әдәпле тоту турында. Урманда, балалар, барлык үсемлекләр, кошлар үзара бәйләнешле. Без сезнең белән әйттек инде: чәчәкләрне өзсәң – умарта кортлары бал җыя алмас иде, гөмбәләрне таптасаң, урмандагы җәнлекләргә бик авырга туры килер иде. Чикерткә һәм күбәләкләр үләннәргә төшеп куналар. Шуңа күрә үләннәрне таптарга ярамый. Әгәр дә кешеләр җиләк-җимешләрне таптап, сындырып бетерсә, без урманнан учлап- учлап җиләкләр җыя алмас идек. Шуңа күрә, балалар, аның могҗизаларын күрә белергә, анда үсүче-яшәүче бар нәрсәгә карата  мәрхәмәтле булырга кирәк.

– Ә хәзер, балалар, үзебезнең төркемгә кайтыйк.

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

 “56 нчы “ЧИШМӘКӘЙ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ХАЕРУТДИНОВА АЛИСӘ РУДИК КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий