Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Һөнәрләр”

4326646Мәктәпкә әзерлек татар логопед төркеме

 

Максат: балаларның һөнәрләр турындагы белемнәре үсеше.

Бурычлар:

1. Балаларның һөнәрләр турындагы күзаллауларын камилләштерү, сүзлек байлыгын арттыру, активлаштыру; диалогик һәм монологик сөйләм формаларын камилләштерү; сүзләргә күплек сан кушымчалары, килеш кушымчалары ялгау.

2. Күзәтүчәнлекне, танып белү үзенчәлеген, сөйләм телен үстерүне камилләштерү.

3. Кеше хезмәтенә мәхәббәт тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш: хирург, күз табибы (окулист), теш табибы (стамотолог), невролог, нефролог, отоларинголог (лор), фонендоскоп, фен.

Җиһазлау: туп, төрле һөнәр ияләренең рәсемнәре, табиб киеме, терәк схема, һәр балага биремнәр, каләмнәр, кояш рәсемнәре (шат, моңсу).

Индивидуаль эш: Азаматның, Эмилнең, Рәсүлнең [р] авазларын төзәтү, сүзләрнең дөрес әйтелешенә, җөмләләрнең дөрес төзелешенә игътибар итү.

Шөгыльнең төзелеше:

  1. Оештыру өлеше.
  2. Психогимнастика.
  3. Мәкаль: “Һөнәр белгән, ач булмас”.
  4. Туп белән уен: “Кем кайда эшли?”
  5. Уен: “Бер – күп”
  6. Диалогик сөйләм.
  7. Ял минуты: “Яр Чаллы буйлап сәяхәт”

А) Артикуляцион гимнастика.

Б) Сулыш гимнастикасы.

  1. Мөстәкыйль эш.
  2. Күзләргә гимнастика.
  3. Терәк схема буенча хикәя төзү.
  4. Йомгаклау.
  5. Үз-үзеңне бәяләү.

 

 

Шөгыль барышы.

1. Балалар бүлмәгә кереп түгәрәк ясап басалар.

–        Балалар, карагыз әле бүген безгә күпме кунак килгән. Әйдәгез бергәләшеп алар белән исәнләшик.

–        Исәнмесез!

 

2. Психогимнастика.

Бергәләшеп без басыйк,

Бик зур түгәрәк ясыйк.

Куллар җылысын тойыйк,

Шатланышып елмайыйк. (Бер-берсенә карап елмаялар)

Хәерле иртә теләп шөгылебезне башлыйк.

–        Хәерле иртә, дусларым!

 

3. Балалар, мин сезгә хәзер бер мәкаль әйтәм, ә сез игътибар белән тыңлагыз һәм мәгънәсенә төшенергә тырышыгыз.

“Һөнәр белгән, ач булмас”

(Мәкальнең мәгънәсе буенча балаларның җаваплары).

–        Нәрсә соң ул һөнәр? Әгәр дә кеше нинди дә булса бер һөнәр сайлаган икән, димәк ул шул өлкәдә белем алган. Кеше үз һөнәрен яратып, белеп башкарса гына зур уңышларга ирешә ала.

–        Әйтегез әле, сез нинди һөнәрләр беләсез?

(Балаларның җаваплары).

 

4. – Балалар, нинди һөнәр ияләре кайда эшли икән, әйдәгез уйлап карыйк. Туп белән уен “Кем кайда эшли?”

–        Рәхмәт сезгә, балалар. Әйдәгез хәзер шөгылебезне өстәлләр артына утырып дәвам итик. (Утыралар).

 

5. – Балалар, өстәлләрдә һәркемнең алдында рәсемнәр куелган. Без хәзер шул рәсемнәр белән тагын бер уен уйнап алырбыз. Уен “Бер – күп” дип атала. Әйдәгез искә төшереп китик әле, без нинди күплек кушымчалары беләбез? (Балаларның җаваплары: -лар, -ләр, -нар, -нәр)

–        Һәр бала үз рәсемендә сурәтләнгән һөнәр иясен  берлек һәм күплек санда әйтә. Мәсәлән, тәрбияче- тәрбиячеләр.

 

6. – Хәзер, балалар, күз алдыгызга китерегез әле: сез шушы рәсемнәрдә сурәтләнгән һөнәрләрне сайларга һәм бу турыда иптәшегезгә әйтергә телисез, ди. Шул ук вакытта иптәшегезнең дә кем булырга теләвен беләсегез килә, ди. Әйдәгез хәзер диалог төзибез. Диалог нәрсә әле ул? (Балаларның җаваплары)

(Ике бала басып бер-берсе белән сөйләшәләр. Мәсәлән,

–        Азалия, мин үскәч пешекче булырга телим, ә син кем буласың?

–        Миләүшә, мин үскәч укытучы булам.

 

7. Ял минуты: “Яр Чаллы буйлап сәяхәт”

Утырып бераз ардык,

Ял итәргә уйладык.

Туган шәһәребез буйлап

Сәяхәткә кузгалдык.

Уң якта биек йортлар,

Сулда гүзәл биналар.

Бигрәк матур безнең Чаллы!

Саклап яшик без аны.

(Шигырьнең сүзләренә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар).

– Әйдәгез, берләшеп Чаллыбызның балалар шифаханәсенә сәяхәт итик. (Коверда ярым түгәрәк ясап басалар. Тәрбияче балалар табибы  булып киенә)

– Хәерле иртә, балалар! Мин – балалар табибы (педиатр) булам. Сезне үзебезнең шифаханәдә күрүемә мин бик шат. Хәзер мин сезнең сәламәтлегегезне тикшереп карыйм.

 

А) Артикуляцион гимнастика: сәгать, чынаяк, гөмбә, белен (коймак), шар кабартабыз, шарны шиңдерәбез, ат…

–        Ярый, телләрегезне, тамагыгызны тикшердем, хәзер мин сезнең үпкәгезне тикшереп карарга телим.

 

Б) Сулыш гимнастикасы.

– Балалар, сез сау-сәламәт. Әйтегез әле, сез шифаханәгә еш йөрисезме? (Җаваплар). Шифаханәдә балалар табибыннан башка тагын кемнәр эшли? (Балаларның җаваплары: хирург, күз табибы (окулист), теш табибы (стамотолог), невролог, нефролог, отоларинголог (лор)…)

– Гел шулай сәламәтлегегез турында кайгыртып торыгыз, сәламәт булыгыз.

– Хәзер әйдәгез, балалар, бакчабызга кайтып шөгылебезне дәвам итик. (Балалар өстәлләр артына утыралар).

 

8. – Балалар, сезнең өстәлләрдә – биремнәр. Эшләр өчен кайсы һөнәр иясенә нәрсә кирәк икән? Дөрес җавапларны җепләр белән тоташтырып куйыйк. (Биремне мөстәкыйль үтиләр)

 

9. – Язып та алдык, күзләрне ял иттерергә вакыт җитте.

Күзләргә гимнастика:

Күп эшләдем, күп күрдем,

Арыдылар күзләрем.

Йомам күзем, ял итсен,

Ачам күзем, күп күрсен.

Тагын йомам һәм ачам,

Бер йомам да, бер ачам.

Күзләр хәрәкәте белән

Бик зур әйләнә сызам.

Аннан төбим күзләремне

Имән бармак очына.

Кисәк карыйм тышта үскән

Биек агач башына.

 

10. – Балалар, әйдәгез барлык белемнәребезне искә төшереп, терәк схема буенча хикәя төзеп карыйк.

(2-3 баланың җавабы).

 

11. – Балалар, без бүгенге шөгыльдә нәрсәләр эшләдек? (Балаларның җаваплары).

 

12. Үз-үзләрен бәяләү (шат кояш, моңсу кояш)

 

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

 “16 нчы санлы катнаш төрңдәге “Сыерчыккай” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар логопед төркеменең I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ЗАРИПОВА МИЛӘҮШӘ ВИЛИН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий