Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Тәрәзә төбендәге даруханә”

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә экология темасына ачык шөгыль.

ДАРУ ҮЛӘННӘРЕ

Бурычлар:

. Үсемлекләр турында алган белемнәрне ныгыту һәм системалаштыру;

. Бүлмә гөлләре турында күзаллауларны киңәйтү (алоэ, каланхоэ, кислица, лавр, хлорофитум), алар белән тирәнтен танышу һәм дәвалау үзлекләре белән танышу;

. Бүлмә гөлләрен үсентедән утыртырга өйрәнү;

. Бүлмә гөлләренә карата соклану хисләрен һәм мәхәббәт уяту, аларны карап үстерү теләген тәрбияләү;

Сүзлек өстендә эш: үсенте.

Методик алым: сөйләү, практик эш, күрсәтү, аңлату, әңгәмә, сорау – җавап.

Алдан башкарылган эш: дару үләннәре белән танышу, әңгәмәләр, уеннар, рәсем конкурсы, табышмаклар әйтешү, хикәяләр Һәм шигырьләр уку.

Материал: “Дару үләннәре” открыткалары, плакатлар, дидактик уеннар.

Гөл утырту өчен материаллар: буш гөл савытлары (алдан гөл савыты эче сызыклар белән бүлгәләнгән була), ком, туфрак, таш (черепки), соскылар яки кечкенә көрәкләр, таяклар, су салынган стаканнар, клеенкалар,чүпрәкләр яки салфеткалар, үсенте яки үсемлек сабагы (черенки) , теплица ясау өчен каплагычлар.

 

 

Эшчәнлек барышы:

Оештыру:

Балалар урман һәм кошлар тавышына группага керәләр.

Исәнмесез, балалар!

Исәнмесез, апалар!

Исәнмесез, саумысыз,

Хөрмәтле кунакларыбыз!

Күңелле үтсен дәрес.

Сезнең белән яңа белем

Эзләр өчен без әзер.

 

Үсемлекләр турында алган белемнәрне ныгыту һәм системалаштыру.

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар. Бүген без сезнең белән үсемлекләр турында сөйләшәчәкбез. Табышмаклар әйтермен, ә сез җавабын табарсыз. (Һәр табылган җаваптагы үсемлек рәсеме тактага куеп барыла)

 

Мин үзем – зәһәр инде,

Чагамын кул тидерсәң.

Шаянрак балаларны

Үрле – кырлы сикертәм.

Тик барыбер файдалы мин

Сызласа кул – буыннар.

Яфрагымда, сабагымда

Витаминлы суым бар. (Кычыткан)

 

Исемем сәер булса да

Мине бик хөрмәтлиләр.

Киселсә дә, канаса да,

Иң әйбәт дару диләр. (Бака үләне)

 

Таяк,

Таяк өстендә маяк;

Маяк өстендә кибет,

Кибет эчендә дүр мең егет. (Мәк)

 

Миләш тәлгәшләренә,

Охшаган чәчкәләрем.

Кызыл түгел, сары шул

Минем тәлгәшләрем. (Гөлбадран)

 

Күләгәдә, урманда чәчәксез дә үсә бу үлән. (Абага)

 

Аяксыз, кулсыз булса да,

Койма башларына,

Үсемлек сабакларына,

Әйләнгәләп үрмәли. (Эт эчәгесе)

 

Бакчада, басуда – эшләр харап,

Бер чүп үләне үскән анда бихисап.

Җиләк – җимеш, яшелчәдән,

Мул уңыш алыйм дисәң,

Иренмичә чүп ута син,

Җиң сызганып эшкә кереш. (Алабута)

 

– Әфәрин, балалар, табышмакларның җавапларын таптыгыз. Бу үсемлекләрне бер сүз белән тагын ничек атап була? (Дару үләннәре) Дөрес, балалар. Ни өчен соң алар дару үләннәре ? ( )

– Тагын нинди дару үләннәрен белүегезне ачыклау өчен “Тиз әйт” уенын уйнап алырбыз.

 

Аз хәрәкәтле “Тиз әйт” уены.

Уенда 8-10 бала катнаша. Алар бертигез рәткә тезеләләр. Кайсы бала дөрес дару үләнен атый, шул бер адым алга чыга. Кайсы бала иң күп дару үләнен атый һәм барыннан да алда була, шул җиңүче дип санала.

– Күрәм , балалар, дару үләннәрен сез күп беләсез, ләкин сез аларны аера аласызмы икән?

 

Менә кәрзинемдәге дару үләннәре буталып беткән, аерырга булышыгыз әле.

 

Дидактик уен “Кузовок”

Һәр балага 1 – 2 дару үләне төшкән , 6 өлешкә бүлгәләнгән карточка бирелә. Бала шул рәсемнәрне җыеп, исемен атарга тиеш.

– Бик яхшы, дөреслеген тикшерик. Ә хәзер миңа үзегез җыйган үсемлек турында сөйләгез әле. (Исемен атагыз, кайда үсә, ничек кулланыла)

 

Бүлмә гөлләре турында күзаллауларны киңәйтү (алоэ, каланхоэ, кислица, лавр, хлорофитум), алар белән тирәнтен танышу һәм дәвалау үзлекләре белән танышу.

 

Уен беткәч телефон шалтырый.

Тәрбияче: Минем телефоным шалтырый.

– Кем шалтырата?

– Фил.

Тәрбияче: Сезгә нәрсә кирәк?

– Микстура.

Тәрбияче: Кем өчен?

– Улым өчен кирәк.

Тәрбияче: Нәрсә булды соң улыгызга?

– Бик каты йөткерә. Йокларга да, укырга да ирек бирми.

Тәрбияче: Ярый , ярый, бүген үк җибәрермен.

 

Яңадан челәннәр шалтырыттылар.

Челәннәр: Безнең эчебез бик авырта. Артык күп ашап ташлаганбыз. Үтенеп сорыйбыз, безгә дә дару җибәрегез әле.

Тәрбиче: Ярар, җибәрербез.

 

Яңадан аюлар шалтыраттты. Үкерә дә, үкерә: “Му”, “Му”. Берни аңлап булмый. Куегыз әле трубканы, аңлап булмый бернәрсә дә.

 

Ә яңадан крокодил шалтыратты.

– Пластырь   җибәрегез әле. Бүген аркамны сыдырдым, бик авырта хәзер ул минем.

 

Яңадан телефон шалтырый.

Тәрбияче: Алло.

Нюша: Исәнмесез, бу Нюша шалтырыта.

Тәрбиче: Исәнмесез. Нәрсә булды ?

Нюша: Кичә миңа Лосяш чәчәк бәйләме бүләк итте. Минем борыныма томау төште. Чәчәкләрнең исен сизмим. Борыныма тамызырга берәр дару җибәрегез әле.

Тәрбияче: Ярар, җибәрербез.

 

Тәрбиче: Менә шулай көне буена шалтырый да, шалтырый телефон. Җәй буена җыеп киптергән дару үләннәре дә бетте, ә яңалары үсәр өчен бик озак көтәргә туры киләчәк. Каян дару үләннәрен алырга инде хәзер? (Балаларның җавапларын тыңлау)

 

Тәрбияче: Балалар, тирә-якка күз салыгыз әле. Төшендегезме? Уйлап караганыгыз бармы, иң гади бүлмә гөлләре – тәрәзә төбендә ямь һәм матурлыктан башка, безнең сәламәтлегебезне ныгытуда һәм дәвалауда сәбәпче була алалар. Алар безнең иң якын һәм тугры дусларыбыз. Алар бик куп төрле: алоэ, каланхоэ, герань, традесканция. Сезне һәрберегезне дә кайчан булса да әниләрегезнең дару үләннәре белән дәвалаганы бар. Бүлмә гөлләре даруханәсе шуның белән уңайлы, аларның тәрәзә төбендә үсүе белән. Менә бүген мин сезгә кайбер авырулардан дәваланганда кулланылучы бүлмә гөлләре турында сөйләрмен.

 

Карагыз әле менә бу гөлгә: аның сабагы турыга үсә, яфраклары очлаеп ян – якка киткән, яшел төстә, итләч һәм бик тиз сынучан (хрупкий). Бу бүлмә гөленең исеме – алоэ.

– Нюша, бу гөл белән синең борыныңны дәваларга була. Балалар, бәлки берәрегез алоэ гөлен борынны дәвалар өчен ничек кулланырга кирәклеген беләдер. (Балаларның фикерен тыңлый).

 

Тәрбияче: Алоэ гөленең яфракларының суын сыгабыз, шуңа берничә тамчы бал тамызабыз һәм болгатабыз. Борынны томаудан дәвалау өчен тамчы даруыбыз әзер.

 

-Безгә әле башка җәнлекләребез өчен дә дару әзерлисебез бар. Карагыз әле менә бу гөлгә. Ул да безгә кирәк булачак. Балалар, үзегез тасвирлап сөйләп бирегез әле бу гөл турында. (Аның сабагы турыга үскән, яфраклары йөрәк формасында, караңгы яшел төстә, итләч) Ә исеме аның – каланхоэ (дегремона).

– Каланхоэның согы яраларны, сыдырылган урыннарны дәвалаганда кулланыла. Теш уртлары канаганда файдалы. Крокодилның аркасындагы сыдырылган урынны дәваларга каланхоэ яфрагы килешәчәк. Яфракның аскы ягындагы пленкасын салдырабыз һәм ярага беркетәбез. Менә бүлмә гөленнән пластырь әзер дә.

 

– Әйдәгез алдагы бүлмә гөлен карап үтик. Кайсыгыз безгә гөлнең тышкы билгеләренә карап, аның турында сөйләп бирә? (Бу гөлнең сабагы агачсыман һәм турыга үсә; яфраклары каты, овал формасында, караңгы яшел төстә) Аның исеме – лавр. Аннан лавр мае алалар. Мае хуш исле, яшел төстә. Әлеге майны куллар һәм арка сызлаганда сөртәләр. Шушы лавр яфракларының төнәтмәсе ютәлләгәндә килешә. Кемгә безнең микстура кирәк иде әле? Менә хәзер без филгә лавр яфраклары төнәтмәсен ясап биреребез. Берничә лавр яфрагын кайнар су салып төнәтәбез һәм ютәлдән дару әзер.

 

– Балалар, ә менә бу бүлмә гөле – кислица. Ул – ашказаны авыртудан. Сабагы бик күренми, ә яфраклары нечкә. Чәчәкләре ак яки алсу төстә була. Яфракларының тәме ачы булганга – кислица дип атаганнар да инде. Бу гөлнең яфракларыннан челәннәргә дару әзерләрбез. 1 калак кислица яфраклары, 1калак кара чәй, ярты калак мята һәм 1 стакан су. Барысын бергә кайнатабыз да 5 минутка төнәтергә куябыз. Бу төнәтмәне кайнар килеш ашарга ярты сәгать кала эчәргә киңәш ителә.

 

– Шулай итеп бүген без сезнең белән бүлмә гөлләренең дәвалау үзенчәлекләрен белдек. Өйдә әти-әниләрегезгә бүлмә гөлләренең файдасы турында сөйләгез. Әйдәгез искә төшереп алыйк әле, нинди дәвалау үзлекләренә ия без танышкан гөлләр (алоэ, каланхоэ, лавр, кислица). Ләкин зурлардан башка бу даруларны үз белдегең белән кулланырга ярамый. Бу кагыйдәне истә тотыгыз!

 

Бүлмә гөлләрен үсентедән утыртырга өйрәнү.

 

– Балалар, мин сезне хлорофитум дип исемләнгән гөл һәм аның бик яхшы үзлеге белән таныштырасым килә. Бу гөл бүлмәдәге зыянлы микробларны үтерә. 24 сәгать эчендә бөтенләе белән диярлек микробларны үтереп бетерә. Без аны бүген үзебезнең группага утыртырбыз.

– Әйдәгез, искә төшереп алыйк, ниниди юллар белән үсемлекләрне утыртканыбыз бар? (Орлык, суганча) Бүген без сезнең белән үсентедән утыртырга өйрәнербез.

 

Тәрбияче хлорофитум үсентесен утырту буенча инструкция үткәрә. Балалар, тәрбияче ярдәмендә хлорофитум үсентесен утырталар.

Тәрбияче: Бүген без сезнең белән менә бу кечкенә генә үсентеләрне утыртырбыз һәм аннары аларны тәрбияләп үстерербез. Кечкенәләр төркеме балаларына бүләк итәрбез. Карагыз һәм игътибар белән тыңлагыз. (Тәрбияче аңлатып эшләп күрсәтә) Карагыз әле, савытның төбендә нәрсә күрәсез? (Тишек) Ни өчен бу тишекләр кирәк? (Артык су агып чыксын өчен) Без салачак ком һәм балчыклар бу тишектән коелмасын өчен чыбыкчалар салам. Савыт эче сызыклар белән бүлгәләнгән. Беренче сызыкка кадәр ком салам. Аны тигезләп баскалап куям. Беренче сызыктан икенче сызыкка кадәр кара туфрак салам. Аны шулай ук тигезләп баскалап куям. Аннары савытыбызның өске өлешенә бер бармак кала урын калдырып, тагын ком салам. Су сибәм. Суның сеңгәнен көтәбез. Су сеңгәч, таяк ярдәмендә чокыр ясыйм. Шул чокырга үсентенең беренче яфрагына кадәр үсентене урнаштырам һәм калган туфракны салып күмеп ныгытып баскалап куям. Су сибеп, пластик бутылкадан парник ясап каплап куям. Балалар, эшкә керешкәнче тагын бер тапкыр телдән эш тәртибен искәртеп алыйк әле.

 

Йомгаклау.

Балалар эшне башкара, ә тәрбияче эш барышын күзәтә. Эш беткәч, тәрбияче сораулар бирә:

– Бүген без сезнең нәрсәләр белдек?

– Нинди үсемлек утырттык?

– Балалар, менә сез аларны исегездә калдырыгыз. Яңадан нинди булырлар икән бу үсентеләребез.

Хәзер гөлләрне тәрәзә төбенә алып куегыз. Пластик савытлардан ясалган парник өчен җайланмаларыгызны каплап куегыз. Көн саен бу гөлләргә су сибеп, җилләтеп карап үстерергә кирәк булачак. Өстәлләрне җыештырыгыз һәм кулларны юыгыз.

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

“25 нче “Әкият” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ШАКИРОВА КӘҮСӘРИЯ ХӘМИТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий