Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “[Җ] авазы белән таныштыру”

жМәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен сөйләм үстерүдән  оештырылган эшчәнлек конспекты

 

Максат: [җ] авазын ишетеп аерырга, сүзләрдә дөрес әйтергә өйрәтү; авазның артикуляциясен ачыклау һәм ныгыту, сүздәге, сөйләмдәге авазларга игътибар тәрбияләү.

Җиһазлау: предметлы рәсемнәр, орлыклар, һәр балага дәфтәр бите, көзге, яшел һәм кызыл түгәрәкләр, карандашлар.

Укыту-методик әдәбият: Шәехова Р.К. “Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы”, “Авазларны уйнатып: эш дәфтәре №1” – Казан: Хәтер ,2011.

 

Шөгыль барышы:

1. Оештыру моменты: 

Исәнмесез, балалар, хәерле көн!

Хәерле көн миңа, (куллар белән күрсәтеп әйтү)

Хәерле көн сиңа,

Хәерле көн сезгә,

Хәерле көн безгә!

Барыбыз да матур итеп утырдык, шөгыльне башлыйбыз. (Балалар артта паласта утыралар. Алда өстәлләр, урындыклар куелган. Өстәл өстендә орлыклар, “кырыс”, “ягымлы” түгәрәкләр, дәфтәр бите, төсле карандашлар төзеп куелган.)

Тәрбияче. Балалар, бүген безнең өйрәнә торган авазыбыз шигырьгә яшеренгән. Әйдәгез әле, аны табыйк.

(Тәрбияче артыннан кабатлау)

Җидегендә -җиде кыз,

Җиргә якын ул йолдыз.

Җиргә якын Җидегәндә-

Җиде йолдыз, җиде кыз.

– Бу шигырьдә нинди аваз еш кабатлана?

- [җ] авазы.

– Димәк, без бүген [җ] авазын дөрес итеп әйтә белергә, ишетеп таный белергә өйрәнәбез.

Җ хәрефе үрнәген күрсәтү, җ хәрефе белән чагыштыру.

 

Җ хәрефе койрык тапкан,

Алган да аны таккан.

Татар алфавитында

Тагын бер хәреф арткан.

 

Тәрбияче . Димәк, бу хәреф – татар алфавитына гына хас хәреф, ул татар телендә генә кулланыла.

[җ] авазын әйттерү. Көзге алып [җ] авазының дөрес артикуляциясен ачыклыйбыз.

[җ] авазын әйткәндә, телнең алгы өлеше аскы һәм өске тешләргә һәм теш казналарына таба хәрәкәт итә (әйтеп карау). (Көзге ярдәмендә балалар үзләренең [җ] авазын әйтүләрен карыйлар, кычкырып әйтеп карыйлар)

– Балалар, җепне сузып карыйк әле, [җ] безнең нинди аваз икән? (Кул белән җепне сузу хәрәкәте.) ([җ] – тартык аваз).

 

Фонетик зарядка.

Җа, җо, җы, җә, җө, җү, җи.

Хәзер сүзләр әйтәбез:

Җа-җа – морҗа, җә-җә – кәҗә, җе-җе – энҗе, җи-җи – Таҗи, җә-җә – әрҗә. (Тактада язып куелганны бергәләп уку).

 

Тәрбияче. Ә хәзер без сезнең белән бөҗәкләр булабыз.

 

“Зур һәм кечкенә коңгызлар уены”.

Балалар бергәләп бүлмә буйлап коңгызлар булып очып йөриләр: зур коңгызлар “җ-җ-җ-җ” дип, кечкенәләр “җь-җь-җь” дип жужылдыйлар.

Балаларның игътибарын– [җ] авазының “кырыс”, [җь] авазының “ягымлы” әйтелүенә юнәлтү.

 

Балаларга җ хәрефе кергән сүзләр белән рәсемнәр таратыла. Бер бала “ягымлы малай” сүрәтен, икенчесе “кырыс малай” сүрәтен тотып тора. Һәр бала үзендәге рәсемнең ничек әйтелүен (“кырыс”, “ягымлы”) билгели, “ягымлы” яки “кырыс” малай сүрәте янына килеп баса. “Ягымлы сүзләр” – кәҗә, җиләк, җимеш, җир, җил, җимлек, җилкән. “Кырыс сүзләр” – җанвар, җырчы, таҗ, җомга.

Тәрбияче. Балалар, димәк [җь], [җ] авазлары татар телендәге сүзләрдә генә очрый. [җь], [җ] авазлары җил ыҗылдавына бик охшаган, ләкин алар йомшаграк әйтеләләр. [җь], [җ] авазлары ике төрле “ягымлы”, “кырыс” әйтелә.

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез утырдык, күзләрне йомдык, азрак ял итеп алабыз, аннан соң сезнең белән җиләк җыярга барырбыз. (Музыка куела . Шул арада тәрбияче яшел алан җәеп куя, анда җиләкләр һәм чәчәкләр рәсеме тегелгән.)

 Тәрбияче. Менә, балалар, аланга да килеп тә җиттек. Карагыз әле, нинди матур алан!

 

 Җәмилә килеп чыга (Җәмилә сорый)

– Дуслар, кая барасыз?

– Аланлыкка барабыз.

– Аланлыкта нишлисез?

– Тәмле җиләк җыябыз.

– Җиләк белән нишлисез?

– Җиләктән как коябыз.

– Бүре килсә, нишлисез?

– Урман буйлап качабыз.

– Балалар, бу аланда җиләк тә күп икән, әйдәгез, җыеп алыйк. Әйдә, Җәмилә, син дә безнең белән җиләк җыярсың. (“Җиләк җыю” уены уйнала. Бер бала бүре битлеге кия, бүре итеп сайлана.)

Җиләк җыям, как коям

Дәү әнигә бүләккә.

Монда җиләк күп икән,

Аю-бүре юк икән.

(Яшеренгән җиреннән бүре килеп чыга, Җәмиләне эләктереп ала)

 Җәмилә. Бүрекәй, җибәр мине. Минем өйгә кайтасым килә. Әбиемә җиләкләр дә җыйган идем. Сиңа да биримме бераз?

 Бүре. Бигрәк тә әдәпле кыз күренәсең. Рәхмәт җылы сүзеңә. Җиләкләрең дә кирәкми, әбиеңә алып кайт. Мин сине җибәрәм, ә син миңа [җ] авазы кергән сүзләр әйт.

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез Җәмиләгә ярдәм итик. Без бүрегә “Кайтаваз” уенын уйнап күрсәтик. Балалар белән “Кайтаваз” уенын уйнау.

 

“Кайтаваз” уены.

Тәрбияче [җь], [җ] авазлары кергән сүзләрне, әлеге авазны тавыш белән аерып (көчәйтеп) әйтеп балага туп ыргыта. Бала, сүзне нәкъ шул рәвешле кабатлап, тупны кире кайтара. Кирәк очракта сүзне бала белән бергәләп әйтергә мөмкин.

 БҮРЕ. Ярар, рәхмәт. Бар, әбиеңне җиләк белән сыйла. Сау бул!

Тәрбияче. Менә безнең Җәмиләбез дә Бүредән котылды. Балалар, җиләкне күп җыйдыгызмы?

 Балалар. – Әйе, бик күп җыйдык.

 Тәрбияче. Балалар, әйдәгез Җәмилә белән саубуллашабыз. Ул да өенә кайтсын, әбисен җиләк белән сыйласын.

 Җәмилә. – Җиләкне күп җыйдыгыз, ә хәзергә хушыгыз! (Җәмилә балалар белән саубуллашып кайтып китә.)

Балалар. Хуш, сау бул, Җәмилә!

 

“Бу аваз бармы?” дидактик уен.

Өстәлләрдә “кырыс”, “ягымлы” түгәрәкләр. Мин сезгә җ хәрефе кергән сүзләр әйтәм. Сүздә [җь] авазы ишетсәгез – “ягымлы” түгәрәк”, [җ] авазы ишетсәгез – “кырыс” түгәрәк күтәрергә тиеш буласыз. (Җиде, җим, җиң, җиһаз, җәй, җырчы, җыр, җавап, җеп һ.б.)

– Хәзер басып әзрәк ял итеп алабыз.

 

Физкультминутка.

(Хәрәкәтләр күрсәтелә)

Җилфер-җилфер җилле көнне,

Җәеп җәймә җилкәнне,

Карагызчы, карагыз,

Җилне җигеп барабыз!

Җил уңга да борыла,

Җил сулга да борыла,

Ычкынам дип ыргыла,

Йөгерде дә шаярды,

Ахыр чиктә арыды,

Җил арды, җиргә ятты,

Без ял иттек – көч артты.

 

Дәфтәрдә эш. Җ хәрефе кергән сүзләрнең рәсемнәрен ясыйбыз һәм янәшә утырган дустыгызга бүләк итәсез. (Төсле карандашлар белән рәсем ясау)

Тәрбияче. Бүләкләр ошадымы сезгә? (Балалар фикере тыңлана). Хәзер без сезнең белән өйрәнгән тел көрмәкләндергечне искә төшерәбез. (Бергә әйтеп карау)

Җәен җиләк җыйганда җиңен ерткан Җамалый,

Елама-елама, Җамалый, елап җиңең ямалмый.

 

Йомгаклау. – Рәхмәт, балалар, сез бүген бик тырыштыгыз, актив булдыгыз.

 

 

Татарстан Республикасы

Әтнә муниципаль районы

“Олы Әтнә балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ХӨСНЕТДИНОВА СӘКИНӘ АРСИН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий