Яңа фикерләр:

postheadericon Үстрешле дидактик уен: “Лалә чәчәкләре”

53-7 яшьлек балалар өчен

 

Максат: чәчәк исемен беркетү; лалә чәчәгенең төрле төсле булулары белән танышу; төсләрне (ак, сары, ал, кызыл, шәмәхә) ныгыту; күбәләкләрнең яз җитеп көннәр җылынгач уянуларын искә төшерү, чәчәкләр төсенә охшаш күбәләкләр булуын чагыштыру; күзаллауларын арттыру; төсләрне аерып күрсәтә белү; чәчәклекләрнең төрле геометрик фигурлар кебек формада булуын ачыклау; билгеләнгән чәчәклеккә төсләрен туры китереп чәчәк “утырту”, бер һәм күплекне чагыштыру; чәчәклектә ничә чәчәк үсүен санау; нинди төсле чәчәкләр күбрәк, кайсы артык булуын билгеләү; сан һәм санау (санның килеп чыгуын ачыклау) 20 саны эчендә кушу һәм алы тамгасы белән мисаллар төзеп чишәргә өйрәнү; фикерләү, игътибарлы булу; истә калдыру; сүзлекне баету өстендә эшләү.

 

Тәкъдим ителгән вариантлар:

 

 1) “Язгы чәчәкләрдән букет төзү”.

1     2

 

2) “Чәчәкләрнең төсен әйт”.

3

3) “Күбәләкләрнең төсен туры китереп чәчәккә кундыр”

4) “Кайсы күбрәк: чәчәкме, күбәләкме?”

5) “Нинди төстәге чәчәк артык? Кайсы артык?”

6) “Төсе буенча туры китереп чәчәклеккә чәчәк “утырту”.

7) “Бер һәм күп”.

8) “Чәчәклектә ничә чәчәк үсә?”

9) “Чәчәкләрне сана “Сан, санау”

10) “Чәчәкләр белән 1-20 кадәр мисаллар төзү.

4   5

 

Кулланылган материал: көнкүрештә кулланылган әйберләргә икенче “тормыш” бирү. Киндер сюрприз савытлары; сок капкачлары, колак чистарту таякчыклары; төсле кәгазь, аяк киеме тартмасы.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 171 нче балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

САБИРҖАНОВА ИЛСӨЯ НӘКЫЙП КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий