Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “8 март көне – әниләрнең бәйрәме!”

1264523139_pregnant_1008161-1024x750Уртанчы төркем өчен

 

Алып баручы, Албасты, Шукбай, Кирлемән

Балалар музыка остына залга керәләр.

 

1 Бала: Март аенда кар өстендә

Кояш нурлар уйната

Яз килә, каршы алыгыз, –

Дигән хәбәр тарата.

 

ҖырЯз житә” (Ләйлә Хисматуллина сүзләре hәм көе)

 

2 Бала: Син, әнием, минем өчен

Бү дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

 

3 Бала: “Әни” диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз, хич ярамый

“Әни” сүзен таптарга.

 

4 Бала: Бүген әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген

Гөлләр шуңа шатлана.

 

5 Бала: Әниләрнең бәйрәме ул –

Безнең көткән бәйрәм.

Җырлап-биеп куңел ачыйк

Бүген әниләр белән.

 

6 Бала: Без беләбез җылы язның

Иң беренче бәйрәме –

Әниләр, әби-апалар,

Хатын-кызлар бәйрәме.

 

7 Бала: Без сине бик яратабыз,

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Бүләк итеп үзеңә

Бер матур җыр җырлыйбыз.

 

Җыр “Әниләр бәйрәме” (К.Хәсәнов көе һәм сүзләре)

 

(Балалар урындыкларга утыралар)

 

Алып баручы: Исәнмесез, хөрмәтле әниләр һәм әбиләр! Сезне барыгызны да яз бәйрәме, әниләр бәйрәме – 8 нче Март белән кайнар котлыйбыз.

Балалар, карагыз әле, бу нинди посылка икән, кемнән икән. Әйдәгез, карыйк әле. (Хат таба һәм укый, кыңгырау таба).

“Котлыйм язгы бәйрәм белән

Әбиләрне, әниләрне кызларны.

Телим сезгә бәхет, шатлык

Кояш биргән назларны”

Әйдәгез әле, бу кынгырауны уйнатып карыйк.

“Кыңгырау ныграк чыңла, кунаклар килсен монда.”

 

(Албасты керә)

Албасты: Мин Албасты, Албасты,

Сазлы урманда яшим.

Күрмим бер дә аяк астын,

Уйныйм, очам.

Мин шукбикә, назлыбикә.

Минем белән танышсагыз

Вакыт бик тиз утәр,

Күңел биреп уйнасагыз.

Ай, кая килеп чыктым мин? Минем аяклар мине каядыр алып килделәр.

Алып баручы: Исәнме, Албасты!

Албасты: Исәнмез, барыгыз да! Монда нинди бәйрәм, шау-шу бу?

Алып баручы: Син бәйрәмгә килеп эләктең. Монда балалар үзләренең әниләрен, әбиләрен һәм кызларны бәйрәм белән котлыйлар.

Албасты: Нинди бәйрәм соң ул? Нигә мин бер ни дә белмим.

Алып баручы: Ул 8 Март – хатын-кызлар көне.

Албасты: Ай-яй! Кирәк, сез мине дә котларсыз. Мин дә хатын-кыз, әнә нинди мин матур, сөйкемле…

Алып баручы: Әлбәттә, Албасты! Бәйрәм белән сине! Без сиңа мактау сүзләре, комплиментлар бүләк итәрбез. (Балалар Албастыга комплиментлар әйтәләр)

Албасты: Ярый, мин сезнең белән калам, шаярырга һәм көлергә.

Алып баручы: Кая әле безнең кызлар,

Бии торган йолдызлар.

Чыгыгыз әле бергә

Оста итеп биергә.

 

Курчаклар биюе (татар халык көе)

 

Алып баручы: Әйдәгез әле әбиләрне котлыйбыз

Шигырь сөйләп җырлыйбыз.

 

8 Бала: Много у бабушки разных забот,

Много у бабушки всяких хлопот.

Добрая милая бабушка наша,

Нет тебя лучше, моложе и краше.

 

9 Бала: Бабушек добрых любят все дети.

 Бабушкам добрым наши приветы.

 

Песня “Наша бабушка” (муз. А.Кудряшова, сл. И. Яворовской)

 

Албасты: Балалар, ә сез ялкау тугелләрме? Әниләрезгә өйдә ярдәм итәсезме? Уенчыкларыгызны үзегез җыясызмы? Ә өстәлгә кашыкларны, чынаякларны үзегез куясызмы?

Алып баручы: Әлбәттә, Албасты. Алар хәзер үзләре сөйләп күрсәтәләр.

 

10 Бала: Мин әнигә булышам,

Идәннәрне юышам.

Әнием күк эш остасы

Булу өчен тырышам.

 

11 Бала: Бик зүр үстем инде мин,

Әнигә булышам.

Үз ботинкамны үзем

Кияргә тырышам.

 

12 Бала: Әниемнең эше күп

Бәйли ул миңа оек.

Бүген бөтен уенчыкны

Үзем куйдым җыеп.

 

13 Бала: Әни пәрәмәч пешерә

Вак итеп, тәмле итеп.

Без табында чәй эчәбез

Бергәләп ямьле итәп.

Мин дә булыштым әнигә

Пәрәмәчләр ясарга.

Үзең эшләгәч, тәмле ул

Кирәк эшләп ашарга.

 

Албасты: Ярар, алайса! Ә хәзер уен уйныйбыз.

 

Игра “Помощники”

 

(Выходят три папы. Под музыку (музыка меняется под каждое действие) моют пол, укачивают куклу, готовят еду. Атрибуты: 3 швабры, 3 куклы и 3 коляски, 3кастрюли с половниками).

Албасты: Бик кызык сездә булды,

Шундый күңелем тулды.

Китәргә вакыт җитте,

Сау булыгыз инде.

Музыка астында Албасты чыгып китә.

 

Алып баручы: Әйдәгез әле, балалар, тагын бер кунакны чакырып карыйк. Кыңгырау ныграк чыңла, кунаклар килсен монда.

 

Музыка остында клоун Шукбай керә.

Шукбай: Исәнмесез, балалар, матур кызлар һәм шук малайлар!

Миң күңелле Шукбай булам,

Малайлар белән туплар куам.

Монда килгәндә, йөгердем, пештем,

Бер чокырга килеп төштем.

Йөгергәндә тиз арада

Килеп бәрелдем баганага.

Көчкә монда килеп җиттем,

Йогылып штанымны тиштем.

Ә монда минем дустым Кирлемән килмәдеме әле? Бик әйбәт! Димәк, мин бәйрәмгә беренче булып килдем. (Як ягына карап) Һе! Нишләп озак килми инде ул? Әйдәгез әле, бергәләп чакырабыз!

Балалар: Кирлемән!

Кирлемән: Кулларымны юарга теләмим,

Ботканы ашамыйм.

Көне буе мин елыйм.

Беркемне дә тыңламыйм. А-А-А!…

 

Шукбай: Ни булган бу Кирлемәнгә? Ул һәрвакыт шулай елый, берни дә эшләргә теләми.

Алып баручы: Бәлки, аның белән сөйләшеп карарга кирәк, юатып карарга.

Шукбай: Кирлемән, әйдә бераз урамда йөреп керәбез. Әнә нинди кояшлы көн бүген.

Кирлемән: Юк! Миңа кояшлы көн кирәкми, мин яңгыр яуганын телим! У-У-У!

Шукбай: Син бит чыланасын.

Кирлемән: Бик әйбәт. Минем юешләнәсем килә! Ә-Ә-Ә…

Шукбай: Синең ашыйсың киләдер?

Кирлемән: Теләмим! И-и…

Шукбай: Бәлки син өшегәнсеңдер. Сиңа суыктыр?

Кирлемән: Ю-юк! Миңа суык та, эссе дә түгел! Ү-Ү-Ү

Шукбай: Алайса, син нигә елыйсың, кычкырасың?

Кирлемән: Нигә мин кычкырам, сезнең эш түгел.

Бернәрсә дә теләмим, бөтен нәрсәдән туйдым! У-у-у…

Шукбай: Ә! Мин беләм. Син чирлисең. “А” – диеп әйт әле.

Кирлемән: Бә-ә-ә!

Шукбай: Сула…Сулама (йөри Кирлемән янында, колак белән тыңлап карый )

Кирлемән: Үзең сула да сулама.

Аны әйбәтрәк тыңларга кирәк (Стетоскоп алып, Кирлемән янына килә, тыңлап карый)

Алып баручы: Аны әйбәтрәк тыңларга кирәк (Стетоскоп алып, Кирләмен янына килә, тыңлап карый). Ага!…Ого!…(Шукбайның колагына нидер сөйли).

Кирлемән: Нәрсә “ага”? Нәрсә “ого”? Сез ни пышылдашасыз?

Шукбай: Ярар инде. Без сиңа әйтәбез.

Алып баручы: Тик син беркемгә әйтмә.

Кирлемән: Юк. Беркемгә дә әйтмим.

Шукбай: Син “кирелек” дигән чир белән чирләгәнсен. Син елаганда авызны ачкансың, шунда “кирелек” вирусы синең авызына кергән.

Кирлемән: Нинди соң ул “кирелек”? (Куркып)

Алып баручы: Ул усал, өйләмсез, анардан баш авырта. Сиңа балаларга якын килергә ярамый. Алайса, алар да монда елый башлыйлар, усалланалар, киреленәләр.

Кирлемән: “Кирелек”, кит моннан (аяк белән тыпырдый)

Шукбай: Әнә, карагыз, теге “кирелек” очып китте.

Кирлемән: Балалар, тизрәк кулларыгызны чабыгыз, аяклар белән тыпырдатыгыз, кычкырып көлегез. Теге кирелек вирусы монда бүтән килмәсен.

Шукбай: Әфәрин, балалар! Бик яхшы тырыштыгыз. Ә сиңа, Кирлемән, балалар белән исәнләшергә кирәк.

Кирлемән: О! Мин хәзер…Бик тиз…(Һәрбер бала белән исәнләшә башлый) Исәнме, мин Кирлемән, ә син кем?….

Шукбай: Кирлемән, син нишлисең? (Кырыйга алып китә)

Кирләмен: Ничек инде “нишлисең”? Үзең бит исәнләшергә куштың.

Шукбай: Алай тугел, менә монда басып исәнләшәбез.

Кирлемән: Ничек инде? Монда басып минем кулларым җитми. (Кулларын алга сузып, чак егылып төшми) Ой! Егыла яздым…

Шукбай: Кирләмен, син балаларга “исәнмесез” генә диеп әйт, алар сиңа “исәнмесез” диерләр.

Кирлмән (матурлана): Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнмесез!

Кирлемән: Ух син! Нинди шәп килеп чыкты. Каты итеп кычкырдылар!

Шукбай: Әйе шул! Аларда бит бүген бәйрәм, шуңа кәефләре дә әйбәт.

Кирлемән: Алайса, парлап басыгыз, матурлап биеп алыгыз.

 

Танец “Кадриль”

 

Кирлемән: Шукбай, ә син узеңнең әниеңне ни өчен яратасың?

Шукбай: Минем әни миңа уенчыклар, кәнфитләр ала… Балалар миннән әйбәтрәк белә. Алар хәзер сөйләп күрсәтерләр.

Кирлемән: Тукта, тукта, Шукбай! Хәзер балалар шигырь сөйләрләр, син үзең аңларсын, шуның өчен генә әниләрне яраталармы?

 

14 Бала: Мама, я тебя люблю!

Хоть обойди весь свет,

Тебя красивей нет,

Тебя нежнее нет.

 

15 Бала: Маму любят все на свете,

Мама первый друг.

Любят мам не только дети,

Любят все вокруг.

 

16 Бала: Маму крепко поцелую,

Обниму мою родную.

Очень я люблю ее

Мама-солнышко мое.

 

17 Бала: Зәнгәр күктә ал кояш

Сүнмәсен, балкып торсын.

Әниләрнең нурлы йөзе

Гел көлеп кенә торсын.

 

18 Бала: Матур итеп, бүкет итеп

Алсу нурлар бәйләмен.

Кояш котлый март аенда

Минем әни бәйрәмен.

 

15 Бала: Бүгенге көн бигрәк изге

Бүгенге көн икенче

Кояш та бүген кичәгедән

Ягымлырак шикелле.

 

19 Бала: Көттем мин ул көнне

Әнием бәйрәмен.

Бүләк итәрмен дип

Чәчәкләр бәйләмен.

 

Алып баручы: Әниләрне котлап балалар матур бүләкләр әзерләделәр.

 

Музыка астына балалар бүләкләрен тапшыралар.

 

Бию “Божья коровка” (муз. К.Костин)

 

Шукбай: Без бәйрәмгә һәрвакыт шат, ә хәзер уйнап алабыз.

 

Уен «Чей кружок быстрее соберется?» (Литовская народная мелодия)

(Приглашаются три мамы, дети делятся на три равных круга и под веселую музыку двигаются вокруг мам, при смене характера музыки дети присаживаются и закрывают глаза, в это время мамы меняются местами. Снова на смену характера музыки дети находят своих мам и собираются в круг.)

 

Кирлемән: Шукбай, бу балалар шундый күңелле, алар белән кызык. Аларга бүләкләр калдырырга кирәк.

Шукбай: Әйе шул.Тик бәйрәм малайларныкы түгел, кызларныкы. Шуңа бүләкләр дә кызларга булырга тиеш.

Кирлемән: Юк! Бүләкләр бөтен балаларга булырга тиеш. Дөресме, балалар?

Шукбай: Алайса, шундый бүләк уйлап табарга кирәк. Ул кызларга да малайларга да ярасын.

 

(Икәүләшеп уйлыйлар)

Кирлемән: Ура! Уйлап таптым. (Шукбайнын колагына пышылдый)

Шукбай: Ә без аны каян алабыз.

Кирлемән: Безгә балалар ярдәм итәрләр. Балалар, күзләрегезне йомыгыз әле. Ә хәзер саныйбыз 1-2-3-4-5

Шукбай кәрзин алып килә, аның эчендә чәчәк итеп бизәгән чупа-чупслар.

Шукбай: Күзләрегезне ачыгыз.

Кирлемән:Карагыз, нинди чәчәкләр бездә.Алар матур да, баллы да. (Чупа-чупслар өлешәләр)

Кирлемән: Бәйрәм ахырына якынлашты. Кызык, күнелле булды сездә. Сау булыгыз!

Шукбай: Сау булыгыз!

 

Алып баручы: Бәйрәмебез бик матур

Үтеп китте минутта

Биеп, уйнап, җырлап бергә

Шатлыкта һәм бәхеттә.

Китергә вакыт җитте,

Сау булыгыз, дуслар.

Әниләрне яратыгыз

Озын булсын гөмерләр.

 

 

Список литературы:

1. Адиева Г.Д., Валиева Г.Г., Грудилова М.С., Малюк Н.В.“Песни пой, играй, пляши – развлекайся от души” г. Набережные Челны 2009г.

2. Диск “Шома бас” Зульфия Ибрагимова

3. Ахмедшина Е.И., Сибгатуллина Е.Н., Каюмова Н.Б., Бакусева Г.Р., Салахова А.М., Павлова Р.Р. “Веселимся круглый год” г. Набережные Челны 2015г.

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

“Балалар үсеше үзәге – 98 нче балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

музыка җитәкчесе

КАЮМОВА НАДЕЖДА БОРИС КЫЗЫ 

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий