Яңа фикерләр:

postheadericon Проект: “Абдулла Алиш – яраткан шагыйребез”

рис(Язучы белән танышу)

6-7 яшьлек рус балалары өчен

КҮЧЕРҮ – Абдулла Алиш – яраткан шагыйребез (Проект)

 

Максат: балаларда бөек шагыйребез А.Алиш иҗатына ихтирам, кызыксыну уяту.

 

Бурычлар:

– балаларга А.Алиш әкиятләре аша әхлак тәрбиясе бирү;

– балаларның бәйләнешле сөйләмен , сәхнә осталыкларын үстерү;

-А.Алишның тормыш юлы, иҗаты турында белемнәрен киңәйтү.

 

Проектның төре: иҗади эзләнү.

Проектның дәвамлылыгы: 1 ай.

 

Проектның этаплары:

1. Әзерлек этабы.

-Проектның темасын уйлап, максатын, бурычын кую.

-Проектның перспектив планын төзү.

-Кирәкле мохит булдыру.

-Темага кагылышлы мәгълүмат җыеп, чыганаклар туплау.

-Проект планы белән әти-әниләрне таныштыру.

-Планны раслау.

 

2.Төп этап.

– Әңгәмәләр оештыру.

– Күзәтүләр алып бару.

– Мөстәкыйль чаралар.

– Әкиятләр белән танышу.

– Әсәрләр буенча татарча мультфильмнар карау.

– Күргәзмә: әкиятләргә рәсем ясау.

– Әкиятләрне сәхнәләштерү.

– Экскурсиягә бару.

 

3. Йомгаклау этабы: “Сертотмас үрдәк”.

Сәхнәләштерелгән әкият.

 

 

Переспектив-тематик план

“Абдулла Алиш – яраткан шагыйребез”.

 

Эчтәлекнең тәртибе. Тәрбияче белән балаларның бердәм эшчәнлеге. Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге. Әти-әниләрбелән балаларның бердәм эшчәнлеге
1 Практик гамәли эш – “А.Алиш иҗаты”Презентация карау. Балаларныязучының иҗаты беләнтаныштыру, язучы турындагы белемнәрне тирәнәйтү. Презентация карау. Алган белемнәрен истә калдыру. Сайтта А.Алиш турында мәгълү-мат белән танышу
2 Әңгәмә: “Без әкиятләр яратабыз”.”Куян кызы” Үстерешле диалог. Рәсемгә карап сорауларга җавап бирү.Әкиятне экранда карау. Әкият буенчасораулар өс-тендә эш. Рәсемнәр бәйгесенә хәзерлек башлау.
“Куян кызы” А.Алиш әкияте белән танышуны дәвам итү. Эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү, тәрбияче артыннан сәнгатьле итеп кабатлау “Әкият геройларын бел!” уен. Рәсемнәр бәйгесенә хәзерлектә ата-аналарга ярдәм итү.
4 А.Алиш музеена экскурсия Язучы турында алганбелемнәрен баету. Күзәтү. Әти-әниләр беләнэкскурсия
5 А.Алиш әкиятләренә рәсемнәр бәйгесе Рәемнәр бәйгесенә хәзерлек, уздыру. Актив катнашучыларны билгеләү. Дидактик уен “Әкият геройларын әйт?” Бәйге үткәрүдәярдәм итү.
6 “Сертотмас үрдәк”әкияте белән танышу. Әкиятне рольләргә бүлү, экранда карау. Сүзләрнең дөрес әйтелешен, интонациясен өйрәнү. Бирелгән сүзләрнеөйдә өйрәтү.
7 Әкият геройларынбеләсезме? Тәрбияченең әңгәмәсе, әкиятгеойларын әвәләү Эчтәлек буенча әвәләү. Әти-әниләр белән әвәләү өчен материал әзерләү.
8 Бәйрәм иртәсе:“Сертотмас үрдәк”Сәхнәләштерелгән әкият. Әкият сүзләрен яттан өйрәнү, уеннар уйнау.Башка төркем балаларына әкияткүрсәтү. Актив катна-шу, әти-әниләргә бүләкләр ясау. Ясалган рәсемнәрдән, әвәләгән әйберләрдән күргәзмә оештыру, бәйрәмдә катнашу.

 

 

Көтелгән нәтиҗәләр:

Балаларның А.Алишның тормыш юлы, иҗаты турындагы белемнәре киңәйде, кызыксынулары артты.

Укыгын әкиятләрне истә калдырдылар (тыңлыйлар, карыйлар, ясыйлар, үзләре уйныйлар)

Ышанычны аклау, сер саклау, җаваплылык тою кебек хис-тойгылар тәрбияләүне дәвам иттерү. Әти-әниләр белән тыгыз элемтә туды.

 

Кулланылган әдәбият.

А.Алиш әкиятләр китабы.

Әкиятләргә карата ясаган рәсемнәр.

Закирова К.В “Балачак аланы” хрестоматия 2011ел

“Татар халык әкиятләре” Аудиодиск

Үзем ясаган презентация.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Мәскәү районы

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге

355 нче балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле татар теле тәрбиячесе

НУРГАЛИЕВА ДИЛӘ ӘНВӘР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий