Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Урманга сәяхәт”

тиенМәктәпкә әзерлек төркеме өчен

Танып белү (математик  күзаллауны формалаштыру) эшчәнлеге             

 

Бурычлар:

– 10 эчендә  алу һәм кушуга бер гамәлле  мәсьәләләр төзү  һәм  чишү, цифрлар  һәм  арифметик  тамгалар (+;  – ; = ) куллану; цифрларны  һәм предметларның  санын чагыштыру.

– Санны  ике кечерәк санга таркату (10  эчендә) һәм ике кечерәк саннан зуррак сан төзергә өйрәтүне  дәвам итү.

 

– 10  эчендә саннарны чагыштыруны  һәм  аларга  карата (< ; > ; =) арифме- тик  тамгаларны  куллануны ныгыту.

– Балаларның логик фикер йөртү,  игътибарлылыкларын , тапкырлыкларын, сөйләм телен, күзаллау сәләтләрен үстерү.

– Балаларда  мөстәкыйльлелек тәрбияләү.

– Математика эшчәнлегенә  кызыксыну  уяту.

 

Җиһазлау. Компьютер, интерактив  такта,  лего.

Күрсәтмә  материал. Уенчыклар : куян,төлке, аю, керпе, тиен, туп.

Өләшү өчен. Кыргый җәнлекләр сүрәтләнгән карточкалар, цифрлы  карточкалар, 1 дән 10  га кадәрле цифрлар, арифметик  тамгалар  җыелмасы , геометрик  фигуралар һәр балага.

 

Эшчәнлек  барышы.

 

1 .   Тактада  урман сүрәте. 

– Балалар!  Иртән  мин  бакчага  килгәндә, урман  радиосыннан,  бер хәбәр  ишеттем. Җәнлекләр урманнан чыгып  адашканнар, ди. Әйдәгез, аларга  урманга  кире  кайтырга  ярдәм  итик. Моның  өчен  алдыбызда  яткан  карточкаларга арифметик  тамгаларны  дөрес  итеп кую  кирәк.

(Бала  алдында  җәнлек сүрәте  һәм  ике сан язылган карточка.)

 

Саннарны  чагыштырып   < ; > ; = тамгаларын куярга кирәк. Тамга  дөрес  куелса, җәнлек урманга  кире кайтты дип санала.)

–  Дәниф,  син  нәрсәгә  булышасың? Синдә  нинди  саннар  язылган? Син ул саннар арасына  нинди тамга куясың?

 

( Биремне бергә тикшерәбез. Хата ясалса,  кул шапылдатабыз.)

–   Рәхмәт, дуслар,  сез  җәнлекләргә урманга  кайтырга булыштыгыз.

 

2 . Уен  презентация  “Куяннарны  сана” 

Аланга куян  балалары  килгән.  Әйдәгез  аларны  саныйк .

(Куяннарны  саныйбыз  һәм  цифрлар  белән  күрсәтәбез.)

Куяннарга  безнең белән уйнау  бик ошады. Алар  безне  үзләренә кунакка чакыралар. Нәрсәгә  утырып  барырбыз  икән ?

Балаларның  җаваплары тыңланыла.

 

3. Ике  кечерәк саннан зур сан төзү.

Цифрлы  карточкаларны  алабыз һәм  ике санның суммасы 10 килеп чыгарлык итеп  парлашып  басабыз.  ( Һәр  пар  тикшерелә)

–  Булдырдыгыз, балалар,  бу биремне  дә яхшы үтәдегез. Кузгалдык  сәяхәткә.

 

4.  Җәнлекләр  турында  табышмаклар.

Менә без килеп тә җиттек. Безне монда көтеп торалар. Нәрсәләр көтәләр икән безне? Табышмакларга җаваплар тапсак беләбез.

 

Ул өстенә җәй дә, кыш та

Энәле күлмәк кия.

Шулай да аны әнкәсе

“Йомшагым”  диеп  сөя.  (Керпе)

( Керпе  уенчыгы куела.)

 

Үзе ялагай, үзе хәйләкәр

Ул нәрсә булыр,

Я, әйтеп җибәр.   (Төлке)

( Төлке уенчыгы куела.)

 

Үзе  кардай ап-ак  ул,

Озын колак  бик сак ул.

Дошман күрсә элдертә,

Кем аны  куып  җитә.   (Куян)

( Куян  уенчыгы  куела.)

 

Ял  минуты.

 Йом-йомшак куяннар

Йокыдан уянганнар.

Нинди  рәхәт аланда,

Шатланалар  алар  да.

Тик бүрене күрмиләр.

Читтәнрәк йөрмиләр,

Бүре – бик  явыз нәрсә,

Уйлап тормый  һичнәрсә,

Аланга килеп җитә,

Куяннарны  куып  китә. (Балалар йөгереп китәләр)

 

5. Мәсьәләләр чишү.

– Балалар , тирә як ничек матур. Тыңлагыз, табышмак әйтәм.

 

Кош түгел – оча,

Ябалактан курыка.

Чикләвекне бик ярата,

Сызгырса, урман  яңгырата. Ул нәрсә ? (Тиен)

 

– Сез  карточкада   нәрсәләр күрәсез? Ул  нишли ? Әйдәгез,  тиен  турында      мәсьәләләр  төзик  әле.( Кушуга  мәсьәләләр  төзү)

– Исмәгыйль, син нинди мәсьәлә төзедең? Тыңлап карыйк.

–  Башта мәсьәләнең  шарты белән танышыйк.

Тиеннең  оясында  9  чикләвек  бар иде. Тиен тагы  1 чикләвек  алып кайтты. Сорау:  Ояда  барлыгы  ничә  чикләвек  булды? Әйдәгез, җавапны бергәләп  эзлик.

– Ничә  чикләвек бар иде?

–  Тиен  тагы ничә чикләвек алып кайтты ? Чикләвекләр арттымы? Киме- деме? Күбәйгәч, без аны кушабызмы? Алабызмы?  Нинди тамга куябыз?

Мәсьәләнең чишелешен язабыз.   9 + 1 = 10.

Бик яхшы, балалар, булдырдыгыз.

 

6.  Хәйләкәр   мәсьәләләр.

Игътибар  белән   хәйләкәр  мәсьәләләрне  тыңлап  карагыз. Шаян тиен безгә  чикләвекләрен бирде. Чикләвекләр  серле икән. Әйдәгез, бергәләп аларның  серләрен  ачыйк.

 

1)    Алмагачта  5 алма  һәм  3  груша  эленеп  тора . Агачта  барлыгы ничә  җимеш  эленеп  тора?

2)    Алиянең  бер бөтен  һәм урталай  бүленгән алмасы  бар. Алиянең барлыгы ничә алмасы бар?

3)    Нәрсәнең  тәпиләре күбрәк? Үрдәкнеңме?  Үрдәк  бәбкәсенеңме?

 

Безгә  бу  хәйләкәр мәсьәләләрне чишәргә безнең  игътибарлылыгыбыз  һәм тапкырлылыгыбыз булышты.

 

7.  Уен  “Күршесен  ата”

Җәнлекләр безгә тагы  бер  уен тәкъдим  итәләр. Ул “Күршесен  ата” дип  атала.

Санамыш ярдәмендә алып баручы табыла.  Балалар түгәрәккә басалар. Алып баручы  сан  әйтә, тупны  балага ыргыта, бала  күршеләрен  атый.

 

8. Геометрик  фигуралардан  кош  ясау.

Нинди  фигуралардан  файдаландыгыз?  Ничә өчпочмак, түгәрәк, овал кирәк  булды?

Эшчәнлекне  йомгаклау

Балалар,  без  җәнлекләр белән бик  күңелле  уйнадык. Алар ярдәмебез өчен зур рәхмәт  әйтәләр. Ә  хәзер  безгә  бакчабызга  кайтырга  вакыт.

Утырдык  вагоннарга, кайтыр  юлга  кузгалдык. Менә  без  кайтып  та җиттек.

Сезгә  урманга  сәяхәтебез  ошадымы?  Без урманда  нәрсәләр эшләдек?

Миңа  сезнең  белән  сәяхәттә   булу  бик  ошады. Сез  бик  ярдәмчел, тапкыр, тырыш  балалар  икәнсез. Рәхмәт сезгә, балалар!

Татарстан Республикасы

Арча районы

 «Ашытбаш  балалар бакчасы»

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

САБИРҖАНОВА ТӘНЗИЛӘ ГАБДЕЛНУР КЫЗЫ

 

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий