Конспект: «Урманга сәяхәт»
Мәктәпкә әзерлек төркемендә оештырылган эшчәнлек
Максат: балаларның табигатьнең кышка, язга гына хас булган үзенчәлекләре, туган ягыбыз урманнарында яшәүче кыргый җәнлекләр, кышлаучы кошлар турында белемнәрен ныгыту.
Бурычлар:
Белем бирү бурычлары: табигатьтә ел фасыллары буенча барган үзгәрешләр турындагы белемнәрен системалаштыру һәм тирәнәйтү.
Үстерешле бурычлар: балаларның диалогик сөйләмен, логик фикерләү сәләтен үстерү, балаларның уйлап табуга (эвристик) юнәлтелгән фикер йөртү сәләтен, сөйләмен үстерү.
Тәрбияви бурычлар: кышкы табигатьнең матурлыгына соклана белү сыйфатлары тәрбияләү, табигатькә, кошларга карата сак караш, кайгыртучанлык тәрбияләү, халык авыз иҗатына кызыксыну уяту.
Көтелгән уңыш:
балалар кыш, яз турында белемнәрен тулыландыралар; туган ягыбыз урманнарында яшәүче кыргый җәнлекләр, кышлаучы кошлар турында белемнәрен арттыралар; тигез, чиста итеп ябыштыралар.
Методик алымнар: уен “Капкалы”, сүзле (сорау, җавап, нәфис сүз), продуктив, күрсәтмә (кыш турында рәсемнәр, транспорт төрләре).
Шәхсан эш: Сәид белән сорауларга тулы җавап бирүгә ирешү.
Балалар белән алдан эшләнгән эш: балалар белән табигатьнең кышка, язга гына хас булган үзенчәлекләре, туган ягыбыз урманнарында яшәүче кыргый җәнлекләр, кышлаучы кошлар белән танышу; шигырьләр, мәкальләр, җырлар, уеннар өйрәнү, слайдлар әзерләү.
Сүзлек эш: дөнья гизү
Җиһаз һәм материаллар: кош, хайван рәсемнәре, пумала, клей, салфетка, клеёнка, мамык дисклар, кайчы.
Ата-аналар катнашуы: эшчәнлек өчен ябыштырырга мамык дисклары алып килделәр.
Эшчәнлек барышы:
Балалар бүлмәгә кереп түгәрәккә басалар.
Тәрбияче: Балалар, бүген безгә кунаклар килде, әйдәгез, алар белән исәнләшик.
Балалар: Исәнмесез! Хәерле көн! Әссаләмәгаләйкем!
Психогимнастика.
Бергәләшеп без басыйк,
Бик зур, матур түгәрәк ясыйк.
Куллар җылысын тойыйк,
Шатланып бер-беребезгә елмаек.
Бер- беребезгә хәерле иртә, имин көннәр теләп,
Эшебезне башлыйк.
Тәрбияче: Бүген сез игътибарлы булсын өчен, дөрес җаваплар һәм кәефләрегез күтәренке һәм яхшы булсын дип, мин тылсымлы йомгак алып килдем. Шушы йомгакны без бер-беребезгә җибәрәбез, матур сүзләр әйтеп, күтәренке кәефебезне бер-беребезгә таратабыз. Менә мин дә кәефемне, изге теләкләремне сезгә җибәрәм, соңыннан ул миңа әйләнеп кайтыр. (Әйбәтем, матурым, җимешем…)
Тәрбияче: Булдырдыгыз, йомгак миңа да әйләнеп кайтты, күпме җылы, яхшы сүзләр теләгәнсез, күтәренке кәефләренезне өстәгәнсез. Чынлап, тылсымлы булган йомгагыбыз. Рәхмәт сезгә.
Тәрбияче: Балалар, бүген без сезнең белән сәяхәткә чыгарбыз. Әйтегез әле, сәяхәт итү нәрсә дигәнне аңлата?
Балалар: Дөнья гизү, ил гизү.
Тәрбияче: Балалар тәрәзәгә карагыз әле, хәзер елның кайсы фасылы.
Балалар: Кыш.
Тәрбияче: Кыш икәнен сез каян белдегез?
Балалар: Салкын саф һава, йомшак кар ява. Җирне кар каплаган. Агачлар йокыга талган. Агачларны бәс каплаган. Елгаларда боз каткан. Керпе, аю йоклый. Кошлаучы кошлар өчен агачка җимлек эләбез, җим салабыз. Кешеләр җылы киемнәр кияләр.
Тәрбияче: Кыш айларына кайсы айлар керә?
Балалар: Декабрь – елны тәмамлый, кышны башлый. Декабрь – карлы ай. Январь – салкыннар ае. Февраль – бураннар ае.
Тәрбияче: Кыш сезгә ошыймы? Ни өчен?
Балалар: Бөтен дөнья карга күмелгән. Без чанада, чаңгыда шуабыз…
Тәрбияче: Кыш көне кайда сәяхәткә чыгып була?
Балалар: Урманга, паркка, әкиятләр патшалыгына, чишмәләргә…
Тәрбияче: Әйе, балалар, бик күп төрле юнәлештә сәяхәткә чыгарга, төрле табигать күренешләре белән танышырга була. Без дә бүген сәяхәткә урманга барырбыз.
Тәрбияче: Әйтегез әле, кышкы урманга без нәрсә белән сәяхәткә бара алабыз?
Балалар: Автобус, машина, һава шары, чаңгыда…
Тәрбияче: Болар барысы бергә нәрсә дип атала?
Балалар: Транспорт.
Тәрбияче: Без сезнең белән чаңгыда кышкы урманга сәяхәткә чыгарбыз. Сәяхәт вакытында төрле урыннарга туктап алырбыз. Тукталышларда сез төрле биремнәр чишәрсез. Сәяхәтне алга таба дәвам итү өчен биремнәрне дөрес итеп башкарырга кирәк. Биремнәр бик кызыклы да, катлаулы да. Зирәклек, тапкырлык күрсәтсәгез сәяхәт ахырында үзегезне күңелле сюрприз көтә.
(Балалар белән түгәрәк буенча чаңгыда шуган хәрәкәтләр ясап йөрү).
Без чаңгыда шуабыз,
Тауларга да барабыз,
Кырларга да чыгабыз,
Без урманга барабыз
Кар- буран дип тормыйбыз.
Хәзер биремнәрне тыңлагыз.
1 тукталыш “Зирәкләр”.
Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, безне монда ниндидер рәсемнәр көтеп тора икән. Нинди рәсемнәр микән, карап китик әле.
Балалар: – Агачларны чабарга, сындырырга ярамый.
– Күбәләкләрне тотарга ярамый.Гөмбәләрне тотарга ярамый.Урманда учак ягырга ярамый. Бөҗәкләрне рәнҗетергә ярамый. Чәчәкләрне өзәргә ярамый.
Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Менә без сезнең белән урманны ничек саклау кагыйдәләрен дә карап чыктык.
Тәрбияче: Балалар, сез беренче сынауны бик дөрес үттегез. Безгә юлны дәвам итәргә кирәк.
(Балалар белән түгәрәк буенча чаңгыда шуган хәрәкәтләр ясап йөрү).
2 тукталыш: “Урман аланы”.
Тәрбияче: Безнең Татарстаныбызның табигате матур, бай һәм әкияттәгедәй серле. Аның теләсә кайсы почмагында рәхәтләнеп ял итеп алырга була. Сез дә урман аланында ял итеп алырсыз.
Ял минуты. Уен: “Капкалы”.
(Кем капка эчендә кала шуңа җәза бирәбез).
Тәрбияче: Безгә юлны дәвам итәргә кирәк.
(Балалар белән түгәрәк буенча чаңгыда шуган хәрәкәтләр ясап йөрү).
Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, безне монда ниндидер рәсемнәр көтеп тора икән. Шуларны карап китик әле.
Балалар: – Тиен үзенә запаслар әзерли, тиеннең оясы агач куышлыгында була. Оясын тиен төрле кипкән яфраклар, кипкән үләннәр белән тутырып җылыта. Тиеннең оясының ике керү юлы була.
– Ә куян үзенә запас әзерләми, куяннарның оялары булмый. Куяннар бигрәк агач кайрылары (каен, имән, нарат) белән тукланалар. Алар шулай ук кипкән үләннәр дә ашыйлар. Куян көнен куак араларында, агач төпләрендә үткәрә. Бик суыкларда карны ерып оя ясый. Ерткыч хайваннардан куянны озын аяклары коткара. Ул кышын бик җитез һәм бик тиз йөгерә. Кышка үстергән йоннары куянга аучылардан сакланырга ярдәм итә.
– Ничек итеп төлке белән бүре кышка әзерләнәләр һәм ничек итеп кышлыйлар икән ?
– Алар кышка кадәр тукланырлык итеп ашыйлар һәм үзләренә кышка өн ясыйлар.
– Ничек итеп аю белән керпе кышлыйлар икән?
Аю белән керпе кышка йокыга әзерләнәләр. Аю үзенең өнен коры җиргә агач төпләренә әзерли.
- Балалар, сез тагын кышын йокыга тала торган хайваннарны беләсезме?
(Керпе, бакалар, елан, оча торган тычканнар йокыга тала икән.)
Бурсык аюга караганда кыш уртасында уяна да җыйган запасын ашый да, тагын йокыга тала икән.
Бу поши. Пошины халык телендә урман великаны дип тә йөртәләр. Ул кышын кар өстеннән куак арасында куак ботаклары ашый-ашый йөри. Төнгә һәм салкынрак көннәрне кар астына кереп ята. Кар астында яткан пошиның башы һәм гәүдәсенең бер өлеше генәкүренеп тора икән.
Тәрбияче: Безгә юлны дәвам итәргә кирәк.
(Балалар белән түгәрәк буенча чаңгыда шуган хәрәкәтләр ясап йөрү).
3 тукталыш: “Остаханә”.
Тәрбияче: Өченче тукталыш “Остаханә” дип атала. Нәрсә соң ул остаханә?
Балалар: Осталар эшли торган бүлмә.
Тәрбияче: Нинди кешеләр турында оста диләр соң?
Балалар: Үз эшенең зур белгече.
Тәрбияче: Менә шушы тылсымлы капчыктан кош яки хайван сурәтләрен аласыз һәм өстәл янына килеп шулар янына килеп басасыз. Мамык дискларыннан кош яки хайван сурәте ябыштырасыз.
Мөстәкыйль эш.
Тәрбияче: Менә сез дә хәзер осталар. Сез үзегезне чын осталар итеп күрсәттегез. Бүген сезгә эшчәнлектә нәрсә җиңел булды, нәрсә авыр бирелде? Бүгенге шөгылебез сезгә ошадымы? Мамык дискларыннан тагын нәрсәләр ясап була?
Кулланылган әдәбият:
- З.М.Зарипова, Л.Н.Вазиева, Р.С.Зуфарова “Туган телдә сөйләшәбез”. – Казань: ФОЛИАНТ, 2012. – 304с.
- К.В.Закирова “Балачак аланы”. – Казань: РИЦ, 2011. – 560с.
- Т.А.Шорыгина “Какие звери в лесу?”. – М.: “Издательство ГНОМ и Д”, 2000. – 96 с.
- Г.Н.Ахметшина “Ана теленә өйрәнәбез”. – Набережные Челны: ИМЦ, 2011. – 92с.
Татарстан республикасы Түбән Кама муниципаль районы
мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениесы
7нче санлы сулыш юлы авырулы балаларны карау һәм сәләмәтлендерү балалар бакчасы
мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
I кв категория тәрбиячесе
МУХАМЕТЗЯНОВА РУФИЯ КАМИЛ КЫЗЫ
Комментарии: |