Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Яз килә!”

 springБеренче кечкенәләр төркеме балалар өчен

 

Балалар тәрбияче белән бергә залга керәләр. Тәрбияче ЯЗ образында

 

ЯЗ: Март аенда, кар өстендә

Кояш нурлар уйната –

Яз килә, каршы алыгыз –

Дигән хәбәр тарата.

Без беләбез, җылы язның

Иң беренче бәйрәме-

Әниләр, әби-апалар,

Хатын кызлар бәйрәме!

 

ЯЗ: Балалар, бүген мин – ЯЗ – сезнең белән бергәләшеп уйнармын, җырлар җырлармын.

1. ПЕСНЯ «БЕЗ БҮГЕН ҖЫР ҖЫРЛАДЫК»

 

ЯЗ: Рәхмәт, балалар, бик матур итеп җырладыгыз. Ә хәзер, әйдәгез, биеп тә алыйк.

2. ТАНЕЦ-ИГРА «КАЙДА БЕЗНЕҢ КУЛЛАРЫБЫЗ»

 (Кошлар тавышы ишетелә)

 ЯЗ: Балалар, ишетәсезме? кошлар безне уйнарга чакыралар. Кошкайлар, сак булыгыз! Мәчене уята күрмәгез!

 3. ИГРА. «ПТИЧКИ И КОТ»

 

ЯЗ: (уен ахырында) Мәче уянды – кошкайларны куркытты!

(балалар утыралар)

 

ЯЗ: Ә хәзер инде без яз бәйрәме турында шигырьләр дә сөйләп алыйк

 4. БАЛАЛАР ШИГЫРЬЛӘР СӨЙЛИЛӘР

 

ЯЗ: Рәхмәт, балалар, матур итеп шигырьләр сөйли беләсез икән.

ЯЗ: Ә безнең кызлар, матур итеп бии дә беләләр әле! Әйдәгез әле, матрешкалар! Безгә биеп күрсәтегез эле!

 

 5. МАТРЁШКАЛАР БИЮЕ

(кызлар утыралар)

 

ЯЗ: Рәхмәт, кызлар-матрешкалар! Бик матур биедез! Хәзер инде, малалайлар да безне шатландырыгыз.

 

 6. ПЕСНЯ «БРАВЫЕ СОЛДАТЫ»

(малайлар бииләр, аннары урыннарына утыралар)

 

ЯЗ: Ә безнең бәйрәм дәвам итә.

Балалар ишетәсезме? Безнең яңга кемдер килә.

 

(КЫЗЫЛ КАЛФАК керә)

ЯЗ: Исәнме , Кызыл Калфак! Син нигә шундый моңсу?

Кызыл Калфак: Исәнмесез!

Мин урман буйлап йөрдем,

Кәрзинемне югалттым.

Кәрзиндә пәрәмәчләр калды,

Ә мин пәрәмәчләрне пешерә белмим!

ЯЗ: Кызыл Калфак, ә без сиңа хәзер булышабыз!

 

 7. ПЕСНЯ «ПИРОЖКИ»

 

ЯЗ: Пәрәмәчләрне мичкә куябыз. Пәрәмәчләребез бик матур һәм бик тәмле итеп пешәчәкләр!

 

(Бүре Кызыл Калфак янына йөгереп килеп керә)

 

Бүре:Исәнмесез! Мин бүре! Урман буйлап Кызыл калфакны эзләп йөрим!

Кызыл Калфак: Ә нигә син мине эзлисен? Син мине ашамакчы буласын?

Бүре: Ююююк, мин бер дә усал түгел! Мин сине ашамыйм! Минем сиңа чәчәкләр бүләк итәсем килә!

Сиңа мин чәчәкләр бүләк итәм

Һәм биергә чакырам!

Кызыл Калфак: Рәхмәт сиңа, буре!

Яз:Балалар, әйдәгез әле, без дә Буре белән Кызыл Калфакка кушылып чәчәкләр белән биеп алыйк.

 

 8. ЧӘЧӘКЛӘР БЕЛӘН БИЮ

(Бию ахырында бергәләшеп: “Бәйрәм белән!”)

ЯЗ: Менә пәрәмәчләр дә пешеп җиттеләр. Бу пәрәмәчләрне, Кызыл Калфак, әбиеңә алып бар. Бездән саләм дә әйтерсең!

 

(Кызыл Калфакка кәрзин тапшыра)

 

Кызыл Калфак: Рәхмәт сезгә! Сау булыгыз!

Бүре: Сау булыгыз, балалар!

 

(Кызыл Калфак белән Бүре чыгып китәләр)

Яз: Сау булыгыз! Ә безнең бәйрәмебез тәмам!

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

“28 нче “Кар бөртеге” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

КАЛИМУЛЛИНА СВЕТЛАНА ВАЛЕРИЙ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий