Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Салкын кыш”

0831b269994c7dbd3af9fd7234f92d75Мәктәпкә әзерлек төркеме

 

Төп белем бирү өлкәсе: Танып белү

Белем бирү өлкәсенең интеграциясе: “Аралашу”, “Танып белү”, “Музыка”, “Матур әдәбият”, “Иҗади сәнгать”, “Сәламәтлек”.

Максат: Табигатьнең сезонлы үзгәрешләре белән таныштыруны дәвам итү.

Бурычлар:

1. Кышкы табигатьнең матурлыгына соклана белү сыйфатларын тәрбияләү.

2. Балаларның иҗади күзаллауларын, бәйләнешле сөйләмен үстерү.

3. Кыш турында белемнәрен тирәнәйтү, авазларның дөрес әйтелешен ныгыту.

Ысуллар һәм алымнар: уен, әңгәмә, сораулар, биремнәр, нәфис сүз, музыка тыңлау.

Индивидуаль эш:  Балаларның җөмләләрне дөрес һәм тулы итеп әйтә белүләренә ирешү.

Сүзлек: ыжгыра, бөтерелә, оча, шуам, тәгәрәтәм.

Алдан эшләнелгән эш:  кыш турында әңгәмәләр, материал эзләү, матур әдәбият уку, җырлар өйрәнү, тәрәзәдәге бизәкләрне күзәтү, “Табышмак әйтәм – җавабын тап” кичәсе оештыру, кар бөртекләре төшерү.

Эшчәнлек төзелеше:

–        Психологик җайлашу

–        Г.Латыйп “Кыш килде” шигырен уку

–        Кыш турында әңгәмә

–        Тел шомарткычы

–        Дидиактик уен “Сорау – җавап”

–        Уен “Табышмак әйтәм – җавабын тап”

–        Сүзле-хәрәкәтле уен “Кар бөртеге”

–        Рәсем ясау

–        Йомгаклау

 

 

Эшчәнлек барышы:

1. Психологик җайлашу: Исәнмесез, балалар! Карагыз әле тәрәзәгә, бүген көн нинди матур, кояшлы. Кояшлы көнне безнең кәефләребез дә яхшы, күтәренке. Әйдәгез әле, кулларны кулга тотынышып бер-беребезгә карап елмаябыз һәм үзебезнең яхшы күтәренке кәефебезне бер-беребезгә бирәбез.

 

2. Балалар, тыңлагыз әле, мин сезгә Галимҗан Латыйпның “Кыш килде” шигырен укып китәм.

Урманнарга, бакчаларга,

Урман, кырлар өстенә

Ак мамыктай күбәләк кар

Төшә дә, төшә генә.

Урамга чыктык шаулашып,

Йортлардан чана тартып;

Уйныйбыз учта йомарлап,

Юеш кар тубы атып.

 

3. Әңгәмә

– Балалар бу шигырь юллары елның кайсы фасылы турында?

– Ни өчен кыш көнендә тирә-як ап-ак?

– Кыш айларына нинди айлар керә?

– Кыш айларында нинди үзгәрешләр була?

– Кыш айлары сезгә ошыймы? Ни өчен?

– Кыш көне нинди уеннар уйнарга яратасыз?

 

4.Әйдәгез бераз телләребезне шомартып алыйк

Тел шомарткыч.{ш}, {с}

а)Ыш-ыш-ыш

Безгә килде салкын кыш

б)Су-су-су

Суыкта битләр алсу.

 

 5. Дидактик уен “Сорау-җавап”

Сораулардан файдаланып, сыйфат билгеләрен табу:

Кыш(нинди?)…(салкын, ак, карлы)

Кар(нинди?)…(ак, ябышкак)

Җил(нинди?)…(көчле, салкын)

Көннәр(нинди?)…(кыска, аяз)

 

6. Уен “Табышмак әйтәм – җавабын тап”59c147bdc822

Йолдыз-йолдыз вак кына

Ак мамык сымак кына.

Өс киемеңә куна.

Тәнгә тисә, су була. (Кар бөртеге)

 

Ишегалды таш була,

Өйгә керсә, су була. (Боз)

 

Тәңкә карлар сипкән,

Җирне ап-ак иткән,

Чыршы, каен, имән

Кардан чикмән кигән

Бу кайчан? (Кыш)

7. Сүзле- хәрәкәтле уен “Кар бөртеге”

(Балалар сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар)

Кар бөртеге өйгә керде,      (Балалар бер урында

Өй эчендә очып йөрде.       кулларын җилпеп әйләнәләр)

Менә шулай, менә шулай,     (Очып йөрү хәрәкәтләре ясыйлар)

Менә шулай, менә шулай.

Кар бөртеге бик аз очты.        (Бер урында торып кулларын

Суздык аңа җылы учны,          җилпиләр, кулларын алга сузалар)

Менә шулай, менә шулай,

Менә шулай, менә шулай.       (Чүгәлиләр, башларын ияләр)

 

 8. Рәсем сәнгате “Тәрәзәдә кышкы бизәк”

Р.Яхинның табигать күренешләре цикланнан “Кыш” музыкасы яңгырый. Әйдәгез, балалар, бу яңгыраган көйгә игътибар бирик әле.  Бу музыкаль әсәрне татар композиторы Р. Яхин язган. Әйдәгез шушы матур, салмак көй астында без сезнең белән рәсем төшерәбез.

Без сезнең белән салкын көннәрдә тәрәзәгә төшкән могжизалы бизәкләрне инде күргәнебез бар. Әйдәгез, бергәләп, тәрәзәгә бизәкләр төшерәбез. Бизәкләр төшергәндә нинди төсләрне кулланабыз? (Зәңгәр, шәмәхә). Бу төсләрне салкын төсләр дип атыйбыз. Рәсем төшергәндә нинди алымнар кулланабыз?

 

9. Йомгаклау:

Бергәләшеп ясалган бизәкләрне карау.

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

 “19 нчы “АЛЕНКА” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ХАЗИЕВА ГӨЛИЯ МИНАБУТДИН КЫЗЫ

 

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий