Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Шалкан”

7Беренче кечкенәләр төркеме

 

Коммуникация (матур әдәбият уку)

1) Балаларны әкиятне ахырына кадәр игътибар белән тыңларга өйрәтү.

2) Рәсемнәр ярдәмендә балаларда хәтердә калдыру сәләтен, диалогик сөйләм телен үстерү.

3) Балаларда әкиятне икенче тапкыр тыңлау теләге тәрбияләү.

 

Кулланыла торган белем бирү программасы:

1. Н.Е.Веракса, Т.С.Комарова, М.А.Васильева редаксиясендә “От рождения до школы”

2. К.В.Закирова, Р.А.Борһанова, Г.Ә.Галиева “Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы (милли төбәк юнәлеше)”

 

Балалар белән алдан эшләнгән эш:

1) төсләрнең исемен әйтү (яшел, сары), сөйләмгә кертү.

2) гаилә әгъзәләре белән танышу (бабай, әби, онык).

3) йорт хайваннарын урамда күзәтү (песи, эт).

4) физминутка өйрәтү, сүзләрен ятлау.

 

Белем бирү эшчәнлеген дид. материаллар белән тәэмин итү:

1. Балалар өчен: шалкан рәсемнәре.

2. Тәрбияче өчен: “Шалкан” әкияте буенча төшерелгән картина, “Гөлбакча” җыентыгы.

 

Белем бирү эшчәнлегенең структурасы

1) Кереш өлеш: (1-2 мин.).

Максат: балаларда әкият тыңлауга кызыксынучанлык уяту. Рәсемнәр ярдәмендә шалканны искә төшерү.

2) Төп өлеш: (5 мин.)

Максат: Әкиятнең эчтәлеген балаларның аңына җиткерү, аңлау сәләтен үстерү.

3) Йомгаклау: (3мин)

Максат: әкиятне йомгаклау. Әкияттәге персонажларны кабатлау.

 

 

Эш барышы.

Кереш өлеш.

Т: Исәнмесез, балалар!

Б: Исәнмесез!

Т: Балалар, карагыз әле, минем нинди рәсемем бар. Кем белә, бу нәрсә бу?

Б: Шалкан (репка).

Т: Дөрес, бу шалкан. Балалар, шалкан нинди төстә? Яфраклары нинди төстә?

Б: Шалкан – сары, яфраклары – яшел.

Т: Дөрес. Балалар, исегездәме, без сезнең белән шалкан турында әкият укыган идек. Әйдәгез әле, шул әкиятне тагын бер кат искә төшереп алыйк. Хәзер мин сезгә әкиятне укыйм, ә сез игътибар белән тыңлагыз.

 

Төп өлеш

Тәрбияче балаларга “Шалкан” әкиятен укый.

 

Т: Ардыгызмы? Әйдәгез әле, ял итеп алабыз.

 

Физминутка:

Бармак уеннары:

Бу бармак – бабай,

Бу бармак – әби,

Бу бармак – әти,

Бу бармак – әни,

Бу бармак – бәби,

Аның исеме – Чәнти.

 

Т: Тынычлап утырабыз. Без нинди әкият укыдык?

“Шалкан” әкияте буенча төшерелгән картина буенча әкиятнең персонажларын әйтү. Балалар белән әңгәмә үткәрү.

Йомгаклау

Т: Балалар, без сезнең белән “Шалкан” рус халык әкиятен укыдык, рәсемнәр карадык. Сезгә ошадымы?

Б: Ошады.

Т: Әкиятне тагын укыйбызмы?

Б: Әйе.

Т: Ярый, ошаса әкиятне тагын укырбыз. Барыгыз да молодцы, тыныч кына утырдыгыз, әкиятне тыңладыгыз. Ә хәзергә шөгылебез тәмам.

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

«47 нче балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

КНЯЗЕВА НАДЕЖДА МИХАИЛ КЫЗЫ

ОХШАШ МӘКАЛӘЛӘР:

Шалкан.Әкият-бизәгеч

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий