Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Песи һәм тычканнар”

52 нче кечкенәләр төркеме.

 

Максат: Песи турында булган белемнәрне ныгыту. Мыегының ни өчен кирәклеген аңлату. Геометрик фигураларны, төсләрне  ныгыту. Тычкан эзләре ясарга өйрәтү.  Хайваннарга карата мәхәббәт тәбияләүне дәвам итү.

Белем бирү өлкәләренең интеграциясе: танып белү, аралашу, иҗади сәнгать.

Материал һәм җиһазлау: уенчык песи, тартма белән геометрик фигуралар, бау, мольберт, үрнәк эш, балалар  санынча  кәгазь битләре, мамыклы таякчыклар, савыт белән кара буяу, салфеткалар.

Алдан башкарылган эш: Песи һәм тычканнар турында сюжетлы рәсемнәр, слайдлар карау, алар турында сөйләү, “Песи һәм тычканнар” уенын өйрәтү, геометрик фигуралар белән танышу.

Рәсем  техникасы: мамыклы таякчык белән төрткеләр төртү.

Сүзлек өстендә эш: “Мыек”, ”йомшак”.

 

 Эшчәнлек барышы:

1. Оештыру моменты.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез түгәрәккә басабыз, бер-беребезнең кулларын тотабыз. Әйтегез әле миңа, кулларыгыз нинди? ( Җылы.)

Тәрбияче: Дөрес балалар, безнең кулларыбыз җылы. Менә без бер-беребезнең җылылыгын тойдык.  Ә хәзер бер-берегезгә карап елмаегыз. Шулай итеп  күңелләребез дә күтәрелде. (Ишек шакыган һәм “мияу”лаган тавыш килә). Балалар,  нинди тавыш килә анда, карыйм әле?

 

2. Сюрприз момент: (Тартма күтәреп песи килә.)

“Мияу” исәнмесез.

Балалар: Исәнме песи.

Тәрбияче: Балалар, безгә бүген кунакка Мырауҗан килгән, сез аны таныдыгыз.Үзе белән матур тартма да алып килгән. Хәзергә тартманы алып куеп торыйк. Әйдәгез башта  аңа игътибар итик әле.

Ул нинди? (Йомшак).

Аның нәрсәләре бар? (Күзләре, колаклары, борыны, авызы,тәпиләре, койрыгы) Балалар, ә бу нәрсәсе? (Мыегы).

Бүген без сезнең белән песинең мыегына игътибар итик. Ничек уйлыйсыз, аңа мыек кирәкме? (Кирәк.)

Ни өчен  кирәк? (Тычканнарны тотар өчен).

Дөрес балалар, песи мыеклары ярдәмендә исне бик тиз сизеп ала икән. Бергәләп “мыек” дип әйтеп карыйк әле. Булдырдыгыз.

Балалар, песи нәрсә ярата ул? (Сөт, ит, май ,тычкан һ. б.)

 

3. Әйдәгез, хәзер “Песи һәм тычканнар” уенын уйнап алыйк.

(Уен вакытында тычканнар (балалар) песинең  тартмасын чәчеп җибәрәләр. Чәчелгән тартманы уртага калдырып түгәрәккә басу.)

 

Тәрбияче: Ах,шаян тычканнар, Мырауҗанның тартмасын чәчтеләр. Балалар карыйк әле, нәрсә алып килгән булган микән ул?

Балалар: Геометрик фигуралар.

 

4. Геометрик фигуралар белән эш.

Тәрбияче: Ирек бу нәрсә? (Сары шар). Дөрес.

Данияр, кызыл шакмак алып бир әле. Болары нәрсә? (Яшел шакмак, зәңгәр өчпочмак). Дөрес, балалар, менә без песигә тартмасын тутырырга булыштык. Без тартма тутырган арада тычканнар качып та өлгергәннәр. Безгә хәзер Мырауҗанга  тычканнарны табырга булышырга  кирәк. Әйдәгез, хәзер тычкан эзләре ясыйк та, песигә аларны табуы җиңелрәк булыр.

 

5. Тычкан эзләре ясау.

Тәрбияче: Балалар, ярымтүгәрәк ясап басыйк. Без сезнең белән бүген мамыклы таякчык ярдәмендә ясаячакбыз. Минем кулымда нинди буяу? (Кара). Таякчыкны кара буяуга манам да, бер кулым белән кәгазь битен тотып, таякчык ярдәмендә төрткеләр төртәм. Тычканнарның аяклары кечкенә, шуңа күрә аларның эзләре дә кечкенә. Эзләр яхшырак күренсен өчен ак кәгазь битенә кара буяу белән ясарга булдым. Күренәме сезгә, балалар? (Әйе.) Ә сез һавада бармак ярдәмендә төрткеләр төртеп карагыз. Әйдәгез, хәзер барыбыз да өстәл янына киләбез. Таякчыкларны дөрес итеп тотабыз, буяуга манабыз да төрткеләр төртәбез. (Балалар эше, булышу.) Менә безнең ничек күп тычкан эзләре барлыкка   килде. Хәзер песигә тычканнарны табуы җиңел булачак.

Песи: “Мияу”, мин аларны сизә башладым инде. Рәхмәт, балалар, мин алар артыннан чабыйм, сезгә миңа ярдәм иткән өчен тартмамны бүләк итәм, сау булыгыз. (Сау бул, Мырауҗан.)

 

6. Йомгаклау.

Татарстан Республикасы

Мамадыш шәһәре

 “4 нче “ӘКИЯТ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

РАХИМОВА ГӨЛФИЯ ИЛДУС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий