Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Казанга сәяхәт”

КазанМәктәпкә әзерлек төркеме, рус төркемчәсе

 

Белем бирү өлкәләре: танып- белү, социальләштерү, аралашу, музыка.

Төре: татар телен өйрәтү.

Тибы: интеграцияле.

Программаның эчтәлеге:

Максат: информацион- коммуникатив технологияләр, уен- ситуацияләр, күргәзмәлелек кулланып тел өйрәтү, аралашу теләге тудыру.

Бурычлар:

Танып- белү: хайваннар, ашамлыклар темасына караган сүзләрне өйрәнү аркылы балаларда хайваннар, ашамлыклар турындагы күзаллауларын формалаштыру.

Социальлләштерү:

– Татар телен өйрәнәсе килү теләген булдыру.

– Хайваннар, ашамлыклар турындагы күзаллауларын формалаштыру.

– Игьтибарлы булырга өйрәтү.

Аралашу:

– Татар теленә кызыксыну уяту.

– Гади диалогта катнаша белергә, сүзләрне отып калып, аларны сөйләмдә кулланырга өйрәтү.

Музыка:

- Татар музыкасына кызыксыну уяту, балаларның кәефләрен күтәрү.

– Балаларда туган илгә мәхәббәт, хайваннарга карата ярату хисе, игьтибарлы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Методик алымнар: кызыксындыру, сораулар, әңгәмә, аңлату, күрсәтү.

Җиһазлау: билетлар, “Хайваннар” һәм “Казанның тарихи урыннары” турында слайдлар, экран, компьютер , магнитофон, төсле шарлар.

Алдан эшләнелгән эш:

1.Әти- әниләр белән эш. Әти- әниләргә һәр дәрестә үтелгән сүзләрне тәкъдим итү.

2. Балалар белән эш.

Ел барышында план буенча үткәрелгән белем бирү эшчәнлекләре.

3. Тәрбияченең әзерлеге: билетлар хәзерләү, хайваннар, Казан турында слайдлар ясау.

Эшчәнлекнең структурасы:

I. Кереш өлеш – 5минут.

Килгән кунаклар белән исәнләшү, танышу.

II. Төп өлеш – 20минут.

Уен ситуациясе “Билет сорап ал”.

Уен ”Казанга барам”

Слайд “Заповедник”

Уен ситуациясе “Кафеда”.

Җырлы- биюле уен “Әйдәгез, биибез”.

Слайд “Казанның тарихи урыннары”.

Уен ситуациясе “Шар бир әле”.

Уен “Җырлыйм”.

III. Йомгаклау өлеше – 1 минут.

1. Балаларның эшләренә нәтиҗә ясау.

2. Кунаклар белән саубуллашу.

 

 

 

– Исәнмесез, балалар. Хәерле иртә.

– Хәерле иртә безгә

Хәерле иртә сезгә.

Хәерле иртә барыбызга да.

 

– Хәлләр ничек?

– Әйбәт, рәхмәт. Хәлләр ничек?

– Әйбәт, рәхмәт.

– Дети, у нас гости. Они нас не знают. Давайте знакомиться.

– Синең исемең ничек?

– Минем исемем ……

Шул үрнәктә балалар танышалар.

 

Что за конверт?

Дети, нас пригласили в Казань на экскурсию. Вы согласны ехать?

Дети собрались поехать в Казань. Покупают в кассе билеты.

 Шул үрнәктә балалар билет сорап алалар.

Алина: Исәнме, Дима.

Дима: Исәнме, Алина.

Алина: Дима, билет бир әле.

Дима: Кая барасың?

Алина: Казанга барам.

Дима: Мә билет.

Алина: Рәхмәт.

 

 Заходим в автобус. Чтоб было веселее споем песню.

 Мин барам, барам, барам,

Казанга барам, барам.

Әйе шул, әйе шул,

Казанга барам, барам.

 

- Мы проезжаем заповедную зону. Тут обитают дикие животные, которые охраняются. Ребята, скажите, кого вы видите? Что они делают?

 

 Слайд карау.

– Бу төлке. Төлке матур, зур, чиста. Төлке утыра.

– Бу куян. Куян матур, кечкенә, чиста, ак. Куян сикерә.

– Бу аю. Аю зур, матур. Аю йоклый.

– Бу бүре. Бүре зур, матур, чиста. Бүре йөгерә.

– Бу тычкан. Тычкан кечкенә, матур.Тычкан сыр ашый.

– Бу әтәч. Әтәч зур, матур, ак. Әтәч бии.

– Бу керпе. Керпе кечкенә, матур, кара. Керпе уйный.

 

Остановка для отдыха. Здесь можно поесть и попить. Идем в кафе.

– Исәнме, Богдан.

– Исәнме, Надя. Нәрсә кирәк?

– Миңа аш (ботка, чәк-чәк, өчпочмак, пицца, чәй) кирәк.

– Мә аш.

– Рәхмәт. Аш тәмле.

 

Шул үрнәктә балалар ашарга алалар. Давайте немножко отдохнем, поиграем.

 

 

Җырлы-биюле уен “Әйдәгез, биибез”

Бар монда зур төлке.

Зур төлке, матур төлке. (2 тапкыр)

Төлке, төлке, кил әле,

Биеп-биеп кит әле (2 тапкыр)

Бар монда зур аю,

Зур аю, матур аю. (2 тапкыр)

Аю, аю, кил әле,

Биеп-биеп кит әле (2 тапкыр)

 

Бар кечкенә куян,

Кечкенә, матур куян. (2 тапкыр)

Куян, куян, кил әле,

Биеп-биеп кит әле (2 тапкыр)

Бар кечкенә керпе,

Кечкенә, матур керпе. (2 тапкыр)

Керпе, керпе, кил әле,

Биеп-биеп кит әле (2 тапкыр)

 

Идем в автобус продолжаем дорогу. Вот мы в Казани. Исторические места Казани.

Слайд карау.

 

 Вот мы с вами познакомились с историческими местами. А сейчас поедем домой.

Тәрбияче: Чтобы обратная дорога было весело, возьмем с собой разноцветные шары (зәңгәр, сары, кызыл, яшел, ак, кара). Попросите у меня шары.

Бала: Мин кызыл шар яратам. Шар бир әле.

Тәрбияче: Нинди шар?

Бала: Кызыл шар.

Тәрбияче: Мә кызыл шар.

Оля: Рәхмәт.

Шул үрнәктә һәр бала шар сорый.

 

Заходим в автобус. Песня.

Мин җырлыйм, җырлыйм, җырлыйм,

Мин матур җырлыйм, җырлыйм.

Мин җырлыйм, җырлыйм, җырлыйм,

Мин матур җырлыйм, җырлыйм.

Лә- лә- лә- лә, лә- лә- лә- лә,

Мин матур җырлыйм, җырлыйм.

 

Мин биим, биим, биим.

Мин матур биим, биим.

Мин биим, биим, биим,

Мин матур биим, биим.

Лә- лә- лә- лә, лә- лә- лә- лә,

Мин матур биим, биим.

 

Вот мы дома. Куда мы ездили? Вам понравилась экскурция? Сейчас попрощаемся.

 

Татарстан Республикасы

Түбән Кама муниципаль районы

Кама Аланы бистәсе

“3 нче “ЧАТКЫ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле укыту тәрбиячесе

ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА РЕЗЕДА ИРЕК КЫЗЫ

 

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий