Конспект: “Чуар тавык” рус халык әкияте”
Әкият сюжеты буенча кечкенәләр төркеме өчен физкультурадан шөгыль конспекты
Максат:
- Балаларны аякларны сөйрәмичә, кулларны дөрес селтәп, биремнәрне үтәп йөрергә һәм йөгерергә өйрәтү.
- Күнегүләрне эшләгәндә төп торышка дөрес басарга, күнегүләрне бергә, сыйфатлы ясарга өйрәтүне дәвам итү.
- Урыннан ераклыкка сикергәндә аяк очына төшәргә өйрәтү.
- Дуга астыннан тезләргә һәм уч төпләренә таянып үрмәләүне күнектерү.
- Халык авыз иҗатына мәхәббәт, игътибарлылык, җитезлек кебек сыйфатлар тәрбияләү.
Җиһазлау: әтәч, тавык, чеби маскалары , “ерганак”, 2 дуга.
Дәрес барышы:
– Балалар, без сезнең белән әкияткә кунакка барабыз.
Канаты бар – оча алмый,
Аягы бар – йөзә алмый. (Тавык)
- Ә бүген мин сезгә икенче бер “Чуар тавык” әкиятен сөйлим.
|
(Тәрбияче тавык маскасы кия) |
- Борын-борын заманда түгел, хәзерге вакытта яшәгән ди Чуар тавык. Бер көнне ишек алдыннан чыгып китеп, хуҗасыннан качып, бик күп йомырка салган һәм сары, йомшак чебиләр чыгарган. | (Балалар чеби маскаларын кияләр) |
Тавык чебиләрне ишек алдына алып кайтырга уйлаган. | (Тәрбияче артыннан түгәрәктә йөрү) |
Ләкин чебиләр бик бәләкәй әле, тиз аралар: “Ардык, ардык, ашыйсыбыз килә”, – дип чыелдыйлар. | (Бер урында сикерү) |
Тавык: “Чебиләрем-йомшакларым, монда җим юк микән?” | Т.т. : Аяклар табан киңлегендә, куллар гәүдә буенча. Кулларны артка җибәреп, алга-аска иелү, муеннарны алга сузып карау. |
Тавык: “Җим күп икән…” | Т.т.: Аяклар табан киңлегендә, куллар гәүдә буенча.Чүгәләп бармак очлары белән идәнгә бәрү: “Клю-клю”, – дию. |
Тавык : “Инде канатларыбызны язып алыйк” | Т.т.: Аяклар җилкә киңлегендә, куллар гәүдә буенча. Кулларны җилкәгә кадәр күтәрү, төшерү: “Чи-чи-чи”, – дию. |
Тавык: “Аякларыбыз да арып китте …” | Т.т.: Шул ук. Кулларны як-якка сузу, уң (сул) аякларны артка сузу. |
- Менә ял итеп алдыгыз, чебиләрем, инде юлыбызны дәвам итик. Аның өчен менә бу “ерганак”ны сикереп чыгарга кирәк | (Урыннан ераклыкка сикерү, киңлеге 40 см) |
- Ай-һай, нинди биек койма! Ләкин кайгырмагыз, чебиләрем, менә монда койма ярыклары бар, шуннан үрмәләп керербез. | Дуга астыннан тезләргә һәм уч төпләренә таянып үрмәләп керү, биеклеге 50 см. |
- Менә ишек алдына кайтып та җиттек, әйдәгез, әтәч белән уйнап алыйк | Хәрәкәтле уен “Әтәч һәм чебиләр” |
- Бик озын, катлаулы юл уздык, бик арыдык, инде кетәклеккә йокларга керик. | Тавык, әтәч артыннан колоннада берәрләп йөрү. |
Татарстан Республикасы
Азнакай муниципаль районы
Тымытык авылы
“АККОШ” балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
югары квалификацион категорияле тәрбиячесе
РИЗВАНОВА ӘМИНӘ МИННЕВАРИС КЫЗЫ
Комментарии: |