Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Кыш көнендә кыргый хайваннарның тормышы”

дикиеМәктәпкә әзерлек төркеме 

Максат: Ел фасылы – кыш турында балаларның белемнәрен ныгыту, баету. Туган як җирлегендә яшәгән кыргый җәнлекләрнең (аю, бүре, куян, төлке, керпе, поши) яшәү рәвешләре белән таныштыруны дәвам итү. Табигатькә җайлашып яшәү, тереклек итүләре турында белем бирү. Бәйләнешле монологик сөйләм телен үстерү. Табигатькә сак караш, үз-үзеңне тота белү кагыйдәләре тәрбияләү. Логик фикерләүне үстерү.

Әсбаплар: Урман рәвешендә җиһазландырылган бүлмә. Чыршы, каен агачлары, керпе, аю өннәре, төлке, бүре, поши рәсемнәре. “Урман” көе. Д/у өчен рәсемнәр. “Эзләр”, “койрыклар”.

Сүзлек: кыргый хайваннар, җәнлекләр, яшәү шартлары, гадәтләре, чикмән.

 

Шөгыль барышы.

Сәламләшү.

Тәрбияче: Әссәләмүгаләйкүм, балалар!

Балалар: Вәгаләйкүмәссәләм!

Тәрбияче: Хәерле иртә, балалар!

Имин үтсен көнегез!

Тәрбияче: Кәефләрегез ничек?

Балалар:

Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

 

 Шигырь укыйм:

Тәңкә карлар сибелгән

Җир ап-акка күмелгән.

Чыршы, каен, имән

Кардан чикмән кигән.

 

Тәрбияче: Балалар, бу шигырьдә кайсы вакыт турында әйтелә?

Бала: Кыш турында.

Тәрбияче: Әйе, безнең табигатькә кыш хөкем сөрә әле. Урамда да, урманда да кыш. Шигырьдә нинди сүзләр әйтелә?

Бала: Тәңкә карлар сибелгән, җир ап-акка күмелгән.

Тәрбияче: Кар нинди төстә була?

Бала: Ак төстә.

Тәрбияче: Башка төстә буламы?

Бала: Юк.

Тәрбияче: Нинди агач исемнәре телгә алынды?

Бала: Чыршы, каен, имән.

Тәрбияче: Аларга нәрсә булган?

Бала: Кардан чикмән кигәннәр.

Тәрбияче: Нәрсә ул чикмән?

Бала: Җылы тун.

Тәрбияче: Искә төшерик әле, кыш айларына нинди айлар керә?

Бала: Декабрь, гыйнвар, февраль.

Тәрбияче: Нинди айлар үтеп киттеләр? Ә хәзер нинди ай бара? Кыш айлары ничә айдан тора инде?

Бала: 3 айдан.

 

Кышкы урманда.

Бар җирдә дә йомшак кар җәймәсе,

Аланнар да, ап-ак юллар да.

Өсләренә көяз чыршыларның

Ак ефәктәй бәсләр уралган.

Таң тууга, энҗе бөртекләре

Балкый анда алсу нурлардан.

 

Тәрбияче: Кышның нинди аенда яшибез хәзер?

Бала: Кышның соңгы аенда яшибез.

Тәрбияче: Кыш көне иң кирәк әйбер нәрсә була?

Бала: Кар.

Тәрбияче: Ни өчен алай уйлыйсыз?

Бала: Кар булмаса, үсемлек тамырлары, агачлар туңа; кар булмаса язга дым булмый, дым булмаса, иген уңмый.

 

Ә хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм:

 

Бик күп агачлар үсә.

Анда җәнлекләр яши,

Кышын кардан өннәр ясап

Аю-төлке көн күрә.

 

Тәрбияче: Балалар, нәрсә турында сүз бара табышмакта?

Бала: Урман.

Тәрбияче: Каян белдегез?

Бала: Анда җәнлекләр яши, агачлар үсә.

Тәрбияче: Сезнең урманга барганыгыз бармы?

Бала: Әйе.

Тәрбияче: Кышкы урманда да булганыгыз бармы? Телисезме, мин сезне кышкы урманга сәяхәткә чакырам.

Тәрбияче: Кырда кар нинди?

Бала: Тирән.

Тәрбияче: Җәяү барып буламы?

Бала: Юк.

Тәрбияче: Ә ничек барып була урманга?

Бала: Автобус, чаңгылар, ат белән.

 

(Ишектә кыңгырау тавышы килә. Урманчы килеп керә. Исәнләшә, үзе белән таныштыра).

– …

Алып барам, бары тик бер шарт белән – җырласалар гына. Атка утырып җырлый-җырлый балалар чишмә янына килеп җитәләр.

Урманчы: Тырр. Килеп җиттек бугай. Башка бара алмабыз инде. Нәрсә соң бу балалар?

Бала: Чишмә.

Урманчы: Бу чишмә аша йөреп чыгып булмас, әйдәгез, я кире кайтып китик, я әйләнеп үтик. Ә-әнә анда башка юл бар.

Балалар: “Юк, әйләнеп үтмик, басма салабыз” (Чыбык-чыбык куеп басма салалар һәм чишмә аша чыгалар.)

Урманчы: Менә, балалар, килеп тә җиттек. (Музыка “Урман”)

 

Урманда төрле билгеләргә юлыгасың (Урманчы урман билгеләрен күрсәтә.)

1)    Бу мәйданчыкта агач кисәргә ярамый.

2)    Учак ягарга ярамый.

3)    Ау тыелган.

Чүп-чар атарга ярамый, тәртипсезләнергә ярамый. Шау-шу куптарырга да ярамый.

(Урманчы китә.)

 

Бала шигырь сөйли “Кышкы урман”

 

Тәрбияче: Әйе, балалар, нәкъ шигырьдәге кебек, бөтен җир – кырлар, болыннар, урманнар, елга-күлләр карга күмелде. Дөнья яктыргандай, һава җылынгандай булып китте. Үзәкләргә үтеп исә торган җилләр дә тынып калды. Карагыз әле, хәзер урманда шылт иткән тавыш та юк. Агач ботакларына нәрсә салган?

Бала: Кар.

Тәрбияче: Бер җәнлек тә күренми, кая киткәннәр соң алар?

Бала: Җәнлекләр өннәренә, ояларына кереп посканнар.

Тәрбияче: Ә бу нәрсә?

Бала: Эзләр.

Тәрбияче: Нәрсә эзләре?

Бала: Куян, бүре.

Тәрбияче: Кар өстен чуарлаган эреле – ваклы бу эзләр генә кыш көне дә урманда тормыш кайнап торуын күрсәтә. Кышкы урманда барлык җәнлек эзләрен дә тиз генә табам дип уйламагыз. Чөнки кайсыбер җәнлекләр күптән инде кар астындагы җылы өннәренә кереп йокыга талганнар. Нинди җәнлекләр дип уйлыйсыз сез аларны?

Бала: Керпе, бурсык, аю.

(Рәсемнәргә карыйбыз)

Тәрбияче: Ни өчен алар кар астында йоклыйлар?

Бала: Кар аларны салкыннан саклый.

 

Төпчекләргә утыралар.

 

Тәрбияче: Табигатьнең шушындый матур почмагына килгәнбез икән, урманда яшәүче хайваннар тормышы белән якыннанрак танышырбыз. Хәзер мин бер табышмак әйтәм, җавабын белсәгез, иң элек аның турында сөйләшербез.

 

Сорыдыр төсе, үткендер теше,

Урманда яши, куяннар ашый.

Ул нәрсә?

 

Бала: Бүре.

Тәрбияче: Каян белдегез?

Тәрбияче: Бүре турында нәрсәләр беләсез? (Рәсем)

Бала: Бүре урманда яши, аның төсе соры, куян ашарга ярата, бүре – ерткыч хайван, авыру җәнлекләрне ашый. Урманның санитары диләр аны.

 

(Бүре турында өстәп әйтәм.) Ул шулай ук йорт хайваннарына да ташлана. Шуңа күрә кеше аны гомер-гомергә дошман күрә. Моны бүре дә яхшы белә. Кеше күзенә күренмәскә, аны читләтеп үтәргә тырыша.

Бүре азык эзләп, ерак араларны үтә. Бүре акыллы һәм хәйләкәр, күп очракта ачлыктан шул сыйфатлары коткара. Ул хәзер урманда гына ятмый, кырда йөри, төннәрен абзарларга керергә чамалап авылга да килгәли.

 

Тәрбияче: Балалар, сез утырган төпчек астында нәрсәдер бар. (Куян рәсеме).

(Тәрбияче ала, …гә бирә)

… рәсемен күрсәтмә, баштан табышмак әйт, җавабын белсәләр, күрсәтерсең.

 

Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак.

 

Бала: Куян.

(Соры, ак төстәге куян рәсемнәрен күрсәтә)

Тәрбияче: Куян турында нәрсәләр беләсез?

Бала: Куян урманда яши, җәй көне соры, кыш көне ак төстә була. Ерткыч җәнлекләрдән качып йөри. Ул куркак хайван. Кешегә ит, тире бирә.

Тәрбияче: Ә хәзер мин сезгә куян турында Гарәфи Хәсәнов язган бер хикәя сөйлим.

(Хикәянең эчтәлеге буенча әңгәмә.)

Хикәядә сүз нәрсә турында бара? Куянда кышка таба нинди үзгәрешләр була? Куян өчен иң авыр вакыт кайчан була? Ул ничек итеп үз тормышын саклый?

Ничек ял итә?

 

Ф/м “Куян ничек зарядка ясый?”

  Кызыл күзен ачуы, төпкә менеп басуы:

  Бер, ике, өч – утыра, бер, ике, өч – ул тора,

  Я ботакка тотынып, ала тагын атынып.

  Алан тулы тәп тә төп, сикергәли дөп тә дөп.

 

…ң төпчеге астында нәрсәдер бар (… ала). Табышмак әйтә:

 

Көлтә – көлтә койрыгым,

Болгый – болгый улаем.

Ашарга таба алмасам,

Тавык-чеби аламын.

 

Бала: Төлке.

  (Рәсем күрсәтәм)

Тәрбияче: Төлке турында нәрсә беләсез?

Бала: Төлке кызыл-сары, җирән төстә була. Аның тиресеннән тун, башлык, яка тегәләр. Ул хәйләкәр җәнлек. Салкын кыш килгәч, төлке кардан өн ясый. Шул өндә яши. Ашарга эзли, көн буе йөреп тә таба алмаса, кич булгач, авылга бара. Авылда тавык кетәклегенә керергә чамалый. Күп вакыт этләр сизеп ала. Һәм ул тиз генә кире урманга кача.

 

…ң төпчеге астында нәрсә бар?

Табышмак.

 

Бернәрсә тегә алмый

Энәләр тагып йөри.

Ул нәрсә?

 

Бала: Керпе.

Тәрбияче: Керпе турында нәрсәләр беләсез?

Бала: Керпе урманда яши, ул энәле хайван, алма, гөмбә, тычкан ярата. Кыш көне җир астындагы оясында яши. Энәләре дошманнардан сакланырга ярдәм итә. Ул файдалы хайван.

1. Д/у “Эзләрне таны”

Койрыклар

2. Х/у “Өлешеңә тигән көмешең”

 

Бурсык – очлаеп килгән башлы, шыксыз гәүдәле, озын, тупас куе йонлы ерткыч җәнлек. Кыш көне өнендә йоклап ята.

 

Поши – урманның иң олы хайваны. Ул бик матур һәм көчле хайван. Күп вакытын усак агачлары арасында үткәрә, чөнки ул аның боткаларын бик ярата. Поши сазлыклардан батмый гына чыга ала һәм бик әйбәт йөзә.

 

  Аю – кыргый җәнлек, урманда яши, кыш җиткәч, өн ясап, шунда кереп йокыга тала, бер тәпиен авызына каба, ул шулай тәпи суырып йоклый, әгәр аны вакытыннан алда уятсалар, ул ачулана, аңа ташлана. Кеше аның тиресен, маен, канын файдалана. Каныннан дару ясыйлар.

 

Урманчы килә – кабатлау.

Урманчы: Нәрсәләр турында сөйләштегез? Утырыгыз.

Җырлый-җырлый кайталар.

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

 “64 нче “СӨЕМБИКӘ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ӘХМӘТОВА ХАЛИДӘ ГӘЛЛӘМ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий