Конспект: “Доктор Айболитка ярдәм”
Максат: 10 эчендә кушу һәм алуны ныгыту. Логик фикерләү сәләтләрен, тиз исәпләү күнекмәләрен үстерү. Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: компьютер, интерактив такта, магнитофон, могжизалы капчык, проектор.
Эшчәнлек барышы.
I. Оештыру, уңай психологик халәт булдыру.
II. Табышмак әйтү.
Ул мәрхәмәтле, кешелекле
Җәнлекләрне ярата.
Аларны дәвалый.
Кем ул? ( Доктор Айболит )
Бүген безгә доктор Айболит килгән ( Рәсем – слайд) . Ул бик күңелсез. Аңа ерактан телеграмма килгән. Җәнлекләр чирләгәннәр. Аларга тизрәк ярдәм итәргә кирәк. Ә усал явыз Бармалей аның дарулар салынган сумкасын урлаган да һәм таулар артына качырган ди.
– Балалар, доктор Айболитка ярдәм итәбезме?
– Балалар җавабы.
– Слайдта таулар рәсеме, анда биремнәр.
1. “Күршеләрен тап” уены.
2. “Кайсы сан югалган?” әйт .
3. Логик мәсьәләләр чишү.
а) Куянда ничә койрык, ничә аяк бар?
(Балалар җавабы тыңлана)
б) Ләйләнең 5 аюы, 2 эте бар. Аның барлыгы ничә уенчыгы бар?
(Балалар җавабы)
в) Агач ботагында 8 чыпчык утыра иде, икесе очып китте. Барысы ботакта ничә чыпчык калды?
(Балалар җавабы)
г) Аюның ничә мөгезе бар ?
(Балалар җавабы)
– Менә тауларны үтеп тә бетердек, сумканы да таптык. Ә хәзер юлга чыгабыз.
4. Уен “Поезд төзе” 1,2,3,8,4,6,10,7,5,9 саннары.
Бирем:
Поезд вагоннарын үсү тәртибендә тезәргә (тагарга ) кирәк.
– Ә хәзер, балалар, доктор Айболит килеп җиткәнче, бераз ял итеп алыйк.
Ял минуты.
Психогимнастика ( Талгын гына көй уйнап тора).
1. “Йөрәк тибешен тыңлау” (Аякларны күкрәккә кую).
2. “Бер – береңнең җылысын тою” (Арканы аркага терәп утыру).
– Ул беренче кемне дәвалады икән? Беләсегез киләме? Тыңлагыз әле!
Йөртә ул озын колак
Үзе гаҗәеп куркак,
Уйланма инде озак,
Нәрсә ул, я, уйлап тап?
– Куян.
– Әйе, балалар, дөрес, куян.
– Балалар, Айболит аның тәпиләрен теккән. Карагыз әле, куян нинди геометрик фигуралардан тора?( Рәсем – слайд)
– Ничә өчпочмак?
– Ничә түгәрәк?
– Ничә турыпочмаклык?
– Ничә квадрат?
– Ничә овал?
– Балалар җавабы.
– Рәхмәт йөзеннән, балалар, сезгә доктор Айболит “Могжизалы капчык” җибәргән. Анда бик күп күчтәнәчләр һәм урман җәнлекләре турында әкиятләр язылган кассета да бар. Һәрвакыт шулай кешеләргә, җәнлекләргә, бер – берегезгә ярдәм кулыгызны сузыгыз. Кешелекле, мәрхәмәтле булыгыз!
Татарстан Республикасы
Мөслим муниципаль районы
Мөслим авылы
“МИЛӘШКӘЙ” балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
I квалификацион категорияле тәрбиячесе
ГАЙФИЕВА АЛСУ ЗӨФӘР КЫЗЫ b>
Комментарии: |